САЛМУШЕВ РАФАЭЛЬ ХАҖИ УЛЫ
«Бөтен дөньяга килгән афәтне без дә кичердек”. Кузнечиха районының, татар авыллары арасында иң зурысы булган 1200 хуҗалыклы, Иске Рәҗәп авылына безнең гаилә 1929 елда күченеп килә. Бу авылда безнең үзебезнең өй була. Нигезе хәзер дә сакланган. “1937 елда шәхес культы башланды. Иске Рәҗәптән 63 кеше кулга алынды. 1938 елда кара афәт мине дә читтә калдырмады. Шаһитлар булмагач хөкем итә башладылар. Бер гаебем булмаса да төрмәдә 22 ай утырдым. 1940 елның мартында азат ителдем”- дип сөйли иде әти.