Фронтовиклар

МИСБАХОВ ИСХАК ВӘЛИМ УЛЫ

Мисбахов Исхак Вәлим улы 1927 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда фронтка алына. 1992 елда вафат.

МИСБАХОВ КАСЫЙМ МИСБАХ УЛЫ

Мисбахов Касим Мисбахович 1919 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. Лениград блокадасы вакытында каты яралана, 2 группа инвалид булып авылга кайта. “Мир” совхозында директор ярдәмчесе булып эшли, “Кызыл байрак” совхозында базада эшли. 1988 елда вафат.

МИСБАХОВ ТАГИР МИСБАХОВИЧ

Мисбахов Тагир Мисбахович 1913 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1996 елда вафат.

МИТРОФАНОВ ИВАН ГЕРАСИМОВИЧ

1914 елның 3 сентябрендә Лениногорск районы Федотовка авылында туган.

МИФТАХОВ ВӘДҮТ КАШШАФ УЛЫ

Вәдүт Мифтахов 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган. Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала. Аннан соң Александровка Җидееллык мәктәбен тәмамлый.

МИФТАХОВ ВӘДҮТ КАШШАФ УЛЫ

Мифтахов Вәдүт Кашшаф улы 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган.Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала.

МИФТАХОВ МӘҖИТ МИФТАХ УЛЫ

Таҗетдинова Резеда истәлекләреннән: "Бабабыз Мифтахов Мәҗит Мифтах улы 1942 елның 24 августында сугышка алына. Сарман районы Өч-Өйле Саклау авылында 1924 елда туган. Чаллыда 3 тәүлектән соң пароходка төялеп, Ижаудан 40 чакрым ераклыктагы урманга урнаштыралар, шунда сугышырга өйрәтәләр. Аякта чабата, ул да барлык кешегэ дэ җитмәгән. Аннары Чуаштанның Бурнар станциясенә күчерәләр, монда чисталык, тәртип ягы бераз яхшырак булган, лагерьда 70-80%ы татарлар булган, татарча җырлаганнар. Штаб яныннан үткәндә бар көченә

МИҢНЕБАЕВ МИҢНЕМӨХӘММӘТ МИҢНЕБАЙ УЛЫ

Миңнебаев Миңнемөхәммәт Миңнебай улы, 1924, Әлмәт авылы, Сарман РХК моб., к-арм. (Хәтер китабы, 20 том, 122 бит).

МИҢНУЛЛИН ТАҖИ МИҢНУЛЛА УЛЫ

Миңнуллин Таҗи Миңнулла улы 1911 елның 17 ноябрендә Уфа губерниясе Минзәлә өйзе Колмәт авылында туган. 1941 елда сугышка китә. Фронтта ул 585 нче полкта пулеметчы булып сугышкан. 1945 елда Мартон – Вашар тирәсендә Таҗи абый бер немец самолетын бәреп төшергән. Шуның өчен “Сугыштагы казанышлары өчен” медале белән бүләклиләр. Моңардан кала аның “Кавказны саклаган өчен” медале дә була. сугыштан ул 1947 нче елның 10 сентябрендә кайта.

МИҺРАНОВ МИРДӘРИФ МИРЗАЯН УЛЫ

1927 елның 23 февралендә Иске Байсарда туа һәм шунда яши. 1944 елның 1 декабренә 18 яше тулар-тулмас хәрби хезмәткә алына. СССР-Әфганистан чигендә 48 нче чик буе отрядында, аннан Төркия белән чикне саклауда 1951 елга кадәр хезмәт итә. 1951 елның 15 июнендә туган авылына әйләнеп кайта, Җиңү хәбәрен Әфганстан чигендә ишетә."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медалҗләре белән бүләләнә. Хәрби дәрәҗәсе-кече сержант.