Сугышта катнашучылар

КОТЛЫБАЕВ КАШАФ ГАЛӘВЕТДИН УЛЫ

Котлыбаев Кашаф Галәветдин улы

КУЗЬМИН ГРИГОРИЙ ЕФРЕМОВИЧ

Волгоград өчен сугышта уң кулын югалтып кайткан Кузьмин Григорий Ефремович үзенең яраланган вакытын искә төшереп, түбәндәгеләрне сөйли.

КУРКУ БЕЛМӘС РАЗВЕДЧИК, 4 СУГЫШЧАН ОРДЕН ҺӘМ МЕДАЛЬЛӘР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНГӘН БАТЫР ФРОНТОВИК, ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА 3 ДИСТӘ ЕЛ ГОМЕРЕН РАЙОНДА ПАРТИЯ ЭШЕН ОЕШТЫРУГА БАГЫШЛАГАН ФИДАКАРЬ ЗАТ - ХӘМИТ СӘЛАХЕТДИН УЛЫ МӘҮЛИТОВ

Акыллылар: “Тыйнаклылыкның да чамасы булырга тиеш”, - дип әйткәннәр. Кирәгеннән артык тыйнаклануның кирәге юк, дигән мәгънә бирелгән бу сүзләрдә. Хәлбүки, кешеләрнең холык- фигыльләре бер төсле түгел шул: берәүләр чебеннән фил ясыйлар, икенчеләр филне дә чебен чаклы итеп күрсәтергә яратмыйлар.. Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәмит ага Мәүлитовны мин шундыйларның икенче төркеменә кертер идем.

КӘЛИМУЛЛИН ГӘББӘС НӘБИУЛЛА УЛЫ

Кәлимуллин Гәббәс Нәбиулла улы, 1924 елны Сарман районы Анак авылында туган. Аның турында бик аз билгеле. Ул Казан шәһәре Молотов РХКсы тарафыннан сугышка алына. Диңгез училищесын тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсе ала. 1943 елны ,19 яшендә, сугышта һәлак була.

КӘЛИМУЛЛИН ХӘМЗӘ НӘБИУЛЛА УЛЫ

Кәлимуллин Хәмзә Нәбиулла улы 1912 елны Уфа губерниясе Минзәлә өязе (хәзерге Сарман районы) Иске Кәшер волосте Анак авылында туган. Сугышка кадәр ул Ленинград хәрби академиясен тәмамлаган.1939-1940 нче елларда 455 нче укчылар полкының 42 нче укчылар дивизиясе составында лейтенант дәрәҗәсендә Совет- Финляндия сугышында катнаша. Разведка бүлеге командиры була. Хәрби бурычны үтәгәндә алар чолганышта калалар. 1940 елның 16 февралендә Мурино-Лужки авылы янындагы сугышта һәлак була. Беренче күмү урыны - Карьялайнен авылы.

ЛАТЫЙПОВ ЗИННӘТ ФӘСАХЕТДИН УЛЫ

Латыйпов Зиннәт Фәсахетдин улы 1927 елның 24 мартында Яңа Чаллы авылында колхозчы гайләсендә туган. Авыл мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлаган җәйдә Зиннәт Латыйпов сука, печән җыю, көлтә ташу эшләрендә катнаша башлый. 1942 елда аны ФЗО-га укырга җибәрәләр. Әмма анда озак укырга туры килми, ул Армия сафларына мобилизацияләнә һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый. 1944 елның октябрендә ул көнчыгышка озатыла, күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша.

ЛАТЫЙПОВ ӘМИРҖАН ГОСМАН УЛЫ

1926 елның 17 апрелендә Иске Кадермәт авылында туа, шунда тормыш итә. 1943 елның 6 нояберендә 17 яшь ярым чагында яуга чакырыла. Кырым, Кавказ, Балтика буендагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Җиңү бәйрәмен Вильнюста каршылый. 1950 ел азагында авылына кайта. "Батырлык өчен" һәм юбилей медальләре,I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗә-өлкән сержант. Механизатор булып эшли. 1986 елда лаеклы ялга чыга. ТР атказанган механизаторы, атказанган колхозчы исемнәренә лаек була.

ЛУКОЯНОВ АЛЕКСАНДР ВАСИЛЬЕВИЧ

Лукоянов Александр Василий улы 1927 елны Әлки районының Садык авылында туа. Хезмәт юлы 1942 елда "Энергетик" совхозының трактористыннан башланып китэ.1950 елда Казахстанга “Яткан җирләрне үзләштерергә” китә. “Семеноводческий” совхозында комбайнчы булып эшли. 1956 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Алтын Йолдыз медале, Ленин ордены һәм бик күп медальләре белән бүләкләнә .1970 елның декабрендә туган авылы мәктәбенә очрашуга кайта.

ЛЮБИМОВ ВЛАДИМИР ЯКОВЛЕВИЧ

Любимов Владимир Яковлевич Любимов Владимир Яковлевич 1925 елның 3 июлендә Алабуга районы Черкас авылында туа. Олы Шүрнәк җидееллык мәктәбен тәмамлап, ул 1940 елда Алабугада китапханәчеләр әзерли торган техникумга укырга керә. Әмма аңа укуны дәвам итәргә туры килми, Ватан сугышы башлана. Колхозда бераз кырчылык бригадасы бригадиры булып эшләгәннән соң, 1943 елның 15 гыйнварында ул Совет Армиясе сафларына чакырыла.

МАГДАНОВ НАЗИМ ХӨРРӘМ УЛЫ

Магданов Назим Хөррәм улы 1925 елда Тынламас авылында туган. Илебез азатлыгы өчен каты сугышлар барган 1943 елда 9 сыйныф укучысы Назимга чакыру тоттыралар. Ул Карелия hәм lll Украина фронтларында сугыша. Яралана, госпитал_дә дэваланып чыккач кабат lll Украина фронтына кайта hәм азатлык өчен көрәшучелэрнең алгы сызыгына баса. Җиңү тантанасын ул Австрия җирендә каршылый. Кызыл йолдыз, lll дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнгән яугир 1948 елда туган авылына кайта hәм эшкә керешә.