Дан битләре

ВӘЛИЕВ КОРБАН АГАП УЛЫ

1906 елда Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1921 елда ачлыктан әти-әнисе үлә. 15 яшьлек үсмер, ачлыктан качып, Әстерханга кадәр барып чыга, әмма анда да сыену урыны таба алмый. Ниһаять, Грозныйда ул батрак булып яллана. Ләкин янәшәдә генә башка тормыш кайнап тора нефтьчеләр кара алтын чыгара. Үсмер егет үзен промыселга җир казучы итеп алуларына куанып бетә алмый. Менә шул чордан ул үзенең тормышын нефть сәнәгате белән бәйли.

ШАҺИӘХМӘТОВ ӘХМӘДУЛЛА КӘРИМУЛЛА УЛЫ

1923 елның 29 гыйнварында Әлки районының Яңа Алпар авылында туа. Бик яшьли әнисез калып,Әхмәдулла балачактан ук Казанда “хезмәт университетлары” уза. Хатыны вафат булгач, әтиләре балалары белән бирегә күчеп килгән була.

ПРОХОРОВ ВАСИЛИЙ НИКИТОВИЧ

1924 елда Әлки районы, Хлебодаровка авылында туган. Хезмәт эшчәнлеге 17 яшьтән башлана. Мәктәп елларыннан ук армиядә хезмәткә әзерләнә. Нык гәүдәле,таза егет ОСОАВМАХИМның район оешмасында эшли башлый. Ул яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә булыша. Бөек Ватан сугышы башланып ике ай үткәч, фронтка китә. Бик кыю сугыша,яралана. Дәваланып терелгәч тагын кулына корал ала. Аның күкрәген Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр бизи.

БАҺМАНОВ ГӘРӘЙ МӘҮЛЕТБАЙ УЛЫ.

1923 елның 7нче ноябрендә Азнакай районының Мәсгут авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 9 сыйныфны тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада эшләү белән бергә ФЗО мәктәбендә дә укый. Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк авылга кайта һәм озак та үтми аннан фронтка чакырыла. Артиллерист булып хезмәт итә. Украина фронтларының берсендә сугыша. Кыю сугышчы офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлинны штурмлауда катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

ХАҖИӘХМӘТОВ ВӘГЫЙЗ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ.

1916 елда Азнакай районың Сарлы авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 14 яшьлек үсмер туган колхозында хезмәт юлын башлый. Механизаторлар курсын тәмамлагач, МТС та тракторчы булып эшли. Сугыш башлангач, өченче елында сугышка чакырыла. Балтыйк буен азат итү өчен көрәшләрдә отделение командиры була. Аннан соң Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы сугыша. Сержант дәрәҗәсендә сугышчан бүләкләрен тагып фронттан кайтып төшә һәм аны авылдашлары Сарлы авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Кешеләр белән эшли алуы һәм оста оештыручы булуын күреп, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.

ГЫЙМАЗОВ МӨГАЛЛИМ МИНҺАҖ УЛЫ.

1919 елның 3нче гыйнваренда Баулы районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Сугыш башлангач, әтисе белән дурт абыйсы фронтка китә. Аларның тиздән уле хәбәрләре килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгаллим тракторчы булып эшли, бораулау җайланмасында моторист була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышларда катнаша.

ГАРИПОВ ӘСГАТЬ ГАРИФ УЛЫ

1921 елның 15 гыйнварында Азнакай районы Мәлбагыш авылында куп балалы гаиләдә туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1943 елда аны армия сафларына алалар. Фашистлар белән көрәшкә Көнчыгышка җибәрәләр. Аңа бары 1945 елда гына милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнашырга туры килә. “Батырлык өчен” медале, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

ИСХАКОВ ЗИНАТУЛЛА ГЕНАТУЛА УЛЫ

1908елның 17 августында Татарстанның Әлки районы Яңа Үргәгар авылында туа. Татар милләтеннән. 1925 елда 8 сыйныф тәмамлый. 1931 елдан КПСС әгъзасы. Әстерханда район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1937 елда политсостав өчен оештырылган курсларны һәм хәрби сәяси училищены тәмамлый. 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. 1942елда политсостав өчен оештырылган югары курсларны,1943 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый.

КРАЙНОВ СТЕПАН МАТВЕЙ УЛЫ

1920 елның 14 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте - рус. 1941 елда Горький су транспорты инженерлары институтының өч курсын тәмамлаган.1941 елның октябреннән Совет Армиясендә.1942 елның апрелендә Ленинград бронетанк команда составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.

ХӘБИБУЛЛИН МИНҺАҖ ХӘБИБУЛЛА УЛЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕНА ТӘКЪДИМ ИТИЛГӘН

Батальон командиры Хәбибуллин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы героена тәкъдим ителә. Соверлар Союзы герое, армия генералы А. Жадов "Дүрт ел сагыш" исемле китабында М.Хәбибуллинның батырлыгы хакында сокланып телгә ала ." Шунысы кызганыч, Советлар Союзы героена тәкъдим итү өчен җибәрелгән документлар кайдадыр югалып калалар",- дип яза ул. Сугыштан соң Әлки һәм Чиябаш МТСларын җитәкли , "Актай" совхозы директоры була. 1958-1970 елларда Әлки райпосын җитәкли.

Pages

Subscribe to Дан битләре