Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясенең барлык 84 субъектында да “Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные» дигән акция старт алды. Бүген, 7 май көнне, әлеге акциягә Актаныш волонтерлары да кушылды. Шул рәвешле районыбыз волонтерлары Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны Бөек Җиңү көне белән котлый. Кызганычка каршы, Актаныш районында ил иминлеге өчен көрәшкә күтәрелгән яугирләрнең уникесе генә исән. Бүген “Сезгә, кадерлеләребез!” россиякүләм акция Актаныш районының 9 авылын колачлады. Актаныш авылыннан башланган хәрәкәтнең финишы Татар Ямалысы җирлегенә тәгаенләнгән.
Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, күркәм традиция буенча, район башлыгы Энгель Фәттахов районыбызда яшәүче сугыш ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли. Быел да әлеге традициягә тугры калып, 7 май көнне Энгель Нәвап улы 12 сугыш ветеранының да өйләрендә булды, аларны Җиңүнең 75 еллык юбилее белән тәбрикләде, хәл-әхвәлләрен белде, ил, республика җитәкчеләренең котлау хатларын, бәйрәм пакетларын тапшырды.
Кәзкәй авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсә Хисмәтулла улы Хисмәтуллин да Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның, ил, республика җитәкчеләренең Җиңү бәйрәме белән тәбрикләүләрен кабул итте. Источник: https://www.instagram.com/p/B_4GbZ3A6C6/
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрди улы Фәрдиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады. Источник: https://www.instagram.com/p/B_4Ef2jA6TD/
Актаныш районы җирлекләрендә ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Яңа Әлем авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре район хакимияте әзерләгән күчтәнәч кабын һәм ил җитәкчеләренең котлау открыткаларын 5 май көнне җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова кулыннан кабул итеп алды. Бөек Җиңү көне уңаеннан хөрмәтләнгән 14 ветеран арасында Сәлимә апа Фәсхиева да бар иде. - Тыл хезмәтчәннәре турында онытмаулары куанычлы. Сугыш афәте безнең җилкәгә хезмәтнең авырын йөкләде. Түздек, мең шөкер.
Пучы авылында яшәүче ветеран укытучы, акъәби, сугыш ветеранының тол хатыны йөзьяшәр Халидә Сәетгәрәй кызы Гәрәеваны Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүгенге күркәм юбилее - 100 яше белән тәбрикләде, чәчкә гөлләмәсе, истәлек бүләкләре тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, Рәсәй Президенты Владимир Путинның тәбрикләүләрен ирештерде. Источник: https://www.instagram.com/p/B_17ZMlAIx9/
Агачлар урман фонды территориясендә, республика шәһәрләре һәм торак пунктларында, паркларда, скверларда һәм аллеяларда утыртылачак. Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.
ҺӘЙКӘЛЛӘРДӘ – ТАРИХ КАЙТАВАЗЫ: Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрнең якты хатирәсе шәһәр һәм авылларыбыз атамаларында, меңләгән бронза һәм гранит һәйкәлләрдә гәүдәләндерелгән, туган як һәм мәктәп музейларында саклана торган бәяләп бетергесез кыйммәтле экспонатларда мәңгеләштерелгән. Бөек Җиңүнең кадерен бәяләп бетерерлек түгел һәм аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Мәсәде авылыннан Ватан өчен көрәшкә 76 райондашыбыз күтәрелгән. Туган илгә аларның нибары 26сы гына әйләнеп кайткан.
Бөек Ватан сугышы дәһшәтен балачагыннан ук үз күзләре белән күргән, ачлык, ялангачлыкны татыган Ләлә Хәлим кызы бүгенге тыныч, матур тормышка сөенеп яши.