Мәңгелек саф

КУЗНЕЦОВ АЛЕКСАНДР ИВАНОВИЧ

Кузнецов Александр Иванович 1918 елда Казан губернасының Спас өязе (хәзерге ТР Әлки районы) Иске Карата авылында туган. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан 1940 елда чакырыла. Рядовой. Минометчы. Җәрәхәтләнә, әсирлеккә төшә. «За боевые заслуги», «50 лет Вооруженным силам СССР» медальләре, «25 лет Победы в Великой Отечественной войне» знагы белән бүләкләнә. Ленин колхозында умартачы булып эшләгән. (Материалны Иске Кората авыл җирлеге әзерләде )

КУЗНЕЦОВ НИКОЛАЙ КУЗЬМА УЛЫ

1943 нче елда Совет армиясе сафларына чакырылган. Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында, Көнчыгыш-Прусск, Померанск, Берлин операцияләрендә, Балтик диңгезе ярларындагы Кенигсбергны һәм Данцинг крепостен азат итү сугышларында катнашкан. Күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.

КУЗНЕЦОВА ВЕРА МИХАЙЛОВНА

Вера Михайловна күп балалы гаиләдә 1924 елны туып-үскән. Тормыш авыр булса да, сигезьеллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган.

КУЗЬМИН ГРИГОРИЙ ЕФРЕМОВИЧ

Волгоград өчен сугышта уң кулын югалтып кайткан Кузьмин Григорий Ефремович үзенең яраланган вакытын искә төшереп, түбәндәгеләрне сөйли.

КУЗЬМИН ФИЛИПП ФЕДОРОВИЧ

Кузьмин Филипп Федорович 1913 елның 14 ноябрендә хәзерге Сарман районы Ләке авылында туган.

КУЗЬМИЧЕВ АНДРЕЙ ГРИГОРИЙ УЛЫ

Бөек Җиңү көне алдыннан кулына корал алып, Ватаныбыз азатлыгын саклаган кадерле кешеләребез турында сөйлисе килә. Алар турындагы хатирәләр якыннарының күңел түрендә онытылмас истәлек булып саклана.

КУРАМШИНА САНИЯ МИНГӘРӘЙ КЫЗЫ

Курамшина Сания Мингәрәй кызы 1932 елның 6 октяберендә Арча районы Чөмә-Елга авыландатуа.Ул гаиләдә беренче бала булып туа. Шуңа күрә әтисе сугышка киткәч, хуҗалыктагы барлык эш һәм әнисенә ярдәм итү аңа кала. Ул сеңлесен алып урманга ботаклар җыярга бара. Көн саен берничә мәртәбә урманга барып, кышка җитәрлек вак-төяк утын әзерли. Әнисе фермада эшли, бозаулар карый. Әнигә авыр була дип, анда да йөгереп булышып кайта.

КУРЗАЕВ ПАВЕЛ ЕГОРОВИЧ

Павел Егорович 1901 елда хәзерге Әлки районы Чуваш Шәпкәсе авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.(9.06.1945г.)

КУРИЦЫН НИКОЛАЙ АЛЕКСЕЙ УЛЫ

1942 нче елда фронтка китә. Артиллерия полкында укчы-пулеметчы булып хезмәт итә. Германиягә кадәр барып җитә.