Сугышта катнашучылар

КАМАЛОВА (АБДУЛЬМИНОВА) РӘШИДӘ ШӘЙХГАЛИ КЫЗЫ

Мустафина Резеда авылдашы Камалова (Абдульминова) Рәшидә Шәйхгали кызы истщлеклще белщн уртаклаша.

КАМАЛОВА (МӘДИЯРОВА) ФӘЕЗКАМӘР МӨХӘММӘТДИН КЫЗЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалова (Мәдиярова) Фәезкамәр Мөхәммәтдин кызы, 1920 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач Казан шәһәренә китә. Вахитов исемендәге заводның рабфагына укырга керә. Сугыш башлангач,Тархан районына окоп казырга җибәрелә. 1942 елда фронтка китә. 1782 нче зенит-артеллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. Мәскәүне саклауда катнаша. Аннары Краков шәһәре янына җибәрелә. –“Берүзең дошман тылына кереп китәсең. Элемтә өзелгән урынны табып ялгарга кирәк. 3-4 көн бер ризык капмый йоргән чаклар булды.

КАРИМУЛЛИН ГАББАС ХАЛИУЛЛОВИЧ

Каримуллин Габбас Хәлиулла улы 1925 елга 1 августында Олы Карамал авылында туа. 1939 елга кадәр авыл мәктәбендә укый. 1939-1941 елларда "Бюндюк" химия заводында эшли. 1941 елның 2 августында Совет Армиясенә алына. 1943 елның гынвареннән 1944 елның 13 сентябренә чаклы икенче Украина Фронты составында 122 укчы дивизиянең 605 полкында пулеметчы- төзәүче булып сугыша. 1944 елның февраленә чаклы госпитальдә ята. Аннан отпускага кайта. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә.

КАРИМУЛЛИН НАБИУЛЛА КАРИМУЛЛА УЛЫ

Каримуллин Набиулла Каримулла улы 22 мартнын 1924 елда Спасс районынын Урта Йорткул авылында туа. Ленинградта блокадыда утырган писрь булып эшлэгэн. Финляндия,Таллин,Ленинград шэхэрлэрен азат итудэ катнаша. Булэклэре:"За победу над Германией".Улу коне:20.11.1988 ел

КАШАПОВ ГАЛИМҖАН КАШАП УЛЫ

Кашапов Галимҗан Кашап улы, 1925 елда Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Сарман РХК нан 1943 елның 24 январында сугышка алына. 348 нче гвардия, үзйөрешле артеллерия полкында кызылармейц булып хезмәт итә. Белоруссия җирләрен немец илбасарларыннан азат итү сугышларында катнаша. 1944 елның 28 октябренда , Көнчыгыш Пруссия жирлэрен азат иту өчен барган каты сугышларның берсендә , һәлак була. Көнчыгыш Пруссиянең Ижлаутжен урман җирлегендә җирләнгән.

КАШАПОВ ФӘРРАХ КАШАФ УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Кашапов Фәррах Кашаф улы, 1905 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.1941 елда сугышка алына. Шул елны Смоленск фронтында яраланып госпитальгә керә. Аннан чыккач танк десантында 107 нче танк бригадасында сугыша, яралана. 1942 елда аны демобизациялиләр. Өч ел хәрби заводта эшли. Авылга кайткач колхозда ферма мөдире булып эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры,бик күп җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.1997 елда вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән.

КАШАПОВ ӘБҮЗӘР КАШАФЕТДИН УЛЫ

Иске Бикчәнтәй авылында 1925 елның 21 февралендә туа. 18 яше тулганчы ук егетне 1943 елның 10 гыйнварында сугышка җибәрәләр. 133 нче укчы батальонда, Сталинград сугышында катнаша. Ерак Көнчыгышның Амур шәһәрендә дә була, япон сугышында да катнаша. Өлкән сержант. 1945 елдан соң 1948 елга кадәр хәрби хезмәтен дәвам итә. Яз көнендә туган ягына кайта.

КОРБАНОВ ӘХМӘТХАҖЫЙ КОРБАНГАЛИ УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Корбанов Әхмәтхаҗый Корбангали улы 1907 елның 5 маенда хәзноге Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны Сарман район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң аны фронтка озаталар. Ул атлы пехотада хезмәт итеп гаскәрләрнең зур мобильлелеген һәм зур ераклыкка тиз хәрәкәтен тәэмин итүче була. Смоленск шәһәре янында барган сугышта каты яраланып бик озак госпитальдә ята. Сәламәтлеге буенча беренче торкем инвалидлык биреп, 1943 елны туган ягына кайтарып җибәрәләр.

КОРБАНОВ ӘХМӘТХАҖЫЙ (ХАҖЫЙ, ХАҖИ) КОРБАНГАЛИ УЛЫ

Сугыш һәм хезмәт ветераны Корбанов Әхмәтхаҗый (Хаҗый, Хаҗи) Корбангали улы 1907 елның 5 маенда Татарстан Республикасы, Сарман районы, Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны Сарман Район хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң, аны фронтка озаталар. Ул атлы пехотада хезмәт итеп, гаскәрләрнең зур мобильлелеген һәм зур ераклыкка тиз хәрәкәтен тәэмин итүче була. Смоленск шәһәре янында барган сугышта каты яраланып, бик озак госпитальдә ята. Сәламәтлеге буенча беренче группа инвалидлык биреп, 1943 елны туган ягына кайтарып җибәрәләр.

КОРОЛЁВ ЕВГЕНИЙ НИКИФОРОВИЧ

Ул 1913 елның 14 ноябрендә Кострома өлкәсендә, Кологривовск районының Югары Мәҗи авылында туган. 1925 елда Королевлар гаиләсе Новосибирск шәһәренә күчеп килә һәм анда Евгений тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, Үзәк Хезмәт институты каршындагы курсларга йөри, һәм ташчы белгечлеге һөнәренә ия була. 1930 елның июль аеннан Королев, А.С.Аверьянов җитәкли торган бригадада, эшли башлый. Ә 1930 елның сентябрь аеннан башлап, ул эшен кичке төзелеш техникумында уку белән бергә бәйләп бара.