ЗИННУРОВ НАБИУЛЛА ШАФИГОВИЧ
ЗИННУРОВ Нәбиулла Шәфикъ улы (20.5.1922, Зөя кантоны Татар Мәмәтхуҗасы авылы - 1956, Казан), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), кече лейтенант (1943). 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 15 нче укчы полк батальоны комсоргы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 нең 3-5 ноябрендә Киевны азат итү сугышында батырлык күрсәтә.