Актанышский

Актанышский муниципальный район Республики Татарстан

Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.

ҖИҢҮ ЯЗЫН КАРШЫЛАП: Яңа Әлем җирлегендә тыл ветераннары хөрмәтләнде

Корпункт: 

Бөек Җиңүгә – 75 ел! Шактый гына еллар узса да, сугыш елларының авырлыгы, илебезгә китергән кайгысы хәтерләрдән җуелмый. Аеруча өлкәннәребезнең истәлекләрендә дә ачык чагыла ул. Бу көннәрдә Актаныш районда да Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырыла башлады.

АЛАР - ХЕЗМӘТ ФРОНТЫ БАТЫРЛАРЫ: Чалманарат җирлегендә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" дип аталган юбилей медальләре ияләренә тапшырылды

Корпункт: 

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту - һәркемнең изге бурычы. 18 март көнне Чалманарат авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе - тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” дип аталган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.

ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Туксан бишен каршы алган Наилә апа Гәрәевага ире йөз яшькә җитү бәхетен юраган.

Корпункт: 

Чалманарат авыл җирлегендә дә сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләренә салып күтәргән буынның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә биш авылны берләштергән җирлектә җиде тыл ветераны гомер кичерә. “Сугыш чоры балалары” дигән рәсми статус булмаса да, Чалманаратта балачакларын сугыш урлаган 40 райондашыбыз яши. 15 март көнне җирлекнең иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Наилә апа Гәрәева үзенең тормыш китабының 95нче битен ачты.

Иске Байсар авылында юбилей медальләрен тапшырдылар!

Корпункт: 

Иске Байсар авылында тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар.

"Сугыш хәтирәләре" эстафета альбомы.

Корпункт: 

Иске Байсар авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сугыш хәтирәләре" эстафета альбомын Аккүз авыл җирлегеннән кабул итеп алу танатанасы.

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан!

Корпункт: 

Уразай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән кичә узды.

"Сугыш хәтирәләре" эстафета альбомы

Корпункт: 

"Сугыш хәтирәләре" эстафета альбомын Такталачык авыл китапханәсеннән Уразай авылы китапханәсенә кабул итеп алу тантанасы.

Альберт абый Яркеев һәм Гөлфая апа Салемгараева белән очрашу!

Корпункт: 

"Әфган кызалаклары"-дигән тематик кичәдә улы Әфганистан республикасында хәрби бурычын үтәп кайткан Гөлфая апа Салемгараеваны,отставкадагы офицер,сугыш чоры баласы Альберт абый Яркеевны очрашу узды.

“Сугыш хатирәләре” эстафета альбомы Такталачыкта!

Корпункт: 

Такталачык авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш хатирәләре” эстафета альбомын Чалманарат авылы мәдәният хезмәткәрләреннән кабул итү чараcы.

Такталачык китапханәсендә герой-антифашистларга багышланган хәтер сәгате

Корпункт: 

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Такталачык китапханәсендә герой пионерларга,герой-антифашистларга багышланган хәтер сәгате үтте.