Алькеевский

Алькеевский муниципальный район Республики Татарстан

Расположен на юге Республики Татарстан и занимает площадь 1726 кв.км.

Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма

Корпункт: 

2023 елның 19 гыйнварында С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышының 78 еллыгы уңаеннан легендар, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма” дип аталган әдәби кичә булып узды.

Шәмсетдинова Гөлнәфис Кадыйр кызына 90 яшь

Корпункт: 

Россия Президенты Владимир Путин 90 яшьлек юбилее уңаеннан Базарлы Матак авылында яшәүче Шәмсетдинова Гөлнәфис Кадыйр кызына котлау открыткасы юллады. Ил башлыгының, район башлыгы А.Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләкне Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. В. Йосыпов, Әлки районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов, Базарлы Матак авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Ф. Фәттахов тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. #алькеевскийрайон #базарныематаки

Әлки районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Әхмәтшин истәлегенә баскетбол турниры узды

Корпункт: 

7 май 2019 г., Әлки районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Әхмәтшин истәлегенә баскетбол турниры узды 7 май 2019 6 майда “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Ватан сугышында катнашкан, озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда хезмәт куйган Фоат Вәли улы Әхмәтшин истәлегенә баскетбол турниры узды.

Әлки районы Иске Алпар авылында 9 Май бәйрәме якташлары Альберт Мөхәмәтшин ярдәме белән узды

Корпункт: 

8 май 2019 Соңгы берничә елда Иске Алпар җирлегендә 9 Май бәйрәме якташлары – Казандагы АТП генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин ярдәме белән уза.

Бабамның үзен күрмәсәм дә, аның батырлыгын һәрчак исемдә тотам

Корпункт: 

Әлкилеләр Җиңү яулаган якташлары хатирәсен олылый: “Бабамның үзен күрмәсәм дә, аның батырлыгын һәрчак исемдә тотам” 9 май 2019 Бөек Ватан сугышы фронтларында туплар гөрелтесе тынганга 74 ел узды.

Онытылмас исем

Корпункт: 

19 февраль көнне С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышының 74 еллыгы уңаеннан легендар , бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Онытылмас исем” дип аталган музыкаль кичә булып узды. Белгәнебезчә, быел Муса Җәлилнең Әлки районы Чуаш Кичүе авылындагы “Чирмешән-202”(“Энергетик”) совхозына журналист-хәбәрче булып килүенә 85 ел була.Музыкаль кичәбезнең төп максаты - танылган шәхесләребезнең батырлыгы мисалында туган якка ,туган илгә, туган халкыбызга һәм ана телебезгә мәхаббәт,горурлык хисе тәрбияләү.

Онытылмас исем

Корпункт: 

19 февраль көнне С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышының 74 еллыгы уңаеннан легендар , бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Онытылмас исем” дип аталган музыкаль кичә булып узды. Белгәнебезчә, быел Муса Җәлилнең Әлки районы Чуаш Кичүе авылындагы “Чирмешән-202”(“Энергетик”) совхозына журналист-хәбәрче булып килүенә 85 ел була.Музыкаль кичәбезнең төп максаты - танылган шәхесләребезнең батырлыгы мисалында туган якка ,туган илгә, туган халкыбызга һәм ана телебезгә мәхаббәт,горурлык хисе тәрбияләү.

Әлки районында Ленинградны дошман камалышыннан азат итүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уза.

Корпункт: 

Әлки районында Ленинградны дошман камалышыннан азат итүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уза. Люция Низамиева, 28 гыйнвар 2019

Әлки районының Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы хатын-кыз ветераны Разия апа Гатауллина 96 нчы яшендә вафат булды.

Корпункт: 

Әлки районының Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы хатын-кыз ветераны Разия апа Гатауллина 96 нчы яшендә вафат булды. 28 гыйнвар 2019

90 яшьлек юбилей

Корпункт: 

5 декабрь 2018 ел Әлки районы Яңа Чаллы авылында гомер кичерүче тыл хезмәткәре Бәдретдинова Шакирә Ярулла кызы, 2018 елның 5 декабрендә, 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Район башлыгы җитәкчесе урынбасары Р.А.Билалов һәм Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков Шакирә әбине гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Ил башлыгы В.В.Путинның Котлау хатын, район башлыгы А.Ф.Никошинның Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар,иң изге теләкләрен юлладылар.