Алькеевский

Алькеевский муниципальный район Республики Татарстан

Расположен на юге Республики Татарстан и занимает площадь 1726 кв.км.

Захаров Григорий Александровичның юбилее

Корпункт: 

Демидовка авылында гомер кичерүче Захаров Григорий Александрович 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Бу уңайдан Григорий абыйга Ил башлыгы В.В.Путинның Котлау хаты, район башлыгы А.Ф.Никошинның Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Район җитәкчесенең урынбасары Р.А.Билалов, район ветераннар җәмгыятенең рәисе Р.А.Хәлиуллин, Салман авыл җирлеге башлыгы Л.Ф.Гайфуллина бабайны туган көне белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юлладылар. 4 август 2018ел.

Вәлиуллина Мингаян Хафиз кызының юбилее

Корпункт: 

Әлки районы Яңа Ургагар авылында гомер кичерүче Вәлиуллина Мингаян Хафиз кызы 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Район башлыгы җитәкчесе урынбасары Р.А.Билалов һәм Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Ф.А.Акберов, Мингаян әбине гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар,иң изге теләкләрен юлладылар. 27 июль 2018 ел.

Хәйруллин Закир Заһидулла улының юбилее

Корпункт: 

Әлки районы Иске Салман авылында гомер кичерүче Хәйруллиннар гаиләсендә зур бәйрәм. Бу гаиләдә һәркем өчен кадерле булган хөрмәтле әти, дәү әти Закир абый Хәйруллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

"Имәннәр" лагерендә ял итүчеләр музейда кунакта

Корпункт: 

С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее Әлки районы халкы һәм кунаклары өчен патриотик мероприяләр уздыруны дәвам итә. Советлар Союзы геройлары батырлыклары белән танышып, сугыш ветераннарының шәхси киемнәрен,фронттан язган хатларын уз кулларың белән тотып карарга мөмкинчелек тудырыла. 18 июль көнне "Имәннәр" балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр безнең музейда экскурсиядә булып киттеләр.

Бөек Ватан сугышы залы буенча экскурсия

Корпункт: 

С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее Әлки районы халкы һәм кунаклары өчен патриотик мероприяләр уздыра.Советлар Союзы геройлары батырлыклары белән танышып, сугыш ветераннарының шәхси киемнәрен,фронттан язган хатларын уз кулларың белән тотып карарга мөмкинчелек тудырыла. Әле күптән түгел Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар өчен экскурсия уздырылды.

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбыз исемлеге

Корпункт: 

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның язмышларын ачыклау дәвам итә. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның язмышларын ачыклау дәвам итә. Әлеге бик кирәкле һәм игелекле эш белән шөгыльләнүчеләрнең берсе – Казан шәһәре Хәрби дан клубы активисты Алексей Спиридонов (ул Юхмачы авылыннан) редакциягә Бөек Ватан сугышында кайчан һәм кайда һәлак булулары ачыкланган әлкилеләрнең яңа исемлеген китерде. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

22 июнь...

Корпункт: 

22 июнь Әлки районы Базарлы Матак авылының Тыловиклар паркында “С. М. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее” коллективы Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган “День памяти и скорби. День начала Великой Отечественной войны” мероприятиесен үткәрде. Мероприятиядә Бөек Ватан сугышында катнашкан Миндрюков Лев Яковлевич, ветераннар советы председателе Халиуллин Ришат Асатович, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары һәм “Дубки” балалар йортында ял итүче балалар катнашты.

Әлки районы Базарлы Матак авылында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митинг булды

Корпункт: 

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме район үзәге Базарлы Матакта елдан-ел киңрәк колачлы булып үтә. Быел да иртәдән үк авыл үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле янына берәм-берәм дә, гаиләләре, дуслары белән төркемләп тә халык җыелды. Һәйкәл һәм Мәңгелек ут янында почетлы каравылда хәрби кием кигән укучылар торды. Тиздән мәйданга машиналарга утыртып сугыш ветераннарын, тыл хеәзмәтчәннәрен алып килделәр һәм мактаулы урыннарга утырттылар.

Базарлы Матакта Геройлар паркында районнан чыккан һәм армиядә танкист булып хезмәт иткән якташларга һәйкәл куелды.

Корпункт: 

18 майда Базарлы Матакның Геройлар паркында Т-55 танкын һәйкәл итеп кую тантанасы булды. Бу чарада район башлыгы Александр Никошин, хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, сугыш ветераны Лев Миндрюков, авыл халкы, яшь армиячеләр, мәктәпләрдән хәрби-патриотик клублар әгъзалары һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.