Актанышский

Актанышский муниципальный район Республики Татарстан

Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.

"Җиңү гаиләсе": уникаль проектта ничек катнашырга?

Корпункт: 

"Ватан" мәгариф мәдәни-агарту порталы кысаларында "Җиңү гаиләсе" дигән бүлек оештырыла. Чараның максаты: яшь буында тарихи белемнәр һәм патриотизм хисе тәрбияләү, сугыш елларында тарихи вакыйгалар белән бергә булу хисе формалаштыру. Россия һәм башка дустанә илләр гражданнары бүлекне бергәләп формалаштыра. Теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышын кичергән туганнарының һәм якыннарының тарихын җибәрә ала. Отечество.ру порталының авторы Потапов Алексей Викторович, Email: 9may@ote4estvo.ru .

“Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясе 24 апрельдә узачак.

Корпункт: 

Җиңү диктанты максаты - киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә тарихи грамоталылыкны һәм патриотик тәрбия бирү. 2019 елда акциядә бөтен Россиядән, 23 чит илдән 105 меңнән артык кеше катнашты, алар тарихи вакыйгалар белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Акция турында тулы мәгълүмат диктантпобеды.рф сайтында урнаштырылган.

"Хәтер юлы" н бергә саклыйк!

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы “Хәтер юлы” акциясе игълан итте. Ул илебез азатлыгы өчен көрәшкән әти-бабайларыбыз, якыннарыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатында үткәрелә. Аларның сез җибәргән сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы фотосурәтләре, мәгълүматлары, гаилә архивы материаллары, истәлекләр Россия Кораллы Көчләренең төп Храмы комплексында “Хәтер юлы” галереясында урын алачак.

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП: ИСКЕ СӘФӘРДӘ “БАГЫШЛАУ-ХӘТЕР” ФЛЕШМОБЫ

Корпункт: 

Иске Сәфәр мәдәният йорты хезмәткәрләре "Багышлау-Хәтер” флешмобының икенче көнендә Хәмитҗан Фазаелов белән очрашты. Хуҗалыкта алдынгы механизатор булып эшләгән, “Коммунистик хезмәт ударнигы” булган Хәмитҗан абый Бөек Ватан сугышы ветераны, кадерле әтисе Фазаел Бәдертдинов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

“СУГЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ” ЭСТАФЕТАСЫ : ЧАТ- КҮҖӘКӘ- АДАЙ

Корпункт: 

Күҗәкә авылында Бөек Ватан сугышы батырларын искә алдылар. Җирлектән 194 кеше ил азатлыгы өчен яу кырына китә. 118 ир-егет сугыш кырында ятып кала. Бүген нибары бер ветеран- отставкадагы медицина хезмәткәре Нурфика Абдуллина гына исән. 12 тыл ветераны Җиңү язын каршыларга әзерләнә. Ә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов авылның гына җүгел, районның, илнең горурлыгы.

"РОССИЯ-ТАТАРСТАН" ФЕДЕРАЛЬ ТЕЛЕКАНАЛЫНДА АКТАНЫШ: ВЕТЕРАН НУРФИКА

Корпункт: 

Актаныш районында бүген 11 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Аларның берсе Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында яши. Аңа 95 яшь.

ИСКЕ СӘФӘР АВЫЛЫ КИРОВ АВЫЛЫНА "СУГЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ" ЭСТАФЕТА АЛЬБОМЫН ТАПШЫРА

Корпункт: 

Иске Сәфәр мәдәният йорты коллективы Киров авылы сәнгатькәрләре белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, сугыш чоры җырларын искә төшерә.

СУГЫШ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП: Иске Сәфәр мәдәният йорты коллективы Киров мәдәният йортында хатирәләрне барлый.

Корпункт: 

Атландым атның биленә, Киттем Герман җиренә. Герман җире яшен үлән, Әллә саргаеп үләм... 1941нче елның 23 нче июнендә Актаныш һәм Калинин районнарыннан -178, сугышның өченче көнендә- 67, беренче ун көндә 1610, июнь-июль айларында 2695 кеше сугышка китә...Техника һәм атлар да сугышка китә. Мәсәлән, Актаныш МТСындагы 7 автомашинаның 6сы, 47 тракторның 6сы фронтка озатыла...

Иске Кормаш балалар бакчасында әфганчы Фикус Габдулла улы белән очрашу булды.

Корпункт: 

Иң әһәмиятлесе, бигрәк тә, балаларның күңеленә кереп калганы: хезмәт иткән вакыттагы солдат киемен киеп килгән иде ул. Балалар, ата-аналар белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музей оештырдык. Анда әти-әниләр ясаган экспонатлар, орден-медальләр, истәлекле фотолар, хатлар тупланды. Тәрбияче Лилия Фәрдиева җитәкчелегендә балалар белән видеолар, альбомнар карадылар, әңгәмәләр үткәрелде.

БӨЕК ҖИҢҮ ӨЧЕН РӘХМӘТ ӘЙТЕП: Аккүз җирлегендәге 23 ветеранга Россия Федерациясе тарафыннан булдырылган юбилей медальләре тапшырылды

Корпункт: 

Актаныш районында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Ул район буенча 531 сугыш һәм тыл ветеранына тапшырылачак. Аккүз авыл җирлегендә яшәүче ветераннар да шушы көннәрдә әлеге шатлыклы мизгелләрне кичерде. Тыныч тормышның 75нче язын каршы алган өлкәннәребез дәүләт бүләкләрен күз яшьләре белән кабул итеп алды. Күңелләрендәге сугыш еллары хатирәләре яңарды аларның, яшьлек елларына кайтып килгәндәй булды күпләре.