Фронтовиклар

МИНХАЕРОВ ӘХМӘДИ ЗӘКИ УЛЫ, ИКЕНЧЕ ДӘРӘҖӘ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ.

Минхаеров Әхмәди Заки улы 1922 елда Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган.

МИНҺАҖЕВ ГАББАС МИНҺАҖ УЛЫ

Минһаҗев Габбас Минһаҗ улы 1905 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. 1944 елда һәлак була.

МИНҺАҖЕВ(МИНГАЗОВ) МИРЗАҺИТ МИНҺАҖ УЛЫ

Минһаҗев Мирзаһит Минһаҗ улы 1915 елның 18 декабрендә туган. 1942 елның маенда сугышка китә. Сугыш юлларын ефрейтор Минһаҗев 258, 395нче укчы полклар составында узган. 1944 елның 11 гыйнварендә авыр яраланып туган якларына кайта. Кайткач Янурыс авылы кызы Фәрхиямал белән гайлә корып бер ул үстерәләр. Мирзаһит абый гомер буе тегүче булып эшләде һәм ул теккән киемнәрне бүгенгәчә Сарман авылында гына түгел тирә-яктада искә алып сөйлиләр.

МИРГАЛИМОВ МИДХӘТ МИРГАЛИМ УЛЫ

Миргалимов Мидхәт Миргалим улы, 1923 елның 10 июлендә Сарман авылында туган. Шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Шигырьләр язарга яраткан. Күтәмәле мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1941 елда армиягә чакырылган. 1942 елның июль аенда Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Миргалимов Мидхәттән килгән хатлардан өзекләр:

МИРГАЛИМОВ МИРГАСИМ МИРГАЛИМ УЛЫ

1916 елның 14 ноябрендә Боламык авылында туган. Фин сугышында катнаша. 1941 елны Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш вакытында ике тапкыр яраланып туган ягына кайта. Куллары гарип, беләге яралы була. Алабуга шәһәрендә сугыш вакытында станковый пулемет заводында командир дәрәҗәсендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

МИРОНОВ АФАНАСИЙ СТЕПАНОВИЧ

Миронов Афанасий Степанович 1927 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 2005 елда вафат.

МИРОНОВ ГУРИЙ СЕМЕНОВИЧ

Миронов Гурий Семенович Югары Баграж авылында 1914 елда туа. Сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алына. 1942 елда Гурий Семеновичның гаиләсе аның сугышта һәлак булуы турында хәбәр ала (туганнары сүзләреннән).

МИРОНОВ СТЕПАН ЕФИМОВИЧ

Миронов Степан Ефимович 1895 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1943 елда һәлак була.

МИРОНОВ ФИЛИПП СТЕПАНОВИЧ

Миронов Филипп Степанович 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1972 елда вафат.

МИСБАХОВ ИСЛАМ КӘШӘФ

Мисбахов Ислам Кәшәф улы 1926 елның 20 декабрендә Чуваш Кичүе авылында туган. 1943 елда Бөек Ватан сугышына мобилизацияләнә. Ислам Мисбахов Минск, Смоленск шәһәрләрен, Польшаны азат итүдә катнаша. Берлин янында яралана. 1946 елда инвалид буларак демобилизацияләнеп,туган авылына кайта. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. “Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.