Фронтовиклар

МОРТАЗИН МИННЕХАН САХИПЗАДА УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР.

Мортазин Миннехан Сахипзада улы.

МОРТАЗИНА ӘСХИЯ МОРТАЗА КЫЗЫ

Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Әсхия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. “Ач та булмадык, тормыш җиңел дә булмады. Сугыш елларында тугыз җанны туйдыру әтиле гаиләләргә дә авыр иде, әтисезләр ничек түзгәндер”,- дип искә ала Әсхия апа. Әтисе сугыштан бронь белән калдырыла, хәзерләүләр конторасында хезмәт куя. Үсмер кыз иңнәренә Бөгелмә, Чаллы, Азнакайдан чана белән орлык, молотилкага салам ташу, Пермь, Иштирәк урманнары кисү кебек авыр эшләр төшә. Җиде класс белем алганнан соң Әсхия апа клубта, колхозда төрле эшләрдә эшли; гаилә кора, өч кызы туа.

МОСТАФИН ВӘЛИМХӘМӘТ МИРЗАҖАН УГЛЫ

Мостафин Вәлимхәмәт Мирзаҗан углы, 19.04.1910 г.р.

МОСТАФИН ЗӘКИУЛЛА ӘСХӘДУЛЛА УЛЫ - ФРОНТОВИК - ОФИЦЕР.

Мостафин Зәкиулла Әсхәдулла улы 1919 елда Кукмара районында туган, кече лейтенант. 1939 елда Армия сафларына алына һәм Ерак Көнчыгыш тарафыннан озатыла. Ул кавалериядә хезмәт итә. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның көзендә, аларның частен Мәскәү янына кайтаралар. Зәкиулла Мостафинны Кремль коменданты карамагына җибәрәләр. Сугыштан соң Зәкиулла абый Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе милициясендә эшләп пенсиягә чыга.

МОТЫЙГУЛЛИН ГАБДУЛЛА МОТЫЙГУЛЛА УЛЫ

Мотыйгуллин Габдулла Мотыйгулла улы –Бөек Ватан сугышына 18 яшендә 1943нче елның январенда китә. Сталингард фронтына эләгә, трактор заводы территориясендәге сугышларда каты яралана. Фашистларны тар-мар иткәнче сафта кала. Менә шунда Саба егете “Сталинград оборонасы өчен” дигән беренче медален ала. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, Габдулла снайперлык осталыгына өйрәнә, оптик прицеллы винтовканы бик яхшы үзләштерә. Г.Мотыйгуллин Суворов һәм Богдан Хмельницкий орденлы 97нче укчы гвардия снайперы була.

МУЗАФАРОВ РАХИМЗЯН ГАБДУЛЛАЗЯН УЛЫ

Рәхимҗан Габдуллаҗан (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович ) улы 1924 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Рәхим абый 1942 елның 26 августында 17 яшендә су гышка китә. Башта өч ай вакыт дәвамында Мари якларындагы Суслонгерда әзерлек курслары үтә. Аннан соң Волхов фронтында Ленинград юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1244 нче укчы полкта миномёт наводчигы булып хезмәт итә. 120 мм лы миномётның 16 килограммлы снарядлары 5 километрга кадәр оча торган була. 1943 елның январенда яралана һәм май аенда демобилизацияләнә.

МУКУСЕВ МИХАИЛ ЛЕОНИДОВИЧ (ЛЕОНТЬЕВИЧ)

Мукусев Михаил Леонидович 1920 елда Казан губернасының Спас өязе Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туган. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла.1943 елда һәлак була.

МУКУСЕВ (МУКУСОВ) СТЕПАН ДМИТРИЕВИЧ

Мукусев (Мукусов) Степан Дмитриевич 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы Хузангай авылы) Бөек Ватан сугышы ветераны. 1940 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1941 елның июленнән Брянск һәм Белоруссия фронтларында сугыша. 1942 елда өлкән лейтенант, батальон командиры урынбасары.

МУКУСЕВ ВАСИЛИЙ ГОРДЕЕВИЧ

Мукусев Василий Гордеевич Казан губернасының Спас өязе Сихтермә авылында (хәзерге ТР Әлки районы Хузангай авылы) туган. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла.

МУКУСЕВ ВАСИЛИЙ ДМИТРИЕВИЧ

Мукусев Василий Дмитриевич 1924 елда ТАССРның Спас кантоны Сихтермә авылында туган (хәзер ТР Әлки районы Хузангай авылы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 10 сыйныфны тәмамлый, ТАССРның Әлки районы «Канаш» колхозында эшли. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армиягә алына. Ленинград фронтында сугыша. 1985 елда вафат.