Герои Советского Союза

ӘСФӘНДИЯРОВ ЗАКИР ЛОТФИРАХМАН УЛЫ

ӘСФӘНДИЯРОВ Закир Лотфирахман улы (20.12.1918, хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районыны Үтәк авылы - 4.1.1977, Казакъстан ССРның Балхаш шәһәре), Советлар Союзы Герое (1.7.1944), өлкән сержант (1944). 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 322 нче гвардия танкка каршы артиллерия полкында туп командиры (Балхаш шәһәр советы исемендәге 8 нче танкка каршы артиллерия бригадасы). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша.

ӘХМӘДУЛЛИН МОТЫЙК ӘХМӘТҖАН УЛЫ

ӘХМӘДУЛЛИН Мотыйк Әхмәтҗан улы (1910, хәзерге Әлмәт районы Урсалабаш авылы - 18.12.1974, Әлмәт шәһәре), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1944). 1932-34 елларда Кызыл Армиядә. 1942 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, сержант, сапёрлар отделениесе командиры (46 нчы армиянең 51 нче инженер-сапёр бригадасы). Карелия, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 2 нче Украина фронтлары составында Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә, Украинаны, Молдавияне, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша.

ӘХМӘЛДИНОВ (ӘХМӘЛЕТДИНОВ) ФАЗЫЛҖАН ФАЗЛЫЙ УЛЫ

ӘХМӘЛДИНОВ (Әхмәлетдинов) Фазылҗан Фазлый улы (15.4.1918, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылы - 29.4.1979, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), өлкән сержант (1944). 1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы аерым гвардия разведчиклар ротасының отделение командиры (11 нче гв. армиясенең 11 нче гв. укчылар дивизиясе).

ӘХМӘРОВ КАСЫЙМ ШАБАН УЛЫ

ӘХМӘРОВ Касыйм Шабан улы (24.1.1923, Саратов өлкәсенең Дергачёв районы Алтата авылы - 6.6.1951), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), өлкән лейтенант (1946). Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 383 нче укчылар полкы взводы командиры (60 нчы армиянең 121 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Белоруссия, Польша һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

ӘХМӘТШИН ЯГЪФӘР ӘХМӘТ УЛЫ

ӘХМӘТШИН Ягъфәр Әхмәт улы (1924, Оренбург өлкәсенең Әсәкә районы Кутлуево авылы - 17.1.1945, Польша, Карнево поселогы), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), лейтенант (1942). Краснохолмск хәрби пехота училищесен тәмамлый (1942). 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1348 нче укчылар полкы взвод командиры (48 нче армиянең 399 нчы укчылар дивизиясе). Брянск, Үзәк, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.

ӘХМӘТҖАНОВ ЗӘЙНЕТДИН НИЗАМЕТДИН УЛЫ

ӘХМӘТҖАНОВ Зәйнетдин Низаметдин улы (21.9.1897, хәзерге Башкортстан Республикасы , Гафури районы Ялгыз Каен авылы - 30.1.1990, Уфа), Советлар Союзы Герое (23.9.1944), ефрейтор (1944). 1942 елга кадәр колхозда эшли. 1942 нең гыйнварыннан Кызыл Армиядә, 1943 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 134 нче аерым гвардия сапёрлар батальоны сапёры (1 нче гв. танк армиясенең 11 нче гвардия танк корпусы).

ӘХТӘМОВ САБИР ӘХТӘМ УЛЫ

ӘХТӘМОВ Сабир Әхтәм улы (15.6.1926, хәзерге Кукмара районы Югары Өскебаш авылы), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), полковник (1972). 1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардия мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гвардия армиясенең 2 нче гвардия танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә.

ӘХТӘМОВ ХӘСӘН БӘДЫЙГ УЛЫ

ӘХТӘМОВ Хәсән Бәдыйг улы (1925, Башкортстан АССРның Эстәрлетамак районы Аллагуват авылы, хәзер Васильевка поселогы - 30.5.1944, Румыния, Яссы шәһәре), Советлар Союзы Герое (13.9.1944, вафатыннан соң), рядовой. 1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә. 1944 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 857 нче укчылар полкы укчысы (52 нче армиянең 294 нче укчылар дивизиясе). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Молдавияне азат итү сугышларында катнаша.

ӘҺЛИУЛЛИН ХӘМИТ ШӘМСЕТДИН УЛЫ

ӘҺЛИУЛЛИН Хәмит Шәмсетдин улы (20.3.1919, хәзерге Башкортстан Респ-касы, Благовар районы Үдрәкбаш авылы - 15.10.1943), Советлар Союзы Герое (30.10.1943, вафатыннан соң), өлкән сержант (1943). 1939 елдан Кызыл Армиядә, 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, сапёрлар взводы отделениесе командиры (65 нче армиянең 106 нчы укчылар дивизиясе 43 нче укчылар полкы). Үзәк фронт гаскәрләре белән Курск шәһәрен (1943), Белоруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 25 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Лоев (Гомель өлкәсе) посёлогы янындагы сугышта һәлак була.