Мәңгелек саф

САФИНА СУФИЯ

1925 нче елның Казан шәһәрендә туган кыз, яшьли ятим калып, дәү әнисе Мәрьям кулында үсә.Суфия апа башлангыч белемне Югары Сәрдә җидееллык мәктәбендә, 8 классны Биектау районында укый. 9 классны тәмамлаган елны, күрше апасы кереп, немецларның сугыш башлаганын әйтә. Яшьләрне җыеп, бер айга окоп казырга алып китәләр. Аннан кайткач, Хәсән исемле укытучы аны 18 км. ераклыктагы Әтнәгә 10 нчы классны дәвам итәргә алып китә.Күрәсең, кызның укуга сәләтен күргән укытучы аны белемле итәсе килгән, кеше булуын теләгән. Аннан Суфия апа Казан педучилищесына укырга керә.

САФИНА ҖӘҮҺӘРИЯ ЗАКИР КЫЗЫ

Сафина Җәүһәрия Закир кызы 1912 елның 20 сентябрендә Иске Алпар авылында туган. Тыл хезмәтчәне. Гомере буе колхозда эшләгән. 5 бала тәрбияләп үстергән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей даталары уңаеннан чыгарылган медальләр белән бүләкләнгән. 2005 елның 5 сентябрендә вафат була. (Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды). #увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны

САФИНА ҺӘДИЯ КАМАЛЕТДИН КЫЗЫ

Тыл ветераны Сафина Һәдия Камалетдин кызы 1932 елда туган. Сафина Һәдия Камалетдин кызына сугыш башланганда 9 яшь булган.Ул сугышка чыгып киткән авылдашларын әле дә хәтерли...

САФИУЛЛИН (САЙФУЛЛИН) ХӨСНУЛЛА САФИУЛЛА УЛЫ

Сафиуллин (Сайфуллин) Хөснулла Сафиулла улы 1903 елда Актаныш районы Качкын авылында дөньяга килгән. Сугышка Актаныш районының Киров совхозыннан китә. Сугышның беренче көннәреннән үк аны фронтка җибәрәләр. 1941 елның декабрендә яу кырында башын сала. Хөснулла Сафиуллин 245нче укчы дивизиянең 901нче укчы полкында хезмәт итә. Ленинград өлкәсе (хәзерге Новгород өлкәсе) Лобаново һәм Исаково авыллары янында немецларның Валдайга һөҗүменә каршы торганда һәлак була. Дивизия полкларының берсе чолганышка эләгә, хәбәрсез югалганнарны гына исәпкә алганда да полк 400 сугышчысын югалта.

САФИУЛЛИН ГАБДУЛЛА САФИУЛЛА УЛЫ

1905 елның 13 августында Карамалы авылында туган.Бөек Ватан сугышына 1941 елда алына. Җиңү даулап Германиягә кадәр барып җитә. Габдулла сугышта чакта Карамалы урманына барган хатынының башына корган ботак төшеп ул вафат була.

САФИУЛЛИН ЗӘКИУЛЛА ХӘКИМ УЛЫ

Сафиуллин Зәкиулла Хәким улы 1927 елның 15 октябрендә Кукмара районы Мәмәшер авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән. Башлангыч белемне ул үз авылында аллган. Бөек Ватан сугышы башланганда Зәкиулла Хәким улына 14 яшь тә тулмаган була. Әтисе Хәкимулла һәм абыйсы Зиннәтулла сугышка китәләр. Зәкиулла Хәким улы Казан училищесын тәмамлагач, 1941-1945 елларда такта эшкәртү комбинатында такта яру цехында эшли. Сугыштан соң хезмәт юлын шул ук такта эшкәртү комбинатында дәвам итә.

САФИУЛЛИН ИСЛАМ САФИУЛЛА УЛЫ

1918 елда Саба районы Яңа Мичән авылында туып үсә.14 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли. 1939 елда армия сафларына алына. Сугышның башыннан ук Ватан сугышында катнаша. 662 стрелковый полкта разведчик булып хезмәт итә. Яраланып госпитальгә Харьковка озатыла. Госпитальдән соң Калинин фронтына 1943 елның язында Курск дугасына күчерелә. Беренче танк армиясенең 31нче корпусында хезмәт итә. Кече лейтенантлар хәзерли торган курсларга җибәрелә. 3 айда курсны тәмамлап командир взводы булып шушы часть белән сугышка керә. Яраланып госпитальгә эләгә.

САФИУЛЛИН МИНХАЗ ХАЛИУЛЛА УЛЫ

Сафиуллин Минхаз Халиулла улы 1911 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Чаллы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда һәлак була.

САФИУЛЛИН САБИР САФИУЛЛА УЛЫ

Сафиуллин Сабир Сафиулла улы Сабир Сафиулла улы Сафиуллин 1906 елда туган. Бөек Ватан сугышы елларында хәрәкәттәге армиядә политработник булып хезмәт итә. Сугыштан соң озак еллар Алабуга район газетасы редакторы, “Кызыл Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе булып эшли. 1970 елның 16 маенда 64 нче яшендә вафат була. Алабуга шәһәре урамнарыннан атлаучы бу мөхтәрәм кеше бүген дә күпләрнең күз алдында. Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.

САФИУЛЛИН САЛИХҖАН СӨЛЕЙМАН УЛЫ

Сафиуллин Салихҗан Сөлейман улы 1926 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 2002 елда вафат.