Сугыш балалары

ВОРОБЬЕВ СЕМЕН ИВАНОВИЧ

Воробьев Семен Иванович 1935 елнын 12 августта Бондюг (хәзерге Менделеевск) Сәйтәк авылында Иван һәм Мария гаиләсендә өченче бала булып туа. (туганнары Кирилл, Панфил).

ВӘЛИЕВА МИНКАМАЛ ИСЛАМ КЫЗЫ

1932 елның 28 апрелендә Саба районы Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Минкамал апа сугышны 11 яшьлек кыз бала булып каршы ала. Ул балачак һәм яшьлек елларында куп авырлыклар кичерә. Беренчедән, 12 яшендә әнисен югалта. Икенчедән, Бөек Ватан сугышы башлана. Минкамал апанын этисе дә, исән вакытында әнисе дә колхозчылар булып эшлиләр. Әтисе Ислам абый сугыштан соң МТСта хуҗалык буенча урынбасар булып булып та тора.

ГАББАС АБЫЙ ҺӘМ РАМИЛӘ АПА ҖӘЛӘЛОВЛАР

Бибай Чаллысы авылыннан Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр 47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе - Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

ГАБДРАХМАНОВ АСЕРТДИН ГАБДРАХМАН УЛЫ

Туан көне, ае, елы: 01.01.1940. Туган урыны: Саба районы Урта Нырты авылы Яшәү урыны: Саба районы Урта Нырты авылы Асертдин абый 8 классны укыган. 7 нче класста укыганда ук ат җигеп басудан бәрәңге ташый. Аннан соң шул аты белән кырдагы тракторларга ягулык ташый. Чәчү дә шушы малайлар җилкәсенә төшә. Амбарга ашлык чистарта торган машина кайткан көн, алар өчен зур бәйрәм була. Соңыннан аны ындыр бригадиры итеп куялар.

ГАБДРАХМАНОВ АСЕРТДИН ГАБДРАХМАН УЛЫ

Туан көне, ае, елы: 01.01.1940. Туган урыны: Саба районы Урта Нырты авылы Яшәү урыны: Саба районы Урта Нырты авылы Асертдин абый 8 классны укыган. 7 нче класста укыганда ук ат җигеп басудан бәрәңге ташый. Аннан соң шул аты белән кырдагы тракторларга ягулык ташый. Чәчү дә шушы малайлар җилкәсенә төшә. Амбарга ашлык чистарта торган машина кайткан көн, алар өчен зур бәйрәм була. Соңыннан аны ындыр бригадиры итеп куялар.

ГАБДРАХМАНОВА ГАСИЛӘ МУЛЛАГАЯН КЫЗЫ

Туган көне, ае, елы :09.08.1940. Туган җире: Саба районы, Урта Нырты авылы. Яшәү урыны: Саба районы Урта Нырты авылы. Габдрахманова Гасилә Муллагаян кызы 1940 елның 9 нчы августында ишле гаиләдә (12 бала) туа. Кечкенә балаларны карау Гасилә апа өстендә була. Шуңа күрә ул укырга да 1 ел соңарып керә. Мәктәптә 5 ел укый. Шуннан соң Гасилә апа урманга эшкә йөри башлый. Иртәнге 3 тә чыгып китәләр, кичке 5 кә кадәр җәяү йөреп эшлиләр. Шул хезмәте өчен аларга ипи бирәләр. Ипи бөтен гаиләне туендырырга җитә.

ГАБДРАХМАНОВА ӘМИНӘ МӘҺӘДИ КЫЗЫ

1936 елда Бәләкәй Баулы авылында дөньяга килгәнмен. Гаиләдә беренче бала. 1940 елда әтием безне вербовка белән Карелия ягына алып киткән. Шушы елның мартында туган сеңелем дә бар иде. Әтием урман кису эшенэ ялланган булгандыр. Без урнашкан бараклар тирәсендә бик куе урманнар иде. Моннан сугыш үткән булгандыр (1939-1940 елгы фин сугышы), ченки җимерек кирпеч йортлар бар иде.

ГАБДУЛЛАЗЯНОВА РКЫЯ ХАБИБУЛЛА КЫЗЫ

Габдуллазянова Ркыя Хабибулла кызы 1944-нче елның 20-нче октябрендә Өбрә авылында туа. Ул тугачтын ук аның әнисен колхозга эшкә чакыралар. Әнисе урак урганда, кечкенә Ркыяны колхоз председателе Галимә апа үзе арба тагып басуларда тартып йөргән. Шулай итеп Ркыя апаның хезмәт юлын шул вакыттан ук колхоз белән бәйләнде дип әйтеп була.

ГАБИДУЛЛИНА РЕЗИДӘ

Мин – сугыш чоры баласы. Нәкъ сугыш башланган көнне - 1941 елның 22 июнендә Брянск өлкәсенең Дятьково шәһәрендә дөньяга килгәнмен.

ГАЗИЗОВА САИМӘ ИБРАГИМ КЫЗЫ

Туган көне, ае, елы: 2 1 1942ел.Туган урыны : Саба районы Урта Нырты авылы.Яшәү урыны: Саба районы Язлы-Арташ авылы.Газизов Саимә Ибрагим кызы 1942 елның 1 январендә Сабарайоны Урта Нырты авылында дөньяга килә. Әтисе Исмагилов Ибрагим 1942 елда фронтка китә.Сугышкакадәр колхозда эшли. 1942 елда сугышта үлеп кала.Саимә апа 1955-1956 елларда Урта-Нырты авылы фермасында сыерлар сава. 1962 елларда Завод-Нырты пекарнясында эшли.1963 елларда Арташ совхозында төрле эштә эшли. ПенсиягәчыкканчыЯзлы-Арташ авылы башлангыч мәктәбендә техничка булыпэшли. Өч баласы бар, иреннән аерылган.