Галерея

ЯРУЛЛИН ФАСИХ

Ике орденлы якташыбыз 1942 елның 20 августында 18 яшемдә туган авылым Югары Әлкидән Совет армиясе сафларына киттем. Башта Мәскәүдән ерак түгел бер автополкта 3 ай шоферлыкка укыдым. Уку тәмамлагач, Мәскәүгә барып, Лихачев исемендәге автозаводтан машиналар алдык һәм безне Курск дугасына җибәрделәр. 1943 елның 5 июлендә дошман Белград һәм Орел юнәлешендә хөҗүм башлады. Безнең частьларебез немецларның бу котырынган хөҗүмнәренә геройларча каршы тордылар.

МИНДРЮКОВ ЛЕВ ЯКОВЛЕВИЧ

«Җиңү» дип типте йөрәкләр. Сугыш. Нибары биш аваздан торган әлеге куркыныч сүздә күпме хәсрәт,күпме күз яше. Бу – вакытсыз өзелгән яшь гомерләр, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән тулы бер буын, ирләре әйләнеп кайтуын гомерләрнең азагынчы өметләнеп көткән толлар, кияүгә чыга алмыйча картайган кыз-әбиләр… Без,Бөек Ватан сугышы ветераннары, Җиңү бәйрәме көнендә үткәннәрне, әрнүле югалтуларны, сугышчан дусларыбызны искә алабыз.1941 елның 22 июнендә башланган каһәрле сугыш 1418 көнгә сузылды.

181 АВЫЛДАШНЫҢ 130-Ы КИРЕ ӘЙЛӘНЕП КАЙТМАДЫ…

181 авылдашның 130ы кире әйләнеп кайтмады… Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 59 ел үтеп берничә яшь буын алмашынса да, халыкка ул китергән золым һичкайчан хәтерләрдән юыла торган түгел. Кемдер әтисен, кемдер улын, кемдер ирен,абыйсын,энесен, сеңелесен, туганын югалткан.Сугыш дигән афәт башланганда тыныч кына яшәп уллар,кызлар үстереп яткан 170 йортлы Татар Төгәлбае авылыннан да 17 дән 50 яшькәчә 181 кеше яу кырына алына. Шуларның 130ы кире әйләнеп кайта алмый. Алар барысы да «Хәтер китабы»нда теркәлгән. Кайбер йортлардан 3-4 кешесен югалтканнар да булды.

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Карт фронтовик хатирәләре. Алар җиңү өчен көрәштеләр. Сугыш… Халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт һәм югалтулар алып килде ул. Парлыларны парсыз, балаларны ятим, ә аналарны газиз балаларыннан мәхрүм итте.

ВӘЛИЕВ ФАТЫЙХ БАРИ УЛЫ

Фронтта күргән михнәт- мәхшәрләр аның төшләренә кереп интектерә 74 ел буе җаным кебек саклап торган, инде шактый саргайган бу хатны кабат-кабат кулыма алам. Яшьлек дустым Фатыйхымның 1944 елда Киевны азат иткәндә яраланып, госпитальгә озатканда юлдан язган хаты ул.

МУБАРАКШИНА ДӘХИРӘ МУБАРАКША КЫЗЫ

1941 елның 22 июне. Бу көн безнең илебез тарихына мәңге төзәлмәлслек тирән яра ясады. Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонысында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш-гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә. Истәлекләр.

ШАКИРОВА НӘСИМӘ, ХАЛИУЛЛИНА ФӘУЗИЯ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда, илебезне ягулык белән тәэмин итү максатыннан, хатын-кызларны (нигездә, кияүгә чыкмаганнарын) торф чыгару җирләренә җибәргәннәр. Кәрәкәшле авылыннан да күп кызлар әлеге авыр хезмәттә булганнар: -Бәдертдинова (кыз фамилиясе - Әмиршина) Сәмига һәм Мөхәссәнә; -Шәрипова (кыз фамилиясе - Шакирҗанова) Гасыйма һәм Гасия; -Хөснуллина Җиһан һәм Зифа; -Вәлиәхмәтова Ямал; -Хәлиуллина Фәүзия; -Шакирова Нәсимә; -Фәхертдинова Әнисә; -Шәрипова Ямал; -Баһаова Маһинур;

ИСХАКОВА ҖИҺАН МӨСӘЯП КЫЗЫ

Вәлиева (Исхакова) Гыйльмиҗиһан Мөсаяф кызы истәлекләре:

ГЫЙБАЕВ ВАРИС СӨНӘГӘТ УЛЫ

Варис ага Гыйбаев истәлекләреннән :“Сугыш вакытында иң мөһиме – элемтә. Элемтә урнаштыру өчен без һәрвакыт төнлә хәрәкәт итә идек. Бервакыт көньяк – көнбагыш юнәлешкә урнашкан батальон белән элемтә өзелде. Нишләргә? Көндез хәрәкәт итү, дошман тылына үтеп керү мөмкин түгел. Өстәвенә яңгыр сибәләп тора. Полковник Тихомиров җитәкчелегендә минем белән бергә ике элемтәче, караңгы төннән файдаланып, блга чыктык. Ара-тирә атышканкан тавышлар ишетелгәли. Элемтә чыбыгының өзелгән урыны табарга. Тиз дә хәрәкәт итәргә, ныклы игътибарлы булу да кирәк.

ИСКӘНДӘРОВ МӨСӘГЫЙТ ИСКӘНДӘР УЛЫ

Искәндәров Мөсәгыйть ага истәлекләреннән: “Мин армиягә 1939 елның 12 сентябрендә тимер юл частенә хезмәткә алдылар. Безне Ютазы районы военкоматы Ютазы станциясеннән Ерак Көнчыгышка Приморский крайның Старый Смолонено дигән станциягә озаттылар.1941 елның 26 мартына кадәр шунда булдык. 1941 елның 1 апрелендә без Польшаның Каменька дигән станция янында урман эчендә военный лагерьда урнаштык. Герман чигенә 30 км, Львов шәһәренә ерак түгел урында.

Pages

Subscribe to Галерея