Сугыш балалары

АХУНОВ (МАУЛИН) ГАБДЕЛБӘР МӘҮЛӘ (ГАБДЕЛМӘҮЛӘ) УЛЫ

1940 елның 6 июлендә Саба районы Килдебәк авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлап комсомол секретаре булып эшли. 1961елда армия сафларына алына, 3 ел Владивостокта хезмәт итә. Кире туган авылына кайтып механизатор булып эшли. 1964 елда Сафиуллина Рауза белән гаилә корып 3 бала үстерәләр. Бар булган гомерен колхозга багышлый. 1970-1977 елларда “ За доблестный труд”, “Победитель социалистического соревнования» “За трудовое отличие”, “Ударник коммунистического труда”, “Ветеран труда” значок һәм медальләре белән бүләкләнә.

БАЯЗИТОВА ЛИДИЯ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ.

Бөек Ватан сугышы чоры балалары газета-журнал битләрендә үзләренең истәлекләрен бастырып киләләр. Күңелгә сеңгән вакыйгаларны мин дә язып китмәкче булам. Мин- авыр сугыш елы баласы. 1936 нчы елда Олы Әтнә авылында Баязитов Габдулла һәм Мөнәвәрә гаиләсендә туганмын. Хәтеремдә, минем әбием-Баязитова Зәкия, сугыштан соң миңа улының фронттан килгән хатларын укыта иде. “Кызыл армия сафларында хезмәт итүче улың Госманнан”,-дип башлана иде ул хатлар. Бер хатында әби аңа шигырь язып җибәргән. Чыгып айларга карыймын Тәмам унбише җиткәчтен.

БАЯЗИТОВА РОЗА ГАБДУЛЛА КЫЗЫ.

Бөек Ватан сугышының безнең гаилә мисалында чагылышын - аңа салган афәтен сөйләп китәсем килә. Сугыш башланган көн минем исемдә яхшы саклана. Миңа ул вакытта унике яшь булган. Әтнә авылының үзәк урамында репродуктор бар иде. Аннан Молотовның сугыш башлану турындагы чыгышын халык белән мин дә тыңладым. Халык аптырап, югалып калып тыңлады да, шаулаша, елаша башлады. Мин бу хәбәрне җиткерергә өйгә йөгердем.

БИКТИМЕРОВА (ГАЙНЕТДИНОВА) НУРФИГӨЛ ГЫЙЛМЕТДИН КЫЗЫ

Биктимерова (Гайнетдинова) Нурфигөл Гыйлметдин кызы 1939 елның 16 ноябрендә Ворошилов районы Яңа Саклау (Мансур Саклавы дип тә йөртелгән) авылында туган. Карашай Саклауда җиде сыйныфны тәмамлагач, Чаллы шәһәре Вахитов урта мәктәбендә 10 нчы сыйныфны укый. Урта белем алгач Алабуга мәдәният- агарту училищесында 1960-1963 елларда укып Теләнче Тамак авылына эшкә кайта. Анда бер ел эшләгәч Сарман мәдәният йорты директоры итеп күчерелә. 1969 елда балалар китапханәсендә уку залы мөдире булып эшли башлый.

БИКТИМИРОВА ТӘЭМИНӘ ӘХМӘТ КЫЗЫ.

Мин- Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Әтнә районы Яңа Шимбер авылында 1940 нчы елда тудым. Минем бала чагымның күп хатирәләре инде онытылган. Әмма үзәккә үткәне мәңге онытылмый диләр. Безнең үзәккә үткән нәрсә – сугыш елларындагы ачлык иде. Балаларның гына түгел, сугышка озатылган атларны, ватылып эштән чыккан тракторларны алмаштырган әниләрнең дә үзәгенә үткәне шул ачлык булгандыр. Без ничек яшәдек, ничек исән калдык икән? Күз алдына без ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге. Гектарлап печән чапкан әниләргә, кич кайтканда, икешәр кашык он бирәләр.

БӘЙРӘМОВ КАМИЛ

Безнең илебездә бер генә йортка да сугыш зыкымы тими калмагандыр. Кече Әтнә авылында гына туксаннан артык ир солтаны сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Авылның “Җөлби очы” дип аталучы урамындагы 27 йорттан 25 әзмәвердәй ир- егет сугышның беренче айларында ук фронтка киттеләр. Шуларның 23е сугыш кырында мәңгегә ятып калды. Кайбер гаиләләр бер өйдән икешәр улларын озатты. Һәр өйдә диярлек өч - дүрт бала белән калган әниләребез көн-төн җиңү өчен дип эшләделәр. Аларның инде күбесе якты дөньядан китеп барды.

ВАЛИЕВА ЗӘЙНӘП ГАНИУЛЛА КЫЗЫ

Туган көне, ае, елы: 30.01.1939.Туган урыны. Саба районы Чәбия Чүрчи авылы.Яшәү урыны. Саба районы Чәбия Чүрчи авылы.Валиева Зәйнәп Ганиулла кызы 1939 елның 30январенда Ганиулла абый гаиләсендә беренче бала булып туа. Әтисе Загидуллин Ганиулла 1917 елда туган,колхоздаумартачы булып эшләгән.Зәйнәп апага 6 ай булганда әтисеармиягә китә.Зәйнәп апа 26 ел туберкулез диспансерында эшли.Совхозда төрле эшләрдә эшли. 1990 елда пенсиягәчыга.Валиев Якуп абый белән гаилә корып, 4 ул һәм 1 кыз үстерәләр.

ВАЛИЕВА МӘРЬЯМ РӘХИМҖАН КЫЗЫ

Туган көне, ае, елы: 20.11. 1934 Туган урыны : Саба районы Олы Нырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы Олы Нырты авылы. Мәрьям апаның әтисе ягыннан булган бабасы Нигәмәтҗан 1914 нче елда булганБеренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Әбисе Сәрбиҗамал өч бала белән калган. Шушы өч баланы ул үзе генә үстереп җиткергән. Сәрбиҗамал әбинең бер кияве, ике улы Икенче Бөтендөнья сугышында катнашканнар. Шуларның берсе Нигәмәтҗан улы Рәхимҗан Мәрьям апаның әтисе була. Рәхимҗан абыйны сугыш башланган елда 40 көнлек уенга чакырып алганнар.

ВАФИНА НАКИЯ ЗАКИР КЫЗЫ

Накия Закир кызы 1943 нче елның 15 нче октябрендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. “Мин туган ел бик салкын булган”,- ди Нәкия апа. Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.