Труженики тыла

ЗИЯТДИНОВА АСФИЯ ШАГЗАМ КЫЗЫ

Тыл ветераны Зиятдинова Асфия Шагзам кызының истәлекләре:

ЗИЯТДИНОВА СӘҮДӘҖИҺАН ГЫЙЛАҖ КЫЗЫ

Зиятдинова Сәүдәҗиһан 1932 елда Тәүгелде авылында туган. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган. Бала чактан күпне күргән, ат, үгез җигеп кырда да, фермада да эшләгән. 3 тапкыр Молотов урманнарына эшкә җибәргәннәр. Сугышта сон 40 ел фермада сыер сауган. Ул хезмәт, тыл ветераны.

ЗИЯТДИНОВА ӘМИНӘ АПАГА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ

Куктау авылында яшәүче Зиятдинова Әминә апага 90 яшь тулды. Ниләр генә күрмәгән алар буыны. - Авыр, бик авыр булды. Яшәүнең шул сүзе генә яшәү иде инде, әмма тормыштан зарланмыйм. Нишлисең ил белән килгән авырлык булды. Аллага шөкер тырыштык, эшләдек, - ди үзе.

ЗЫЯТДИНОВА РАУЗА ЗАРИФ КЫЗЫ

Татарстан Республикасы Апас районы Урта Балтай авылында туа. Урта Балтай мәктәбендә 7 класс белем ала. Сугыш чорына туры килә үсмер чагы Рауза апаның. Колхозда төрле эшләр башкарырга туры килә ана. Югары Балтай авылына килен булып төшә. Ире Гыйлаҗетдин Зиннатҗан улы- сугыш ветераны, ә Рауза апа үзе колхозда төрле эшләр башкара. 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше 2015 елда вафат була."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенгесе көндә Яшел Үзән шәһәрендә улы тәрбиясендә яши.

ЗӘЙНАШЕВА ГӨЛШАТ ХИСАМ КЫЗЫ

Ярты гасыр дәвам иткән купкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварендә Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Иске теләнче авылында дөньяга килә.

ЗӘЙНИЕВА МӘСТҮРӘ ҖӘЛИЛ КЫЗЫ

Зәйниева (Җәлилова) Мәстүрә Җәлил кызы Сарман районы Мортамак авылында 1917 нче елның 1 нче декабрендә туган. 1928 нче елда Мортамак башлангыч мәктәбенә укырга керә.1935 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 8-9 классларны Сарман һәм Минзәләбаш мәктәпләрендә укый. Мәстүрә Җәлил кызында укытучы булу теләге кечкенәдән үк көчле була. Шул теләген чынга ашыру өчен ул1936 нчы елда Минзәлә техникумындагы укытучылар әзерли торган 10 айлык курсларда укый.

ЗӘЙНУЛЛИНА МИҢҖИҺАН ТИМЕРГАЛИ КЫЗЫ

Зәйнуллина Миңҗиһан Тимергали кызы1926 нчы елның 2 нче ноябрендә Саба районы Түбән Өчнарат авылында туган. ”Яшьлек елларым авыр сугыш елларына туры килде. Авырлыклар алдында сыгылып төшмәдем. 15 яшемдә Шәмәрдән урманына барып урман да кистем, нинди эш кушсалар, шуны башкардым”, - дип сөйли Миңҗиһан апа. 1952 нче елда Төбәк авылы егете Нигъмәтулла абый белән тормыш корып җибәрәләр. Алар алты балага җан биргәннәр, ләкин өчесе төрле сәбәпләр аркасында кечкенә вакытта ук вафат була. Бүгенге көндә Миңҗиһан апа Төбәк авылында улы Хәлил тәрбиясендә тормышыннан канәгать булып гомер итә.

ЗӘКИЯ ӘБИГӘ – 100 ЯШЬ!

Зәкия әбигә – 100 яшь! Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Зәкия Гарипова йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранның кырык елдан артык хезмәт стажы бар. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Тыл һәм хезмәт ветераны дәрәҗәле кунакларны чын күңелдән шатланып, бик җылы кабул итте.

ЗӨБӘЕРОВА ТАИМӘ САДЫЙК КЫЗЫ

Таимә апа Кызыл Яшьләр авылында туган. Гражданнар сугышыннан яраланып кайткан әтисе Садыйк озак та тормый, балаларын ятим итеп, бакыйлыкка күчә. Әнисе вафат булганда Таимәгә нибары 5 яшь була. Иртә җигелә кыз тормыш арбасына. Мәктәптә укыганда ук колхоз эшенә йөри. Туганнарын кайгырту, йорттагы эшләр дә аның иңнәренә өелә. Булачак ире Мәсгуть белән тегермәндә хисапчы булып эшләгәндә таныша. Кызны сорарга килгәч, бер үзе бер бәлешне ашап бетерә язган егет кызның туганнарына да бик ошый. “Ашаганда-колагы селкенә, эшләгәндә-йөрәге җилкенә торганнардан икән”- дип нәтиҗә ясала.

ИБАТУЛЛИНА ШӘҺӘРЗИФА ХӨРМӘТУЛЛА КЫЗЫ

Ибатуллина Шәһәрзифа Хөрмәтулла кызы 1925 елның 6 гыйнварында Арча районы Курса Почмак авылында туган.Яшь вакытында колхозда яшелчә үстерүдә, соңыннан ат җигеп почтада эшләгән. Берүзе Арчадан почта ташыган. Сугыш башланганда Шәһәрзифа 16 яшьлек кыз бала була. Сугыш чорында нинди генә эшләр эшләргә туры килми Шәһәрзифа апага. Урманын да кискән, ташыган, сабан сөргән, тырмалаган, трейдер белән ашлык тарткан, үгез җигеп эшләгән, бер эштә калмаган. “Ашарга булмагач, солы кибәгеннән аш пешерә идек”- ди ул.