Коллекцияләр каталогы

ГАББАС АБЫЙ ҺӘМ РАМИЛӘ АПА ҖӘЛӘЛОВЛАР

Бибай Чаллысы авылыннан Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр 47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе - Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

ЯРУЛЛИН ФАСИХ

Ике орденлы якташыбыз 1942 елның 20 августында 18 яшемдә туган авылым Югары Әлкидән Совет армиясе сафларына киттем. Башта Мәскәүдән ерак түгел бер автополкта 3 ай шоферлыкка укыдым. Уку тәмамлагач, Мәскәүгә барып, Лихачев исемендәге автозаводтан машиналар алдык һәм безне Курск дугасына җибәрделәр. 1943 елның 5 июлендә дошман Белград һәм Орел юнәлешендә хөҗүм башлады. Безнең частьларебез немецларның бу котырынган хөҗүмнәренә геройларча каршы тордылар.

ДУЛАТОВ ДМИТРИЙ ВАСИЛЬЕВИЧ

Һәрвакыт сафта . Чуваш Борнае урта мәктәбенең Зоя Космодемьянская исемендәге дружина пионерлары сугыш ветераннарына багышланган альбом төзеделәр. Аның беренче битендә Дмитрий Васильевич Дулатовның фоторәсеме урнаштырылган . Үз гомерен яшь бунга белем , тәрбия бирүгә багышлаган ул. Тик Бөек Ватан сугышы еллары гына аның изге эшен бүлгән.

ЕНЗАЕВ ПЁТР АНДРИЯНОВИЧ

Аның өлеше Һәр елны 9 Май көнендә Чуваш Борнае авылы ветераннары обелиск янына җыелып , сугыш көннәрен искә алалар. Әмма алар- ның сафлары елдан-ел сирәгәя. Кешеләр вакыт алдында көчсезләр бит. Обелиск янына очрашуга килүче Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында Петр Андриянович Ензаев та бар. Яшүсмер чактан эшләп үскән авыл кешесе ул. Петр Андрияновичка Казан шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләргә дә туры килгән, хезмәтеннән фронтка китә авылдашыбыз.

З.И.ГЫЙЛЬМАНОВ КИТАБЫ

З.И.Гыйльмановның «Татарстан хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы фронтларында» китабы. Әлкилеләр Бөек Ватан сугышы фронтларында З.И.Гыйльмановның «Татарстан хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы фронтларында» дигән китабында Әлки районында туып үскән кешеләр турында язылган һәм аларның фронттагы батырлыкларын сурәтләүгә зур урын бирелгән.

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Карт фронтовик хатирәләре. Алар җиңү өчен көрәштеләр. Сугыш… Халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт һәм югалтулар алып килде ул. Парлыларны парсыз, балаларны ятим, ә аналарны газиз балаларыннан мәхрүм итте.

ГАТАУЛЛИНА РАЗИЯ АПА

ИЛНЕ САКЛАГАН ВЕТЕРАН Сугыш ветераны Разия әбигә 20 мартта 95 яшь тулды

ЗАЙДУЛЛИН РАХИМУЛЛАНЫҢ ФРОНТТАН ХАТЫ

Ленинград шәһәренең госпиталендә ятучы Зайдуллин Рахимулланың Әлки районы Чуаш Кичүе авылында яшәүче Зайдуллина Мәстүрәгә язган хаты. Хат татар телендә, гарәп шрифты белән 1942нче елның 11 августында язылган.

ФӘЙЗУЛЛИН ТАЛИБУЛЛАНЫҢ ФРОНТТАН ХАТЫ

Фәйзуллин Талибулланың Әлки районы Яңа Үргагар авылында яшәүче хатыны Хадичәгә язган хаты. 1944 елнын 21 маенда латин графикасы белән татар талендә язылган. Исәнмесез. Үземнән Хадичә белән җиңгигә бик күп фронтовой сәламләр язып калам...

Pages

Subscribe to Коллекцияләр каталогы