Сугышта катнашучылар

БӘДЕРТДИНОВ КИРАМ НИЗАМЕТДИН УЛЫ

1920 елның 15 апрелендә Тат.Әҗби авылында туа. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Калинин фронтында сугыша. 1944 елда яраланып кайта. Рядовой. Медальләр белән бүләкләнә. Туган авылында - бригадир, терлекче булып, Дербешка, Ямалы пристаньнәрендә эшли. Хезмәт ветераны. "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе белән бүләкләнә. Хатыны Хәдичә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

БӘДЕРТДИНОВ СӘЕТНӘСИМ БӘДЕРТДИН УЛЫ (ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР)

Нәсел агачымның бер тамырын Ничә еллар эзлим. Табар өчен гомерем җитәр микән? Белмим, белмим, белмим... Сәетнәсим абыемның соңгы хаты Сталинград фронтыннан язылган. «Хәбәрсез югалды» дигән җан өшеткеч хәбәр дә озак көттермәгән. 1943 елның июлендә килгән ул кәгазь өйдәгеләрнең кулларын өткән, өннәрен алган. Сугыш, аһ, сугыш, сугыш! Белде микән: намусында Күпме өзелгән сулыш...

БӘХТИЕВ ФЛҮН БӘХТИ УЛЫ

1927 елның 16 сентяберендә Иске Сәфәрдә туа, хәзергә вакытта Кировта яши. 1944 елны 17 яшендә яуга чакырыла. Пензада хәзерлек узгач, Көнчыгыш чикне сакларга җибәрелә, Монголиядә була, Кытайда Япония баскакларын тармр итүдә катнаша. Гвардияче танкист-төзүче, тупны көйләүче. Баш Верховный Командуюәий И.В. Сталинның Рәхмәт хаты, "Японияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләренә лаек була. Хәрби дәрәҗәсе-сержант. Җиңү бәйрәмен пензада каршылый.

БӘШӘРОВ ХАКИМ НӘБИУЛЛА УЛЫ

1918 елның 3 августында Саба районы Өч нарат авылында туа, Киров авылында тормыш итә. 1940 елны хәрби хезмәткә алына 12 марттан 20 сентяберьгә кадәр 54 артполкта тупчы, 89 нчы гаубица артполкт (27.IX.1940-74.VIII.1941) радиотелефончы була. 4 августта әсирлеккә төшә, Германия лагерьендә тоткын газаплары кичерә. Азат ителгәч, тикшерүләр узгач, 1945 елның 30 сентяберендә кабат хәрби ант кабул итә. 1945 елның 5 маеннан 1946 елның 14 маена кадәр 432 гаубица артполкында тупчы була. 1946 елның 14 маенда хәрби хезмәттән азат ителә.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ШЫГАЙДАН АМАНУЛЛА ГЫЙБАДУЛЛИН.

91 нче яше белән барган Аманулла Гыйбадуллин “Үземнең бөтен тәнем яралардан сызлап тора. Җитмеш бер ел узса да сугыш афәтләре онытылмый, яралары төзәлми” дип искә ала ул, Шыгай авылының аксакалы да әле. Сугыштан кайткан төшенә җиргә чүккән, салам башлы йорт каршы ала аны. Биш ел Марыйда урман кисеп, авыр эшләрдә эшләп туган авылынды йорт җитештерә. Шулай итеп авылдашларына йорт салу, хуҗалыкка фермалар төзү эше дә аныкы була. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, 56 ел бергә яшиләр.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ҖӘҮДӘТ ШӘЕМОВ

Актаныш районының Иске Богады авыл җирлегендәге алты авылга бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны исән. 94 яшьлек Җәүдәт ага Шәемов – Яңа Богады авылында яши. Авылның иң өлкән кешесе дә ул. Җәүдәт Шәемов 1926 елның августында Яңа Богады авылында туа, җидееллык мәктәпне сугыш башланган 1941 елда тәмамлый. Картлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә калган хуҗалык эшләренең барлык авырлык-газапларын кичерә. 1942 нче елның башында Шәемовларның да әтиләрен сугышка озаталар.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - АБДУЛЛИНА НУРФИКА АБДУЛЛА КЫЗЫ

Абдуллина Нурфика Абдулла кызы 1924 елның 2 декаберендә Азнакай районы Мәндәй авылында туа. Медицина училищасын тәмамлап Актаныш авылы Куҗәкә авылына эшкә билгеләнә. Авыл медпунктында фельдшер-акушерка хезмәтен башкарган яшь кыз 1943 елның 5 сентябернедә хәрби хезмәткә чакырыла.​ Сугыш чорында Нурфикә Абдулла кызы Казанда 5868 санлы эвакуация госпиталендә​ шәфкать туташы булып эшли.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - ИСЛАМОВА САИМӘ ХАРИС КЫЗЫ

Исламова Саимә Харис кызы 1923 елның 11 июнендә хәзерге Мөсли районы Әмәкәй авылында туа. II группа инвалид. 1942 елның июлендә 8 кыз белән бергә сугышка алалар. I Белоруссия фронты сафында санитарка булып хезмәт итә. Минскины, Риганы азат итүдә, фашистларны үз илендә тар-мар итүдә катнаша. Җиңү хәбәрен Берлиннан 80 чакрым ераклыктагы торак пунктында ишетә. 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайта.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - НУРЛЫГАЯНОВА ЗӨЛФИРӘ НУРЛЫГАЯН КЫЗЫ

Нурлыгаянова Зөлфирә Нурлыгаян кызы 1921 елның 25 гыйнварында Калинин районы Сикия авылында туа. 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Һава Һөҗүменнән саклану гаскәрләренең 1872 нче зенит полкына җибәрелә. Житомир, Львов, Коростень һәм башка шәһәрләрне азат итү сугышларында катнаша. Украинадан Польшага кадәр сугышчан юл үтә. Сугыш хәбәрен Польша җирендә ишетә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Ефрейтор чины бирелә. Пучы балалар бакчасында эшли. Гомерен яшь буынга тәрбия бирүгә багышлый. Күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ҺӘМ ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЙГАН ХАТЫН-КЫЗ ЯКТАШЫБЫЗ - САЛИХОВА ФӘЙРҮЗӘ ХӨСНИМӘРДӘН КЫЗЫ

Салихова Фәйрүзә Хөснимәрдән кызы 1925 елның 8 гыйнварында Усы авылында дөньяга килә. 1943 елның 8 июнендә сугышка китә. III Украина, I Белоруссия фронтында зенитчы-артиллеристлар частенда Польша һәм Украина шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. 1945 елның көзендә демобилизацияләнеп, Киров исемендәге, “Айман” совхозларында төрле хезмәтләр башкара. “Германияне җиңгән өчен”, күп төрле юбилей , “Хезмәт ветераны” медальләренә лаек була.