Герои Советского Союза

БЕЛОУСОВ ВАСИЛИЙ ИГНАТЬЕВИЧ

БЕЛОУСОВ Василий Игнатьевич (1.1.1919, Вятка губернасы, Алабуга өязе Бондюг авылы - 6.3.1981, Менделеев шәһәре), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), капитан (1948). Кече лейтенантлар курсын (1942), Республика партия мәктәбен (1953, Казан) тәмамлый. 1939 елга кадәр Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында (Бондюг шәһәр тибындагы поселог) эшли. 1939 дан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышында: 6 нчы понтон-күпер бригадасы 15 нче понтон-күпер батальонының понтон взводы командиры.

БЕНДИКОВ СТЕПАН МИХАЙЛОВИЧ

БЕНДИКОВ Степан Михайлович (25.5.1907, хәзерге Украинаның Киев өлкәсе Вышгород районы Югары Дубечня авылы - 6.5.1961, Яшел Үзән районы Васильево шәһәр тибындагы поселог), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), полковник (1946). Турксиб төзелешендә эшли. 1929 елдан Кызыл Армиядә. Артиллерия училищесен (1932), офицерларның югары артиллерия мәктәбен (1946) тәмамлый. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия танк армиясенең 198 нче артиллерия бригадасы 1007 нче артиллерия полкы командиры.

БЕРКУТОВ АЛЕКСАНДР МАКСИМОВИЧ

БЕРКУТОВ Александр Максимович (11.11.1911, Казан губернасы, Спас өязе Яңа Мордово авылы - 26.1.1962, Сочи шәһәре), Советлар Союзы Герое (2.8.1944), подполковник (1946). 1931 елдан Кызыл Армиядә. Ворошиловград хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1935). Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелешләрдә (1939) һәм совет-фин сугышында катнаша (1939-40). 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 101 нче гвардия истребительләр авиация полкы (4 нче һава армиясенең 329 нчы истребитель авиация дивизиясе) штурманы.

БИКБОВ ЕВГЕНИЙ АРХИПОВИЧ

БИКБОВ Евгений Архипович (14.8.1914, хәзер Чиләбе өлкәсе, Нагайбәк районы Остроленский поселогы - 14.7.1983, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия сержанты. 1929-36 елларда туган авылы колхозында, 1938-42 дә Эчке эшләр халык комиссариатының Нагайбәк районы бүлекчәсендә эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Хәсән күле янында япон гаскәрләренә каршы сугышта катнаша (1938). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 25 нче гвардия танк бригадасы автоматчыларының моторлаштырылган батальонында отделение командиры (11 нче гвардия армиянең 2 нче гвардия танк корпусы).

БЛӘЗОВ ФӘХРЕТДИН РӘХМӘТГАЛИ УЛЫ

ӘБЛӘЗОВ Фәхретдин Рәхмәтгали улы (1913, Әстерхан губернасы , Енотаев өязе Грачи авылы. - 1958, шунда ук), Советлар Союзы Герое (10.4.1945), өлкән сержант (1945). 1935-38 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 904 нче укчылар полкы отделениесе командиры (59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе). Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Ленинград (1944), Карелия муентыгындагы сугышларда, Польша һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша.

БОЛОДУРИН ИВАН ПЕТРОВИЧ

БОЛОДУРИН Иван Петрович (1.2.1905, Казан губернасы, Чистай өязе Иске Чишмә авылы - 28.9.1943), Советлар Союзы Герое (15.1.1944, вафатыннан соң), сержант. 1943 елга кадәр Иркутск өлкәсендә урман хуҗалыгында эшли. 1943 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 234 нче укчы полкның пулемётчылар отделениесе командиры (61 нче армиянең 76 нчы гвардия укчы дивизиясе). Үзәк фронт гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 28 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә Чернигов өлкәсе, Репки районы Мысы авылы янында батырлык күрсәтә.

БОЧАРОВ СЕРГЕЙ ИВАНОВИЧ

БОЧАРОВ Сергей Иванович (22.3.1925, Архангельск өлкәсенең Коношск районы Лухтонга бистәсе. - 28.1.1983, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (10.4.1945), старшина (1945). Фабрика-завод училищесен тәмамлаганнан соң, Казан авиация заводында эшли. 1942 елның сентябреннән Кызыл Армиядә. Шул ук елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 120 нче укчы дивизиясе 538 нче укчы полкының разведка взводы разведчигы.

БУЛАТОВ ВАСИЛ ГАЛЛӘМ УЛЫ

БУЛАТОВ Васил Галләм улы (15.9.1921. хәзерге Балтач районы Чутай авылы - 25.6.1988, Казан), Советлар Союзы Герое (23.8.1944), майор (1946), СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре. 1942 елга кадәр Чита өлкәсендәге руда комбинатында өлкән бухгалтер. 1942 дән Кызыл Армиядә. Байкал арты укчы-миномётчылар училищесен (1944) тәмамлый. 1944 нең апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче укчы дивизия 40 нчы укчы полкның пулемёт взводы командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.

БУРМИСТРОВ ВИЛЕН ИВАНОВИЧ

БУРМИСТРОВ Вилен Иванович (1925, Бондюг заводы бистәсе, хәзерге Менделеев шәһәре - 24.9.1943), Советлар Союзы Герое (10.1.1944, вафатыннан соң), старшина (1943). 1943 елга кадәр Бондюг химия заводында эшли. 1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә. Шул ук елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасында отделение командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 23 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

БӘДРЕТДИНОВ МИҢНУЛЛА БӘДРЕТДИН УЛЫ

БӘДРЕТДИНОВ Миңнулла Бәдретдин улы (1901, хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Чургылды авылы - 29.9.1943), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, вафатыннан соң), сержант (1943). Гражданнар сугышында катнаша. 1941 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 78 нче гвардия укчы полкы укчысы (6 нчы армиянең 25 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Харьковны саклауда (1942), Украинаны азат итүдә катнаша.