Фронтовиклар

НУРУЛЛИН ГОМӘР НУРГАЛИ УЛЫ

Нуруллин Гомәр Нургали улы 1923 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1981 елда вафат.

НУРУЛЛИН ЗӘКИ НУРУЛЛА УЛЫ

Нуруллин Әнвәр Нурулла улы 1900 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1990 елда вафат.

НУРУЛЛИН МӘГСУМ ГИЛЯЗ УЛЫ I ДӘРӘҖӘ ВАТАН ОРДЕНЫ КАВАЛЕРЫ

Нуруллин Мәгсум Гиляз улы 1915 елның 22 декабрьндә Беренчемай районы (Әлмәт районы) Елховой авылында крестьян гаиләсендә туган. 1922нче – 1926нче елларда Елховой җидееллык мәктәбендә белем алган. 1926 -1929 елларда Чистополь шәһәре мәктәбендә укыган. 1946 -1948 елларда Чирмешән районы Мәмәк авылында маллар врачына укыган. Авылда колхоз төзелеп кенә килә торган чорда колхозга кереп, анда төрле эшләрдә эшләп, колхоз үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән.

НУРУЛЛИН НУРМӨХӘММӘТ НУРГАЛИ УЛЫ

НУРУЛЛИН НУРМӨХӘММӘТ НУРГАЛИ улы 1915 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1941 елда һәлак була.

НУРУЛЛИН САЛИХҖАН АБДУЛЛАҖАН УЛЫ

Нуруллин Салихҗан Абдуллаҗан улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1944 елда һәлак була.

НУРУЛЛИН ӘНВӘР НУРГАЛИ УЛЫ

Нуруллин Әнвәр Нургали улы 1917 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1943 елда һәлак була.

НУРУЛЛИН ӘСГАТЬ ЗӘКИ УЛЫ

Нуруллин Әсгать Зәки улы 1926 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Әнҗерә авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 2008 елда вафат.

НУРУЛЛИН ӘСХӘТ ӘХМӘТЗӘКИ УЛЫ

Нуруллин Әсхәт Әхмәтзәки улы 1943 елда фронтка чакырыла. Нурлаттан Мәскәүгә озаталар аны.Аннан Калининградка җибәрәләр. Тильзитта яралана. Вильнюс госпиталендә бер ай дәвалангач, Тильзитка кайтып, саперлык хезмәтен дәвам итә. Алар күперләрне төзәтәләр һәм яңаларын төзиләр. Кингсбергтан әсир немецларны алып кайтып, алар белән эшлиләр. Әсхәт Нуруллин 1950 елда хәрби хезмәтен төгәлләп, туган авылына кайта һәм тыныч хезмәткә керешә. “Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.

НУРЫМОВ ӘЛМӨХӘММӘТ НУРЫМ УЛЫ

1924 елны Яңа Богады авылында туган, Каенлык авылында тормыш иткән. 1942 елны, 18 яшендә сугышка озатыла. Утлар-сулар кичеп 1947 елда гына авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Рядовой солдат күп медальләр белән бүләкләнә. Кайткач авылда сөт җыючы булып эшли. Лаеклы ялга чыгар алдыннан сатучы хезмәтен башкара. 1984 елда ялга туктый. Торыш иптәше Нәҗибә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

НӘБИУЛЛА УЛЫ НАСЫЙБУЛЛА ГАЛИӘСКӘРОВ

Нәбиулла улы Насыйбулла Галиәскәров 1909 нчы елның 1 июнендэ Әгерҗе авылында туа. Аның балачагы , яшьлек еллары беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышына туры килә. 1930 нчы елларда колхозлашу башлана, Әгерҗе авылы "Берек" колхозы булып оеша. Авылнын зур яшелчэ бакчасында эшли, атлар карый. Миннекамәр Хасанша кызы белән гаилә коралар, 4 бала тәрбияләп устерәләр. 1942 нче елда сугышка китә. Сугыштан яраланып кайта. 1969 нчы елда пенсиягә чыга, пенсиягә чыккач та атлар карый эшләвен дәвам итә.