Актанышский

Актанышский муниципальный район Республики Татарстан

Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.

КҮПМЕ ЕЛЛАР КӨТКӘН АНАЛАР ХӘТЕР, ҺӘЙКӘЛ БУЛЫП КАЛГАННАР!

Корпункт: 

Уразай авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл урыны үзенчәлекле. Ул тау башына урнашкан. Элек-электән үк тау башына менеп карасаң, пристань күренгән. Шуңа күрә аналар шунда менеп ирләрен, балаларын сугышка озатканнар һәм шунда менеп көтеп торганнар. Һәйкәлнең исеме дә башкаларныкыннан аерылып тора - Ана һәйкәле ул, газиз балаларын көткән Аналарны гәүдәләндергән хәтер ул.

Җиңү көненә һәйкәлләр яңара!

Корпункт: 

Шушы көннәрдә Шәрип авылында да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә торгызылган һәйкәл тирәсендә төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Һәйкәл 71 шәрипленең якты истәлеген гәүдәләндергән. Авылдагы әлеге батырлык символы койма белән әйләндереп алынган, тирә-юне чәчәкләр утыртыр өчен тәртипкә китерелгән. Мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре аны быел да буяп, Җиңү көненә әзерләгән.

Киров авылы җирлегеннән Бөек Ватан сугышында 200 дән артык кеше катнаша!

Корпункт: 

Киров авылы җирлегеннән Бөек Ватан сугышында 200 дән артык кеше катнаша! Күпләре ил азатлыгын саклауда башларын сала. Нибары 96 авылдашыбыз гына туган якка кайта ала. Актаныш районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын безнең белән бергә 12 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала. 495 тыл хезмәтчәне, 82 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны булган акъәбиләребез дә исән-сау булып, Җиңү көнен көтә.

Актаныш районы 75нче Җиңү язын 78 һәйкәл белән каршы ала

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклау һәм бүгенге көндә исән ветераннарга һәръяклап игътибар һәм ихтирам күрсәтү –безнең әхлакый бурычыбыз. Кызганычка каршы, арабызда бу сугышны үз җилкәләрендә татыган, аның бар авырлыкларын кичергән ветераннарыбыз бик аз калды – районда нибары 12 кеше. Быел Җиңүнең 75нче язын парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү күздә тотылмый.Бу хакта Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Актаныш районы Чишмә авылында гомер кичерүче тыл ветераны Рәйсә Фәттаховага 95 яшь!

Корпункт: 

Актаныш районы Чишмә авылында гомер кичерүче тыл ветераны Рәйсә Фәттаховага бүген 95 яшь тулды! Улы - район башлыгы Энгель Фәттаховның һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын дулкынланып кабул итеп алды, ил-көнгә иминлек, һәркемгә исәнлек теләде акъәби. Амин, шулай була күрсен берүк!!! “Сөембикә” журналы: Әнкәй безне Сөннән алып кайткан... ​Фәттаховлар гаиләсе – үзе бер кечкенә дәүләт кебек. Үз кануннары, тәртипләре, матур традицияләре бар аның. Уңышларга ирешү, алдынгы булу, җиңә белү серләре бар... Ачасы иде шуларны.

Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә, һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны...

Корпункт: 

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә җитмеш бишенче тыныч яз килә. Ул көннәр — кешелекнең җуелмас хәтере. Яу кырында ятып калган бабайларыбызның, әти-абыйларыбызның васыяте булып, сугыштан соңгы елларда авылларда һәйкәлләр калыкты. Һәйкәлләр — халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе генә.

Такталачык авыл җирлегендә яңарыш дулкыны!

Корпункт: 

Өч авылны берләштергән Такталачык җирлеге Бөек Ватан сугышына 600дән артык улын озата. Аларның яртысыннан күбрәгенә туган нигезен кабат күрү насыйп булмый... Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Такталачык җирлеге яңа һәйкәл белән каршы ала. Ә һәйкәлдә исә халык хәтере. Ул дәһшәтле көннәрне искә төшерә, ветераннар күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта.

ҖИҢҮ ЯЗЫН ЛАЕКЛЫ КАРШЫЛЫЙК!: Марс Мансуров: “Һәйкәлләрне сакласак, хәтер уты сүнмәс!”

Корпункт: 

Быел илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75нче язын каршы алырга әзерләнә. Адәм баласының тулы бер тыныч гомере бит ул 75 ел... Вакыт үткән саен, сугыш афәтен үз җилкәләрендә татыган батырларның сафы сирәгәя бара. Аларның исемнәрен исә һәр авылның түрендә урнашкан һәйкәлләр саклый. Ни кызганыч, бу ядкарьләр дә әкренләп искерә, әмма халык үзенең батыр улларын онытмый. Актаныш районы бирлекләрендә дә яз саен һәйкәлләр төзекләндерелә, яңартыла, бик искергәннәре урынына яңа “хәтер сакчылары” калкып чыга.

Яңа Кормаш авылында яшәүче Мөнәвир абый Миркасыймовка 90 яшь!

Корпункт: 

Яңа Кормаш авылында яшәүче Мөнәвир абый Миркасыймов 14 апрель көнне 90 яшь чиген узучы райондашларыбыз сафын тулыландырды. Мөнәвир абый Миркасыймов исеме райондашларга яхшы таныш. Ул озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветеран укытучы. Лаеклы ялга чыккач та, авыл һәм район тормышында актив катнаша. Соңгы елларда Яңа Кормашның имам-хатыйбы булып, авыл халкын иман юлына өндәде. Балаларга дин сабагын бирү дәресләре оештырды.

АКТАНЫШБАШ ЭЙФЕЛЬ БАШНЯСЫН ТӨЗҮЧЕГӘ 90 ЯШЬ!

Корпункт: 

Бизәкле, матур коймалары, айлы, чаптар кашкалы капка түбәләре, аккошлы коелары белән балкытып торган бер йорт бар Актанышбашта. Аның хуҗасы – Шәйхенур Әхмәтовка 90 яшь тулды. Олугъ юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм күчтәнәч кабын Шәйхенур Шәмсиәхмәт улы горурлык хисләре белән кабул итеп алды. Егетләр кебек әле Шәйхенур абый. Иң мөһиме- тормышка мәхәббәтен җуймаган, шушы яшькә җиткәндә дә көр күңеллелеге белән сокландыра.