Труженики тыла

МӨХӘММӘТШИНА МӘМДҮХА ХИРДАН КЫЗЫ

Мөхәммәтшина Мәмдүха Хирдан кызы 1915 нче елның 2 нче апрелендә Саба районы Олы Кибәче авылында дөньяга килә.

МӨХӘММӘТҖАНОВА НӘСИМӘ АФЗАЛЕТДИН КЫЗЫ.

Нәсимә апа 1928 елның 3 сентябрендә Әгерҗе районы Тирсә авылында Афзалетдин һәм Бибигайшә гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә.1930 нчы елда әтисе үлә. Әтисен дә күреп кала алмыйча энесе Фидаиль туа. Нәсимә апа 1936 нчы елда 1 сыйныфка укырга керә. Ул 6 нчы сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Сугыш башлануга 2 җизнәсен, бертуган абыйсын сугышка алалар. Абыйсының сугыштан бер хәбәре дә килми. Бераздан хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Бер җизнәсе сугыштан яраланып кайта, икенчесе үлеп кала. 1943 нче елда Нәсимә апа 7 еллык мәктәпне тәмамлап, Иж-Бубый мәктәбенә укырга бара.

МӨХӘМӘТДИНОВА МАҺИНУР МӨХӘММӘТДИН КЫЗЫ

Мөхәмәтдинова Маһинур Мөхәммәтдин кызы 1915-2015г.г. Сугыш башланганда 30 яшьлек хатын, ире Габденур белән ат җигеп сөт ташыган, сугыш башлану хәбәрен дә җәйләүдә ишеткәннәр. Шул елны ук 1 августта Габденур Насыйровны сугышка җибәрәләр. Смоленск ягыннан нибары ике хаты килә аның, шуннан соң хәбәрсез югала. Фронтка киткән ир-атлар урынына колхоздагы эшләр, бөтен тормыш хатын-кызлар, яшүсмер һәм балалар җилкәсенә өелеп кала.

МӨҺӘРЛӘМОВА РАБИГА БАҺАУТДИН КЫЗЫ.

1921 нче елның 8 нче декабрендә Язлы Арташ авылында дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала булалар. Сугыш башланган хәбәр яшьүсмер кызларга аяз көндә яшен суккандай булган. Сугыш башлангач, Апас районына окоп казырга алып китәләр. 1944 нче елда Мөһәрләмов Мөбәхәр белән тормыш коралар. 1945 нче елдан конюх булып эшли башлый. Алар алты бала табып, бишесен тәрбияләп үстерәләр. Тыл ветераны хәзерге көндә Язлы Арташ авылында төпчек баласы тәрбиясендә яши.

НАСЫБУЛЛИНА БИБИЗАКИРӘ ДӘҮЛӘТША КЫЗЫ.

Насыбуллина Бибизакирә Дәүләтша кызы Апас районы Шыгай авылында 1918 елның 1 ноябрендә туа. Акча эшләү нияте белән Закирә апа, әтисе белән Мәскәү шәһәренә килә. Шунда тормыш иптәше белән таныша, кавыша, кызлары туа. Сугыш башлангач, ире беренчеләрдән булып сугышка китә. 9 айлык бала белән Закирә апа бер үзе зур шәһәрдә кала һәм тәвәкәлләп, туган авылына юл тота. Мең газаплар белән, әнисе янына кайта. Окоп казуга, урман кисүгә йөри, колхозда төрле эшләрдә эшли, атлар карый.

НАСЫЙБУЛЛИНА ЗӘЙТҮНӘ ИДИЯТ КЫЗЫ

Насыйбуллина Зәйтүнә Идият кызы 1929 елның 10 февралендә Әлки районы Югары Әлки авылында туган. Авыр еллар булганлыктан ул ачлыкны да, ялангачлыкны да бик күп күргән кеше. Ләкин 2 класс белеме генә булуга да карамастан, югалып калмаган, нинди эшкә кушсалар шул эшне җиренә җиткереп эшләгән. Үсеп буйга җиткәч, “Яшь көч“ колхозында сыер савучы булып эшләгән һәм лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугрылыклы булып калган. Түбән Әлки егете Хөсәен абый белән 3 ул үстергәннәр.

НАСЫЙРОВА МӘРЬЯМ ҖИҺАНША КЫЗЫ

Тыл ветераны Насыйрова Мәрьям Җиһанша кызы 1934нче елның 30нчы апрелендә Апас районы Болын - Балыкчы авылында хәлле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Җиһанша хуҗалыгында 50 баш терлек-туар асраган. 1937нче елда туганнары аларның гаиләсен Себергә алып китә. Чита өлкәсе Магочин районында гомер итәләр. Алар казармада яшәгәннәр. 1942нче елда әтисе, үзе теләп, Бөек Ватан сугышына китә һәм вафат була. Барлык авыр хезмәт әнисе Сәүдәгә, абыйсы һәм 10 яшьлек Мәрьям җилкәсенә төшә. Барлык авырлыкларны күрәләр.

НАСЫРОВ ҖӘЛИЛ НАСЫРУЛЫ (1929-2011).

1929 нчы елда Мамадыш районы Сартек авылында туган. Балачак, усмер еллары авыр сугыш елларында үтә. Яшь вакыттан ук тормыш газапларын татырга туры килә аңа,сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үсә ул. Авылдагы барлык авыр эшләр дә аның җилкәсенә төшә: әнисенә ияреп, утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен, басуда калган черек бәрәңгеләр җыю дисеңме?! “Колхозга да эшкә кушалар иде. Атларга камыт кидерергә картлар булышты, чөнки буй җитми иде. Басудан черек бәрәңге җыярга чыга торган идек.”.

НАСЫРОВА ТӘГЪЗИМӘ ХӘСӘНША КЫЗЫ.

1929 нчы елда Мамадыш районы Сартек авылында туган. Язмыш дигәнең аңа да бәхетле тормыш бүләк итмәгән. Сугыш елларын исенә төшереп сөйләгәндә, аның күзләрендә яшь тамчылары күренә.1941нче елда сугыш башлангач, алар гаиләләре белән ялланып, Казахстан якларына эшкә чыгып китәләр. Авыр эш,сәләмә кием,ашарга җитмәү үзәкләренә үтә. “Нинди генә эш эшләмәдек. Ял да күрмәдек. Әллә нигә бер мунчага гына кайтаралар иде. Чыдадык, сер бирмәдек,”- дип искә ала ул. 18 яше тулгач кына кире туган якларына әйләнеп кайту насыйп була аңа.