Социалистик Хезмәт Геройлары

ВӘЛИЕВ КОРБАН АГАП УЛЫ

1906 елда Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1921 елда ачлыктан әти-әнисе үлә. 15 яшьлек үсмер, ачлыктан качып, Әстерханга кадәр барып чыга, әмма анда да сыену урыны таба алмый. Ниһаять, Грозныйда ул батрак булып яллана. Ләкин янәшәдә генә башка тормыш кайнап тора нефтьчеләр кара алтын чыгара. Үсмер егет үзен промыселга җир казучы итеп алуларына куанып бетә алмый. Менә шул чордан ул үзенең тормышын нефть сәнәгате белән бәйли.

ШАҺИӘХМӘТОВ ӘХМӘДУЛЛА КӘРИМУЛЛА УЛЫ

1923 елның 29 гыйнварында Әлки районының Яңа Алпар авылында туа. Бик яшьли әнисез калып,Әхмәдулла балачактан ук Казанда “хезмәт университетлары” уза. Хатыны вафат булгач, әтиләре балалары белән бирегә күчеп килгән була.

ПРОХОРОВ ВАСИЛИЙ НИКИТОВИЧ

1924 елда Әлки районы, Хлебодаровка авылында туган. Хезмәт эшчәнлеге 17 яшьтән башлана. Мәктәп елларыннан ук армиядә хезмәткә әзерләнә. Нык гәүдәле,таза егет ОСОАВМАХИМның район оешмасында эшли башлый. Ул яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә булыша. Бөек Ватан сугышы башланып ике ай үткәч, фронтка китә. Бик кыю сугыша,яралана. Дәваланып терелгәч тагын кулына корал ала. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр бизи.

БАҺМАНОВ ГӘРӘЙ МӘҮЛЕТБАЙ УЛЫ.

1923 елның 7нче ноябрендә Азнакай районының Мәсгут авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 9 сыйныфны тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада эшләү белән бергә ФЗО мәктәбендә дә укый. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк авылга кайта һәм озак та үтми аннан фронтка чакырыла. Артиллерист булып хезмәт итә. Украина фронтларының берсендә сугыша. Кыю сугышчы офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлинны штурмлауда катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

ХАҖИӘХМӘТОВ ВӘГЫЙЗ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ.

1916 елда Азнакай районың Сарлы авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 14 яшьлек үсмер туган колхозында хезмәт юлын башлый. Механизаторлар курсын тәмамлагач, МТС та тракторчы булып эшли. Сугыш башлангач, өченче елында сугышка чакырыла. Балтыйк буен азат итү өчен көрәшләрдә отделение командиры була. Аннан соң Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы сугыша. Сержант дәрәҗәсендә сугышчан бүләкләрен тагып фронттан кайтып төшә һәм аны авылдашлары Сарлы авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Кешеләр белән эшли алуы һәм оста оештыручы булуын күреп, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.

ГЫЙМАЗОВ МӨГАЛЛИМ МИНҺАҖ УЛЫ.

1919 елның 3нче гыйнваренда Баулы районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Сугыш башлангач, әтисе белән дурт абыйсы фронтка китә. Аларның тиздән уле хәбәрләре килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгаллим тракторчы булып эшли, бораулау җайланмасында моторист була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышларда катнаша.

ГАРИПОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ

1921 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Мәлбагыш авылында куп балалы гаиләдә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1943 елда аны армия сафларына алалар. Фашистлар белән көрәшкә Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа бары 1945 елда гына милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнашырга туры килә. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ЛУКОЯНОВ АЛЕКСАНДР ВАСИЛЬЕВИЧ

Лукоянов Александр Василий улы

ПЕТРОВА ЮЛИЯ ИВАНОВНА

Юлия Ивановна 1931 елның 10 маенда Югары Кәчи авылында дөньяга килә. Социалистик Хезмәт Герое. 1947 - 1992 елларда Чебоксар туку фабрикасында эшли. 1959 елда берьюлы күп станокларда хезмәт күрсәтүнең яңа маршрутын эшли.Әлеге яңалык илнең туку фабрикаларында уңышлы кулланыла. Чуаш АССР ның Хезмәт Данын мактау китабына кертелгән, РСФСР ның туку һәм җиңел сәнагатенең атказанган хезмәткәре. Аның хөрмәтенә 2009 елда Югары Кәчи авылында мемориаль такта ачылды.

СОЦИАЛИСТИК ХЕЗМӘТ ГЕРОЕ – ЗАРИПОВА ТӘҮЗИХА ГӘРӘЙ КЫЗЫ

Социалистик Хезмәт Герое – Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы 1930 елда Баулы районы (элекке Ютазы районы) Мортаза авылында туа. Аның әтисе Киров исемендәге колхоз рәисе, әнисе гади колхозчы булып эшли. Тәүзиханың балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Яшь кыз авылдагы барлык яшьтәшләре белән бергә өлкәннәргә булыша. Алар басуда да, фермада да көнне төнгә ялгап эшлиләр. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән лозунг һәркем өчен уртак була.

Pages

Subscribe to Социалистик Хезмәт Геройлары