Бессмертный полк РТ

ГАБДРАХМАНОВ ТАЛХА ГӘРӘЙХАН УЛЫ

1926 елның 20 маенда Такталачык авылында туа. 1943 елның ноябрендә сугышка китә. Ленинград, 2нче Украина фронтларында сугыша. Җиңү көнен Венгриядә каршылый. 1950 елның сентябрендә кайта. II дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Ефрейтор. Нарва һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнашкан өчен Сталин приказы белән рәхмәт белдерелә. МТСта гараж мөдире, автомеханик, электрчы булып эшли. Хатыны Мәкнүнә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

ӘМИРХАНОВ ШӘКЕРТ ӘМИРХАН УЛЫ

1926 елның 16 гыйнварында Актаныш авылында туа. Фронтка 1944 елда китә. Япониягә каршы сугышта катнаша. Җиңү көнен Япониядә каршылый. Туган якка 1951 елда әйләнеп кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Район Советы башкарма комитетында, комуналь хуҗалык җитәкчесе булып эшли. Актаныш май заводында эшләп лаеклы ялга чыга. Коммунистик хезмәт ударнигы. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

ӘМИРСАЛИХОВ САЕТҖАН ӘМИРСАЛИХ УЛЫ

1923 елның 10 июнендә Дербешка поселогында туа. Сугышка 1942 елда китә. Украина, Белоруссия фронтларында сугыша. Җиңү көнен Австралиядә каршылый. Туган якка 1947 елның февралендә кайта. Сержант. "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Кайткач Дербешка, Әҗәкүл пристаньнәрендә хезмәт куя. Хатыны Хәдичә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

БӘДЕРТДИНОВ КИРАМ НИЗАМЕТДИН УЛЫ

1920 елның 15 апрелендә Тат.Әҗби авылында туа. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Калинин фронтында сугыша. 1944 елда яраланып кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Туган авылында - бригадир, терлекче булып, Дербешка, Ямалы пристаньнәрендә эшли. Хезмәт ветераны. "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе белән бүләкләнә. Хатыны Хәдичә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

ВӘЛИЕВА ГӘРӘБӘ ГАТИЯТУЛЛА КЫЗЫ

Вәлиева Гәрәбә Гатиятулла кызы 1923 елның 26 октябрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Каран авылында туган. Җиде сыйныфны укып тәмамлагач, китапханәдә избач булып, аннан сугыш башланыр алдыннан Гәрәбә колхозда хисапчы булып эшли. Әтисе Гатиятулла сугышның беренче көненнән үк фронтка китеп, 1942 елда Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була. Кыз: “Әти өчен немецлардан үч алырга фронтка китәм”, - дип хәрби комиссариатка килә, үз теләге белән 1943 елның июль аенда хәрби хезмәткә алына.

ВАЛИДОВА ИЛГИЗӘР ЮНЫС КЫЗЫ

Вәлидова Илгизәр Юныс кызы Вәлидова Илгизәр Юныс кызы 1922 елның 2 декабрендә Казанда туган. Әтисе һәм әнисе вафат булгач, аны туганнары Алабугага алып киләләр. Алабуга шәһәренең В. И. Ленин исемендәге урта мәктәбен тәмамлау турында өлгергәнлек аттестатын ул сугыш башланырга ике генә көн кала кулына ала. Куанычы һәм шатлыгы чиксез булган бу җәйге көндә яшь кыз үзенең шул коточкыч ут эченә барып керәсен күз алдында да китерми, билгеле.

АЮПОВ ХАСАН ӘЮП УЛЫ

Әюпов Хәсән Әюп улы Әюпов Хәсән Әюп улы 1917 елның 2 гыйнварында Менделеев районы Әтәс авылында туган. Әтиләре кыргыйларча үтерелгән, 7 бала белән ятим калган гаилә бик зур авырлыклар кичерә, шуңа да карамастан, Хәсән белемгә омтыла. Камай мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия техникумында белем ала. 1936 елда аны тәмамлап, Юраш һәм Шүрнәк авылларында физика-математика укыта.

ИДИЯТУЛЛИН МАСГУТ ИДИЯТУЛЛА УЛЫ

Идиятуллин Масгут Идиятулла улы 1916 елда Алабуга өязе Күрәк волосте Камай авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Авылда 7 еллык мәктәпне бетергәннән соң колхозга эшкә керә. Ул колхозда 3 ел сарыклар көткән, ә кышын төрле эшләрне башкарган. Намуслы , эш сөючән булуы өчен аны барысы да үз итә. 1937 елда Мәсгүтне Совет Армиясенә хезмәткә чакыралар. Ул анда ветфельдшерлар курсын тәмамлый һәм 1940 елны авылга кире кайта. 1941 елның апрель аенда Мәсгут Идиатуллин яңадан Совет Армиясына чакырыла.

ХӘЙРУЛЛИНА НАИЛӘ ИДИЯТОВНА

1934 елның 10 октябрендә хәзерге Әлки районының Югары Әлки авылында туа. 7 сыйныф укыганнан соң колхозга эшкә керә. 1954 - 1983 елларда колхозда эшли: бозау караучы, дуңгыз караучы, сарык караучы, сыер савучы булган. 1966г. - Знак Почета ордены,1985 г. - "Хезмәт кызыл байрагы"ордены белән бүләкләнгән, 1990г. - " ТАССРның атказанган терлекчесе" исеме бирелгән. Бик күп еллар авыл һәм район советы депутаты булып торган. 2013 елның 21 июнендә вафат була. Югары әлки авылында җирләнгән.

ГАББАС АБЫЙ ҺӘМ РАМИЛӘ АПА ҖӘЛӘЛОВЛАР

Бибай Чаллысы авылыннан Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр 47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе - Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Pages

Subscribe to Бессмертный полк РТ