Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

ВӘЛИЕВ ГАБДЕЛӘХӘТ ГАБДЕЛГАНИ УЛЫ (ЛЕОНИД ГЕОНАЕВИЧ)

ВӘЛИЕВ Габделәхәт Габделгани улы (Леонид Геонаевич), (март 1910, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы - 18.4.1944, Кырым АССРның Бельбек авылы), Советлар Союзы Герое (16.5.1944, вафатыннан соң), өлкән сержант (1944). Пермь шәһәре трамвай депосы эшчесе, Ленинградта йөкче булып эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 91 нче гвардия укчы полкында отделение командиры (51 нче армиянең 33 нче гвардия укчы дивизиясе).

ВӘЛИЕВ САЛИХ ШӘЙБӘК УЛЫ

ВӘЛИЕВ Салих Шәйбәк улы (22.10.1912, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Иске Гомәр авылы - 12.10.1970, Уфа шәһәре), Советлар Союзы Герое (23.10.1943), өлкән лейтенант (1945). 1940 елда Кызыл Армиягә алынганчы МТСта тракторчы булып эшли. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 957 нче укчы полкның взвод командиры (40 нчы армиянең 309 нчы укчы дивизиясе).

ВӘЛИЕВ ӘГЪЗАМ ҖИҺАНША УЛЫ

ВӘЛИЕВ Әгъзам Җиһанша улы (10.4.1919, Казан губернасы, Чистай өязе Каргалы авылы - 1986, Архангельск шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.5.1946), полковник (1971). 1938 елда Кызыл Армиягә алынганчы Ташкенттагы заводта слесарь булып эшли. Оренбург хәрби авиация очучылары училищесен (1940), Югары офицерлар очу-тактика мәктәбен (1945), Хәрби-һава академиясен (1952) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 179 нчы истребительләр авиаполкының эскадрилья командиры (5 нче һава армиясе, 5 нче штурмлаучы авиация корпусы, 331 нче истребительләр авиация дивизиясе).

ВӘЛИЕВ ӘКРАМ ИСКӘНДӘР УЛЫ

ВӘЛИЕВ Әкрам Искәндәр улы (17.4.1924, Бөгелмә кантоны Илбәк авылы - 10.8.1975, Азнакай районы Илбәк авылы), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), лейтенант (1946). 1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы Бурят-Монгол АССР приискында клуб мөдире булып эшли. 1942 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 341 нче укчы полкта отделение командиры (10 нчы гвардия армиянең 119 нчы гвардия укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Смоленск операциясендә (1943), Ленинград блокадасын өзүдә, Балтыйк буен азат итүдә катнаша.

ГАБДРӘШИТОВ ФӘЙЗУЛЛА ГАБДУЛЛА УЛЫ

ГАБДРӘШИТОВ Фәйзулла Габдулла улы (25.10.1903, хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Иске Кандыр авылы - 5.4.1975, шунда ук, Бүздәк посологы), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), гвардия рядовое. Туймазы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. 1942 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкында (16 нчы кавалерия дивизиясе, 61нче армиянең 7 нче кавалерия корпусы) станлы пулемёт төзәүчесе.

ГАВРИЛОВ ПЁТР МИХАЙЛОВИЧ

ГАВРИЛОВ Пётр Михайлович (17.6.1900, Казан губернасы, Лаеш өязе Әлбәдән авылы - 26.1.1979, Брест шәһәре), татар милләтеннән. Советлар Союзы Герое (30.1.1957), майор. Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1939). Гражданнар һәм совет-фин сугышларында катнаша. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче укчы полк (13 нче армиянең 42 нче укчы дивизиясе) командиры.

ГАДЕЛШИН ХӘМИТ ГАБДУЛЛА УЛЫ

ГАДЕЛШИН Хәмит Габдулла улы (10.7.1923, БАССРның Бишбүләк районы Ает авылы - 10.1.2000, Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәре), Советлар Союзы Герое (22.2.1944), полковник. Радиотелеграфчылар курсын (1941), сугыштан соң Ленинград хәрби училищесен һәм Ленинградтагы Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен тәмамлый. 1941 елның августыннан Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1449 нчы аерым элемтә ротасының (46 нчы армиянең 31 нче укчы дивизиясе) өлкән радиотелеграфчысы.

ГАЗИЗУЛЛИН ИБРАҺИМ ГАЛИМ УЛЫ

ГАЗИЗУЛЛИН Ибраһим Галим улы (3.6.1919, Чиләбе шәһәре - 30.5.1944, Яссы шәһәре янында), Советлар Союзы Герое (1.7.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән лейтенанты. Пермь хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1940). 1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 нең 1 гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 667 нче штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (1 нче штурм авиациясе дивизиясе, 1 нче штурм авиациясе корпусы).

ГАЙНЕТДИНОВ ГАБДУЛЛА ГАЙНЕТДИН УЛЫ

1919 елнын 14 маенда Апач авылында туа. 1939 елда Армия сафларында хезмәт итәргә алына, 2 ел тулганда сугышка кереп китә. Польша башкаласы Варшаваны алуда катнаша. 1946 елда Киров исемендәге совхозга кайта. Җиңү бәйрәмен Берлин янында каршылый.