Ветераннар истәлекләре

СУГЫШ КАЙТАВАЗЫ...

Зал елый, мин дә елыйм… “Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,”Бибинур җырласын”, диләр. Сибгат Хәкимнең “Юксыну” җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, мин дә елыйм… Шул җырны әле дә күз яшьсез тыңлый алмыйм”, — дип күз яшен сөртә Әтнә районының Түбән Шашы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугыш инвалиды Фәйзи ага Галиев.

ШӘМСЕТДИНОВ ГАБДЕЛВАХИТ ШӘМСЕТДИН УЛЫ

Шәмсетдинов Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 нчы елның 8 нче январенда Кукмара районы Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 нче елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 нче елның ноябрь аенда Совет Армиясенә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа связист булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. Ватан алдында изге бурычын үтәгән өчен ул "Кызыл Йолдыз" Ордены белән бүләкләнә.

ГАЛИЕВ ФӘЙЗИ ӘХМӘТ УЛЫ.

ТУГАН ҖИР КЫРЛАРЫН ЯКЛАП. Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941–1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли. 1942 елның декабрендә Фәйзи Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска сроклы курсларны тәмамлаганнан соң, башка курсантлар белән берлектә ул фронтка озатыла.

ЗАКИРОВ ГАРЕЙ ЗАКИР УЛЫ БАБАМ СУГЫШТА КАТНАШКАН

Мин әле дүртенче класста гына укыйм.Шулай да укытучыбыз Гөлфия Корбангалиева җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләрдә катнашам. Без төрле проектлар белән ел саен “Барысын да белергә телим” дигән җәмгыять утырышларында чыгыш ясыйбыз. Бу уку елында “Сугыш көйдергән балачак” дигән эшем белән катнаштым. Альбомдагы иске фоторәсемнәрне карап утырганда уйлап куйдым: безнең гаиләдән Ватан сугышында кем булса да катнашты микән? Бу турыда дәү әнием Зөлфиядән сораштым һәм менә ниләр белдем.

МӘРДАНШИН МӨБАРАКША МӘРДАНША УЛЫ

Мәрданшин Мөбаракша Мәрданша улы авылдашы Галимов Атлас Исмәгыйл улы белән сугыштан соң төшкән рәсем. 1941 елның 22 июнь иртәсе. “Сугыш чыккан!” дигән хәбәр, җаннарны өшетеп, алда торган планнарны чәлпәрәмә китереп, Күтәмәле авылы халкын да зур хафага сала. Илдә мобилизация башлана.. авылның һәрбер йортыннан типсә тимер өзәрдәй ир – егетләр сугышка китә. Салам түбәле өйләр дә җиргә сеңгәндәй булалар. Авылда калган картлар, хатын – кызлар, балалар өчен әйтеп бетергесез авыр тормыш башлана.

ГӘРӘЕВ ГАРИФ ГӘРӘЙ УЛЫ

Сугыш ветераны Гәрәев Гариф Гәрәй улының кызы Вәсимә апа Якупова истәлекләреннән: “Бүгенге матур тормышта яшәүчеләр илебезне фашистлардан саклаган сугыш ветераннарына мәңге бурычлы. Бу язмамны Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны әткәм Гәрәев Гариф Гәрәй улына багышлыйм.

САЛИХҖАНОВ ХӘМИТ

Сугыш башланганда Хәмит абый Ленинградта хәрби хезмәттә була. “Германиянең сугыш башлавын иртән радио аша ишеттек һәм сугыш кораллары төяп фронтка чыгып киттек”, - дип искә ала ул. “Сугыш безне янәдән Ленинградка кайтарды һәм шунда чолганышта калдык. 6 айдан артык бик авыр шартларда шәһәрне сакладык. “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләндем”, - дип дәвам итә Хәмит абый. Хәмит абый укчылар отделениясенең командиры була. Сугыш чорында өч тапкыр яралана. 1944 нче елны авылга кайта һәм Җиңү көнен туган авылында каршылый.

НУРГАЛИЕВ НУРИУЛЛА КОРБАНГАЛИ УЛЫ

Нургалиев Нуриулла Корбангали улы 1911 елны Боламык авылында туган. Ветеран истәлекләре буенча:

ХӘБИБУЛЛИН НАГЫЙМУЛЛА

Сугышка беренче көннәрдән үк китә. Ул Карело –Фин – Костенск – Ухтинск – 3 нче Белоруссия фронтлары составында яуда була. “Иң дәһшәтле сугышлар Карело –Фин юнәлешендә була. Иң авыр сугышлар булып хәтердә калды, - дип искә ала ветеран. Җиңү көнен Каунас госпиталендә каршылый. Авылга июнь аенда кайта. Пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.

МӨБӘРӘКОВ МӨҖӘҺИТ

Мөбәрәков Мөҗәһит 1917 елда туган, армиягә киткәнче колхозда тракторчы булып эшли. 1940 елда кызыл Армия сафларына алына. Ушин шәһәрендә хезмәт итә. Аннан Мессериягә китә, Киевка кайта. Сугыш чорында 361 нче артиллерия полкында хезмәт итә. “Көненә 122 шәр кг пушка тартып йөрергә туры килә иде. Иң кыены 1945 елда чолганышта калу булды. 5 нче майда гына бу кыен хәлдән котылдык, “ – дип искә алган Мөҗәһит абзый. Авылга 1946 елның 28 маенда кайта. Тракторчы булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Pages

Subscribe to Ветераннар истәлекләре