Сугышта катнашучылар

АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ

1924 елның 2 декаберендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медиөина училищасын тәмамлап Актаныш авылы Куҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшр-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла. Сугыш чорында Нурфикә Абдулла кызы Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли.

АБУТАЛИПОВ РАШИТ ХАҖИ УЛЫ

Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы 1916 елның 26 декабрендә Башкортстанның Авыргазы районы Әпсәләм авылында укытучы гаиләсендә туа. Авылда дүрт сыйныф укыганнан соң, ул Стәрлетамакта фабрика-завод мәктәбендә укый, аннан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Нәсел эше буенча зоотехник булып эшли, комсомол оешмасын җитәкли. 1937 елның ноябрендә Рәшит Хаҗи улы Кызыл армия сафларына алына, тугыз айлык курсларда укып, лейтенант званиесе ала, 1938 елда Хәсән күле янында японнар белән сугыш башлангач, хәрби бәрелешләрдә катнаша.

АВЗАЛОВ ХӘНИФ ФАЗЛЕТДИН УЛЫ

Хәзерге Мөслим районы Үрәзмәт авылында 1925 елның 20 июнендә туа, хәзерге көндә Иске Байсарда яши. 1943 елның 11 февралендә 18 яше тулар-тулмас та яуга чакыралар. Белоруссиянең Витебск өлкәсен, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тупчы була. 1948 елны хәрби хезмәттән азат ителә, Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый. "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе - рядовой.

АПАС АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ФӘРИТ АБЫЙ ЮНЫСОВ 4 ЕЛЛЫК ХӘРБИ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ИКЕ ЕЛЫН КЫТАЙ, КОРЕЯ ҖИРЛӘРЕНДӘ ҮТКӘРӘ

Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.

АРСЛАНОВ КӘШФЕЛГАЯН АРСЛАНГӘРӘЙ УЛЫ

1913 елның 5 февралендә Арслангәрәй Рәҗәпов һәм Мөшфикә Әхмәт кызы гаиләсендә туган. 1941 ел ның 26 июлендә Кызыл Армия сафларына алынган. Туганнарына юлланган соңгы хаты 1942елның 3 апрелендә килгән. Соңрак, 12 июль дә Смоленск шәһәре тирәсендә барган бәрелешләрнең берсендә әсирлеккә төшкән. Зидельце шәһәрендә урнашкан концентрацион лагерьдә тоткынлыкта булган. 1943 елның 3 августында әсирлектә вафат булган. Өйләнмәгән.

АРСЛАНОВ ШӘЙМӘРДӘН ШӘЙСОЛТАН УЛЫ

Арсланов Шәймәрдән Шәйсолтан улы

АРСЛАНОВ ӘХТӘМ АРСЛАНГАЛИ УЛЫ

1925 елның 15 апрелендә Кәзкәй авылында туган, шунда яши. 1943 елның 8 гыйнварында 17 яшьлек егет яу кырына озтатыла. Брянск һәм Калинин юнәлешендәге сугышларда катнаша. 136 нче укчы полкта хезмәт итә. Үзенә билгеләнгән йокләмәне үтәгән вакытта 1944- елның сентябрь аенда каты яраланып, III төркем инвалид булып, октябрь аенда туган авылына кайта. Сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләр белән бүләкләнә. рядовой солдат Җиңү көнен авылында каршылый.

АХМЕТОВ МИННЕГАЛИ ХИСАМЕТДИНОВИЧ

Әхмәтов Миңнегали Хисаметдин улы Әхмәтов Миңнегали Хисаметдин улы 1925 елның 2 мартында Илмәт авылында туа.Мәктәптә ике сыйныф укыганнан соң, ул бик яшьли колхозда атлы эштә эшли.18 яше тулгач, 1943 елның апрелендә сугышка алына.

БАРЫЕВ РӘХИМҖАН БАРЫЙ УЛЫ

1920 елның 11 августында Аеш авылында туган, шунда яши. 1940 елда армиягә алына, 1941 елга кадәр Польшада хезмәт итә. Сугыш башлангач фронтка озатыла. Курск дугасында сугыша. Яраланып контузия ала. Харьковта госпитальдә Җиңү көнен каршылый. 1945 елда сугыш беткәч туган авылына кайта. Юбилей медальләре бар. Сержант булып хезмәт итә. Кайткач шофер булып эшли, лаеклы ялга 1980 елда чыга. Тормыш иптәше Зөбәйдә белән 1 малай, 1 кыз устергәннәр.

БАСЫЙРОВ ГАЗИЗҖАН САЕТГАЛ УЛЫ

1926 нче елның 3 маенда Аеш авылында туган, шунда яши. 17 яшендә 1942 елның ноябрь аенда сугышка китә. 4нче Украина, Белоруссия, Чехословакия, Румыния, Польша фронтында сугыша. 282 артиллерия девизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - сержант. Орша янындагы сугышларда "Благодарность" ала. Аннан соң самолетлар төзәтүче, механик, моторист була. Җиңү көнен Польшада каршылый. 1949 елда туган авылына кайта, кабат китеп 1951 елда гына кайта. II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре бар. Сержант булып хезмәт иткән.