Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Бирск шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол турниры 2012-2013 елгы балалар арасында узды. Сигез шәһәр командасы арасында Актанышның "Иман" спорт мәктәбенә йөрүче нәни футболистларыбыз, матур уен күрсәтеп, өченче урын яулады!
Балалар иҗат үзәгендә хәрби патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенә багышланган форум үтте.
14 февраль көнне "Иҗат үзәге"ндә Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алдылар.
12 февраль көнне Меңнәр авылында гомер кичерүче Фәния апа Даутова үзенең күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен каршылый. Әлеге истәлекле көне белән юбилярны район Советының аппарат җитәкчесе Алҗберт Тимиров тәбрикләде, президентыбызның һәм район башлыгының кайнар котлавын һәм күчтәнәчен тапшырды ул.
11 февраль көнне “Туган як” музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны, комсомол һәм партия органнарында, хуҗалык эшендә тынгысыз хезмәт куеп районның социаль тармагын , төзелеш юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән тынгысыз җитәкче, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Актаныш районы төзелүгә 90 ел һәм бүген дә җирлекнең иҗтимагый тормышы белән янып яшәүче Тимер Фәрдетдин улы Фәрдиевкә багышланган күргәзмә ачылды.
Ходай исә һәркемгә дә бер төрле генә язмыш язмый. Яңа Әлем авылында гомер кичерүче Вәсилә Гыйльфанованың да башыннан сыйпамаган ул. 1929 елның 10 августында Башкортстан республикасы Илеш районы Аккүз авылында Шәмсемаһи белән Минневәли абыйның тугыз балалы гаиләсендә бишенче бала булып туа. Ләкин, кызганычка каршы, тугыз баланың 2 се генә исән кала. 1938 елны Аккүз мәктәбенә укырга керә. Тыныч кына яшәп ятканда гаиләләренә кайгы килә, 1939 елның апрелендә әтисе вафат була. Яшәве тагын да кыенлаша. Ике баласы белән Шәмсемаһи әби бер үзе кала.
Райондашыбыз Ринат Әзһәр улы Зәйнетдинов - Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Әфган җирендә вафат булып, туган туфрагына кургаш табутта кайтарылган геройларның берсе. Әнисе Флүрә апаның яралары төзәлә торган түгел - еллар үтсә дә, күзләреннән яше кипми аның.
Бүген актаныш авылында тагын бер әфганчы райондашыбызга - Атнагулов Гамил Марс улына хәтер тактасы ачылды.