АВЗАЛЕТДИНОВ ГАЙНЕТДИН АВЗАЛЕТДИН УЛЫ
1904 елның 21 ноябрендә Азалак авылында Авзалетдин абый белән Мәгърүфә апа гаиләсендә Гайнетдин дөньяга килә. Үсмер вакыттан ук туган колхозына хезмәт итә. 1922 елда армия хезмәтенә алына. 3 ел армия сафларында хезмәт итеп, 1925 елда исән-сау әйләнеп кайта. Үзенең тормышын, Азалак авылы Ногман абый белән Фагыйлә апа кызы – Мөгаллимә белән бәйли. 1926 елда аларның кызлары Рәзинә туа. Ләкин ул 8 айлык вакытта көчле авырудан үлеп китә.