Сугыш балалары

14 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ, КАЛМАШ АВЫЛЫНДА ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ РАЙОНДАШЫБЫЗ ТӘГЪЗИМӘ ЗЫЯЗЕТДИН КЫЗЫ НУРТДИНОВА ҮЗЕНЕҢ ОЛУГ ЮБИЛЕЕН – 95 ЯШЕН КАРШЫ АЛДЫ.

Тәгъзимә Нуртдинова тумышы белән Шәбезбаш авылыннан. Үсмер чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән күпләр кебек, Тәгъзимә Зыязетдин кызына да авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Гаиләдә биш бала үсә алар. Туган көн иясенә сигез яшь тулганда, аларга әти-әнисез – ятим кала.

15 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ ТЕРПЕЛЕ АВЫЛЫНДА ГОМЕР КИЧЕРҮЧЕ СОЛТАНОВА ЗИНАИДА СОЛТАНГӘРӘЙ КЫЗЫНА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ!

15 февраль көнне Терпеле авылында гомер кичерүче Солтанова Зинаида Солтангәрәй кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады. Зинаида апа улы, килене тәрбиясендә яши. Аны юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова килде. Ул хөрмәтле юбилярга саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде. Зинаида апага РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы һәм Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттаховның истәлекле бүләге тапшырылды.

АБДУЛЛИН ГАБДЕЛФӘРТ АБДУЛЛА УЛЫ

1932нче елның 22нче мартында Сабабаш авылында урманчы Сөнгатуллин Абдулла Сөнгатулла улы һәм урман хуҗалыгы эшчесе Сөнгатуллина Нурлыбанат Мөхәммәтсафа кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 1939нчы елда Сабабаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1943нче елда укуын Килдебәк мәктәбендә дәвам итә, һәм шул мәктәптә җиде классны тәмамлый.

АБДУЛЛИНА МИНЗИФА ГАРАЕВНА

Туган көне - 1934 елның 4 июне. Яшәү урыны - Азнакай районы. Сонгы эш урыны - Әсәй авылы жирлегендә, мәктәпт җыештыручысы. Минзифа Гәрәевна Уразай авылында 6 балалы семьяда беренче бала булып доньяга килә. - әти-әнигә кече балаларны тәрбияләүдә бик нык ярдәмем тиде - дип искә ала ул. 4 сыйныф белем ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.

АБДУЛЛИНА МӨСФИРӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

1962-1980 елларда Әлмәт авылы китапханәсендә эшләгән Абдуллина Мөсфирә Габдулла кызының тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырабыз. Абдуллина Мөсфирә Габдулла кызы 1936 елның 11 декабрендә Саклаубаш авылында туа. 1945 елда Саклаубаш тулы булмаган урта мәктәбенә укырга керә. 1951 елда җиденче сыйныфны тәмамлый. 1951- 1953 елларда колхозда эшли. 1953- 1955 елларда Алабуга мәдәният – агарту училищесында укый, 1956- 1962 елларда Тымытык районы Урсай авылында клуб мөдире булып эшли.

АБДУЛХАКОВА (ГЫЙНИЯТУЛЛИНА) ХӘЛИМӘ ӘГЪЗӘМ КЫЗЫ

АБДУЛХАКОВА (ГЫЙНИЯТУЛЛИНА) ХӘЛИМӘ ӘГЪЗӘМ КЫЗЫ 1933 елда Баулы районы Ак-буа авылында әткәй Әгъзәм, инәкәй Нурикамал Гыйниятуллиннар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Сугыш чыккан дигән сүзне ишеткәндә, миңа 8 яшь, беренче сыйныфны гына бетергән идем. Шулай булса да, бу сүз миңа таныш иде. Хәзер елын хәтерләмим, әткәйне Фин сугышына озатканны хәтерлим. Безнең бәхеткә, аңа сугышка ук барып җитәргә Ходай язмаган. Сугыш туктап, кире кайтты, ул үзе теләп киткән булган Фин сугышына. 1941 елны яхшы хәтерлим: әткәй МТСта нефтебаза мөдире булып эшли иде.

АЛЕКСАНДРОВА (МИРОНОВА) ПРАСКОВЬЯ ПЕТРОВНА

1938 елның 25 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Бигәш авылында Петр һәм Мария Никитична Мироновалар гаиләсендә 14 нче бала булып дөньяга килә. Әйе, әйе. 14 нче бала. Ләкин шуны әйтеп китәсе килә , ул балалар барысы да туу белән улеп барганнар. Әтиләре Петр әниләренең авырлы икәнен дә белмичә, сугышның беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткә алына.1942 елда әниләре ике игезәк - кыз һәм малай бала таба.Кыз бала сәламәтлеге начар булу аркасында туу белән үлә. Әтиләренә бу хәбәрне ишетергә, яңадан үзенең балаларын күрергә насыйп булмый. Ул сугышта һәлак була.

АЛТЫНЧЫ ЯЗМЫШ. “СЫЕР ТИЗӘГЕН КИПТЕРЕП ЯГЫП ӨЙНЕ ҖЫЛЫТТЫК”

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

АФЗАЛОВ МӨХТӘР АФЗАЛ УЛЫ

Беек Ватан сугышы башланганда миңа 6 яшь тулып килэ иде. Этием Афзал Сэхипгэрэй улы, икенче кенне ук сугышка китте. 1942 елныц февраль аенда “хэбэрсез югалды” дигэн язу килде. Энием Кэшифэ ноябрь аенда бэби табып, еч бала белэн ирсез калды.

АХМЕТОВА ФӘНИЯ ГӘПТИНУР КЫЗЫ

1936 елның 1 маенда Чаллы шәһәрендә туа. 1939 елларда Кәрәкәшле авылына күчеп кайталар. 8 класс тәмамлап колхозга сыер саварга керә. 1958 елда Ахметов Зөфәр Миннегалим улына кияүгә чыгып, 5 бала үстерәләр.1986 елда пенсиягә чыга.