Агрызский

Корреспондент:

— Музей Агрыза

Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru

Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна

Агрызский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.

"ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" АКЦИЯСЕ

Корпункт: 

Иж-Бубый авыл тарихы музее "Үлемсез полк" акциясенә кушыла һәм музей хезмәткәре Нурия Раиф кызы Мәннапованың видеочыгышын карарга тәкъдим итә.

ФРОНТ КӨНДӘЛЕГЕ

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан "Әгерҗе муниципаль районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее"ның директоры Җәмитова Гөлнас Фелис кызы Салагыш авылында туып үскән сугыш ветераны Янчурин Рәис Шакир улының фронт көндәлегеннән өзекләр укыды.

ӘГЕРҖЕДӘ БӨЕК ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН ВЕТЕРАННАР ЯШИ ТОРГАН ЙОРТ ИШЕГАЛЛАРЫНДА КОНЦЕРТ КУЕЛДЫ

Корпункт: 

Халыкны социаль яклау һәм “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре тырышлыгы белән ветераннар яши торган йорт ишегалларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мини-концертлар тәкъдим ителде. Хезмәткәрләр сугыш темасына җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

ӘГЕРҖЕДӘ ХАТЫН-КЫЗ СУГЫШ ВЕТЕРАННАРЫ ХӨРМӘТЕНӘ БАННЕР УРНАШТЫРЫЛДЫ

Корпункт: 

Әгерҗедәге К.Маркс урамына 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда хатын-кыз сугыш ветераннарының фотосурәтләре белән зур баннер куелды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары – Әгерҗедән Ольга Грабовая һәм Кырындыдан Мөнәвәрә Яхина фотосурәтләре урын алган.

ӘГЕРҖЕ МАШИНИСТЛАРЫ ЭСТАФЕТА ПОЕЗДЫН ИЯРЛӘДЕ ПОЕЗДНЫ ӘГЕРҖЕ СТАНЦИЯСЕННӘН ЮДИНОГА КАДӘР АЛЫП БАРДЫЛАР

Корпункт: 

Горький дирекциясенең локомотив бригадасы хезмәткәрләре Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мавыктыргыч тәкъдим белән чыктылар. Алар Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 9 мең тонналы йөк поездын Красноуфимск станциясеннән Вековка станциясенә кадәр уздырдылар. Красноуфимск локомотивчыларыннан эстафетаны әгерҗелеләр кабул итеп алдылар. Машинистлар Юрий Ветошкин, Илназ Әхмәтҗанов, Андрей Окишев бригадасы эстафета поездын Әгерҗедән Юдинога кадәр озаттылар. Әлеге составны уздыру өчен бүленгән акча сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм фондына күчереләчәк.

ИСКЕ КЫЗЫЛЪЯР КЫЗЛАРЫ - ФРОНТ ЮЛЛАРЫНДА

Корпункт: 

Җитмеш хуҗалыклы Иске Кызылъярдан кырыктан артык ир-егет яу кырына китә. 1941 елның көзенда өч сылу кыз - Нурания Ситдыйкова, Гәүһәр Муллахмэтова, Шифа Гарифуллина бала итәкле күлмәкләрен солдат шинеленә алыштыралар. КУЛЛАРЫМДА ҖАН БИРДЕ

ИСТӘЛЕКЛӘРДӘ - АЧЫ КҮЗ ЯШЕ

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрда сугыш чорын күз алдыннан уздырабыз, өлкәннәрнең истәлекләрен барлыйбыз. Безнең Тәбәрле авылы тарихы шактый тирән өйрәнелгән. Авыл музеенда яу кырында һәлак булганнар, исән кайтып колхозда эшләгәннәр, сугыш һәм тыл ветераннары, хезмәт армиясенә ллынганнар турында бай материал тупланган. Райф Мәрдановның «Тарихта тибрәлгән Тәбәрле» китабында да авылдашлар исеме мәңгеләштерелде. Әмма шуңа да карамастан безнең яктан да, хөкүмәт тарафыннан да игътибардан читтә калучылар - сугыш чоры балалары бар әле.

МИРОВОЙ БАБАЙ

Корпункт: 

Исеме – Мөхәммәтнур, күнелендә – яхшылык, яктылык, нур. Яшьләрчә көр күңелле, җор телле, җитез-өлгер, хезмәттән тәм табып яши торган Исәнбайның Әлмәндәр карты Мөхәммәтнур Мухъянов 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итте. Дүрт сыйныф тәмамлау белән эшкә керешергә туры килгән аңа. Нәселләре нык, каты куллы, эшсөючән, тәртип яратучы, тырыш булган аның. - Әти бәйләгән чабаталарның киндерәсә туза, табаны нык кала торган булган. Ул ишкән бауны бөгеп булмый иде, - дип искә алды аның янында эшкә өйрәнеп үскән балачагын.

ТЫНЫЧ ИРТӘЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕП ЯШӘ, ТУГАНЫМ

Корпункт: 

“Тыныч көннәр, тыныч иртәләрнең кадерен белеп яшә, туганым”... Бөек Җиңунең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырганда Иж-Бубый мәктәбе укучылар Диләрә Ваһапова һәм Зөлфия Чигвинөева сөйләгән шигырҗдән өзек бу. Район җитәкчеләре хөрмәтле сугыш ветераннарына юбилей медальләрен тапшыруны дәвам итәлләр, Әгерҗедә яшәүче Шәүкәт – Назима Акбашевларга, Ольга Грабоваяга, Иж-Бубыйдан Фәрит Җамалетдиновка тапшырылды.

АТ АБЗАРЫН ТӨЗҮЧЕЛӘР

Корпункт: 

Бу фото Иж-Бәйкидә яшәүче авылдашым Фаил Хәмитов архиваннан алынды. Ул миңа анда әтием булуы белән аеруча кадерле. Фотодан күренгәнчә, ул 1932-1935 елларда төшерелгән. Анда “Татарстан” колхозы әшчеләре сурәтләнгән. Бу әлеге колхозга караучы Иж-Бәйки авылында ат абзарын төзегән вакыт булырга тиеш.