Мәңгелек саф

КАЮМОВА ГӨЛБИКӘ НӘГЫЙМ КЫЗЫ

Туган көне,ае, елы: 01.05.1939.Туган урыны: Кукмара районы Шепшеңгәр авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Каюмова Гөлбикә Нәгыйм кызы Шепшеңгәр авылындаМөхәммәтнәгыйм һәм Бибизөһрә гаиләсендә өченче бала булыпдөньяга килә.Бөек Ватан сугышы башлануга әтисен сугышка алалар.Ул 1947 нче елда гына әйләнеп кайта. Сәламәтлеге какшаганбула. Хуҗалыкта булган авыр эшләрне башкару Гөлбикә апага һәманың олы абыйсы Салих җилкәсенә төшә.

КИРАМОВ ГАББАС КИРАМ УЛЫ

Кирамов Габбас Кирам улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1976 елда вафат.

КИРЮХИНА МАРИЯ ВАСИЛЬЕВНА

Никольск авылында яшәүче Мария Кирюхина 1923 елны туган.

КЛЕЩЁВ НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВИЧ ТУГАНЛАРЫ ТУРЫНДА

Күпме генә еллар үтсә дә халкыбызга Җиңү алып килгән май аен без аеруча зур дулкынлану белән көтеп алабыз. Саргайган фоторәсемнәрне, хатларны, документларны, бүләкләрне кабат-кабат кулга алабыз...

КЛЯГИН ПАВЕЛ В

Клягин Павел В. Казан губернасының Спас өязе Аппак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан алына.

КНЯЗЬКОВА АГАФЬЯ ИВАНОВНА

1918 елның 27нче мартында Кукмара районы Бөяр авылында гайләдә бишенче бала булып туа. Бик яшьли колхозда эшли башлый, бригадир, завхоз хезмәтен башкара. Сугыш башлану хәбәрен дә басуда ишетә. 1941нче елны кияүгә чыгып бер ир бала таба. 1942 елда ире Гавриилны сугышка озата. 1943 елдны хәбәрсез югалган дигән хәбәр ала. Шуннан бирле тол хатыннарның авыр язмышын үз җилкәсендә татый. 1942 елда Иштуганда вагон төяүдә эшли, Лесхозда төпләнеп яши башлый. Гомер буе урман кисә, пенсиягә дә шуннан чыга. Хезмәтен югары бәяләп “Хезмәт ветераны”,

КОЗЛОВ КАСИМ ЗИННӘТ УЛЫ

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бүгенге азат, бәхетле тормышыбыз өчен безнең әби –бабаларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкәннәр. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - диеп китсәләр дә, сугыш кырларында авылыбызның 196 кешесе үлеп кала, хәбәрсез югала.

КОМАРОВ ГЕОРГИЙ ГЕРАСИМ УЛЫ

1926 елның 5 июнендә Татарстанның Әлмәт районы Васильевка авылында туган. Мордвин, крестьян гаиләсеннән. Бөек Ватан сугышында 1943 елның августынан 1945 елның сентябренә кадәр Тын океан флоты крейсерында матрос булып сугыша. Япония белән сугышта катнаша. Сугыштагы батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң 1955-1986 елларда «Татнефть» системасында эшли. Әлмәт районы Васильевка авылында яшәгән. МБУ «ЦСМ» АМР Фото: fotohroniki.ru

КОНДРАТЬЕВА ВАЛЕНТИНА ПАВЛОВНА

Фронтка киткән ирләре, әтиләре, абыйлары һәм уллары белән беррәттән, тылда калган хатын-кызлар, картлар, балалар да җиңү көнен якынайту өчен бөтен көчләрен куялар. Түбән Кәчидә яшәүче Валентина Кондратьева да авылдашлары белән бергә колхоз кырларында алны-ялны белми хезмәт куя сугыш елларында.