Фронтовики

ХӘЙРУЛЛИНА СУФИЯ РӘҮФ КЫЗЫ

Онытмабыз сине, дәү әни. Әниемнең әнисен - дәү әниемне мин фоторәсемнәрдән күреп кенә беләм. Ул инде мин туганчы ук ундүрт ел элек вафат булган. Шулай да әнием аның турында безгә бик күп сөйли. Дәү әнием Хәйруллина Суфия Рәүф кызы. "Ул бик шәфкатьле, йомшак күңелле иде", - ди әни. Һөнәре дә дәү әнинең үзенә бик туры килеп торган, ул гомере буе кешеләр дәвалаган.

САФИН НУРГАЛИ МИНГАЛИМ УЛЫ

Әниемнең әтисе Сафин Нургали Мингалим улы 1920 елның августында Күлбай Мораса авылында туа. Хәрби хезмәткә алынганчы ул укытучы булып эшли. 1940 елның 30 сентябрендә армиягә китә. 1941 елның июнендә, Бөек Ватан сугышы башланганда, дәү әти Брестта хезмәт итә. Анда фашистлар белән бик каты бәрелештә була, дәү әтиләр чолганышта калалар. Камалыштан чыккач та, алар гаскәрләре белән көнчыгышка табан чигенәләр. Дәү әти Мәскәү оборонасында катнаша, анда ул пулемет взводын җитәкли. Курсларда укып белемен арттыра, лейтенант исемен ала. 1943 елда чаңгычылар ротасы командиры була.

ХӘМИТОВ ГАБДРАХМАН ХӘМИТ УЛЫ

Әтиемнең әтисе Хәмитов Габдрахман Хәмит улы 1906 елны Әлки районы Яңа Камка авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр ул тимерче булып эшли. 1941 елның 30 июнендә фронтка китә. Анда ул укчы була. Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша. 1943 елның августында Сталингадны азат итү өчен барган аяусыз бәрелештә каты яралана. Кыр госпиталендә дәваланып чыккач ул, янадан кулына корал алып, фронтка китә.

ВӘЛИЕВА ГӘРӘБӘ ГАТИЯТУЛЛА КЫЗЫ

Вәлиева Гәрәбә Гатиятулла кызы 1923 елның 26 октябрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Каран авылында туган. Җиде сыйныфны укып тәмамлагач, китапханәдә избач булып, аннан сугыш башланыр алдыннан Гәрәбә колхозда хисапчы булып эшли. Әтисе Гатиятулла сугышның беренче көненнән үк фронтка китеп, 1942 елда Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була. Кыз: “Әти өчен немецлардан үч алырга фронтка китәм”, - дип хәрби комиссариатка килә, үз теләге белән 1943 елның июль аенда хәрби хезмәткә алына.

ВАЛИДОВА ИЛГИЗӘР ЮНЫС КЫЗЫ

Вәлидова Илгизәр Юныс кызы Вәлидова Илгизәр Юныс кызы 1922 елның 2 декабрендә Казанда туган. Әтисе һәм әнисе вафат булгач, аны туганнары Алабугага алып киләләр. Алабуга шәһәренең В. И. Ленин исемендәге урта мәктәбен тәмамлау турында өлгергәнлек аттестатын ул сугыш башланырга ике генә көн кала кулына ала. Куанычы һәм шатлыгы чиксез булган бу җәйге көндә яшь кыз үзенең шул коточкыч ут эченә барып керәсен күз алдында да китерми, билгеле.

АЮПОВ ХАСАН ӘЮП УЛЫ

Әюпов Хәсән Әюп улы Әюпов Хәсән Әюп улы 1917 елның 2 гыйнварында Менделеев районы Әтәс авылында туган. Әтиләре кыргыйларча үтерелгән, 7 бала белән ятим калган гаилә бик зур авырлыклар кичерә, шуңа да карамастан, Хәсән белемгә омтыла. Камай мәктәбен тәмамлагач, Алабуга педагогия техникумында белем ала. 1936 елда аны тәмамлап, Юраш һәм Шүрнәк авылларында физика-математика укыта.

ИДИЯТУЛЛИН МАСГУТ ИДИЯТУЛЛА УЛЫ

Идиятуллин Масгут Идиятулла улы 1916 елда Алабуга өязе Күрәк волосте Камай авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Авылда 7 еллык мәктәпне бетергәннән соң колхозга эшкә керә. Ул колхозда 3 ел сарыклар көткән, ә кышын төрле эшләрне башкарган. Намуслы , эш сөючән булуы өчен аны барысы да үз итә. 1937 елда Мәсгүтне Совет Армиясенә хезмәткә чакыралар. Ул анда ветфельдшерлар курсын тәмамлый һәм 1940 елны авылга кире кайта. 1941 елның апрель аенда Мәсгут Идиатуллин яңадан Совет Армиясына чакырыла.

САДЫЙКОВА РӘХИМӘ ФӘСИХОВНА

СЫНАУЛАР АША 1941 елның июнендә фронтка киткән бригадир Әхмәтгали Яруллин урынына калды Рәхимә. Ирләрдән бригадаларны кабул итеп калган кызлар - Ләмига, Зәмзәмия һәм Зәйтүнә, шулай ук авылның башка хатын-кызлары, карт-корысы, бала-чагасы белән берлектә, ул да тылның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыды: тубал күтәргән картлар янында чәчү чәчеште, башкалар белән беррәттән печән чапты, җыйды, салам өеште, көлтә биреште. Ә озакламый аның үзенең фронт юлы башланды. Эстония, Латвия, Литва, Польша, Германия җирләре аша үтте ул.

ГИМАДИЕВ БАРИ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ

Гимадиев Бари Хаҗиәхмәт улы 1926 елны Әлки районы Үргәгар авылында дөньяга килә. 1943 елның ноябрь аенда,17 яше дә тулмаган килеш армия сафларына алына. Башта аларга Япон сугышында катнашырга туры килә. Анда ул җиңелчә яралана, госпитальдә ятып чыга. 1947 нче елга кадәр Төньяк Корея җирендә хезмәт итә. 1950 нче елга кадәр хезмәтен Казанда дәвам итә. Туган җиренә исән-сау әйләнеп кайтканнан соң колхоз председателе, аннары 1980 нче елга кадәр управляющий булып эшли. Лаеклы ялга авыл советы председателе булып эшләп чыга.

ХӘМӘТШИН ГАЛЛӘМША МӨБАРӘКША УЛЫ

1925 елның 15 апрелендә Түбән Әлки авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач колхозда тимерче булып эшләгән. 1942 елда Куйбышев шәһәреннән ат белшн икмәк ташыган. 1943 елда, 18 яше дә тулмыйча, фронтка алынган. Чита өлкәсендә хезмәт иткән, япон самурайларына каршы сугышта катнашкан. 1948 елны туган авылына әйләнеп кайткан.

Pages

Subscribe to Фронтовики