Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

“Апас” универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан районара волейбол ярышлары узды.

Корпункт: 

Биредә барлыгы 5 команда көч сынашты. Ярышларга Апастан Фатыйх Хафизов һәм Фәнис Хәялиев иганәчелек ярдәме күрсәтә. Спорт залында Апас, Кайбыч, Чүти, Байраш һәм Альянс командалары үзара көч сынашты.

Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә

Корпункт: 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.

"Яңа гасыр" телеканалында апаслылар язмышы

Корпункт: 

Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов Манзара" тапшыруында катнашты. "Казан каймасында" апаслылар темасына сөйләшү булды. Райондашлар зәңгәр экраннар аша карый алды, - ди Рәмис Ногманов. Районда "Казан каймасы"на багышланган зур чара да узды. Сура һәм Казан каймасы 5 ай дәвам иткән. Биредә 10 меңнән артык райондашыбыз катнашкан.

Апаста Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.

Корпункт: 

Концерт Апас якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Район мәдәният йортына тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары җыелды. Биредә Татарстанның халык артисты Илсур Сафин үзенең иң матур җыр-моңнарын тәкъдим итте. Чыгышлар Бөек Җиңү, туган як, мәхәббәт һәм дуслык темаларына багышланган иде. Шулай ук район мәдәният йорты үзешчәннәре, Апас сәнгать мәктәбе коллективы башкарган җыр-биюләр дә өлкәннәр күңеленә бик хуш килде.

9 май – Җиңү көне уңаеннан “Апастово-информ” “Алар безгә матур тормыш бүләк итте” флешмобын башлап җибәрә.

Корпункт: 

9 май – Җиңү көне уңаеннан “Апастово-информ” “Алар безгә матур тормыш бүләк итте” флешмобын башлап җибәрә. Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт иткән әби-бабайларыгызның фотоларын һәм алар турында кыскача гына мәгълүмат (фамилия, исеме, авылын) язып #ҖиңүкөнеАпас хештегы буенча үзегезнең аккаунтларыгызга урнаштырыгыз. Җинү көненә карата шигырь сөйләгән, җырлаган видеолар да урнаштыра аласыз.

Апаста ветераннар Тимур Шәймиевнең бүләкләрен алды

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Тимур Шәймиев исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Бүгенге көндә районда биш Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши.

Апаста Бөек Ватан сугышы елларында Сура һәм Казан оборона чикләре төзүчеләре батырлыгын искә алдылар

Корпункт: 

Район мәдәният йортында "Тылдагы батырлык" дип исемләнгән Төбәкара патриотик марафон узды Чувашиядә Сура һәм Казан оборона чикләре 1941 елның 28 октябреннән алып 1942 елның 21 гыйнварына кадәр вакытта төзелгән. Алар гитлерчылардан саклану өчен Казан, Куйбышев, Ульяновск һәм илнең башка сәнәгать үзәкләренә бару юлларында ясалган.

Апаска Татарстан Республикасы Президентының бүләкләре кайтты

Корпункт: 

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветераннарның тол калган хатыннарына Татарстан Президенты исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырыла. Тыл хезмәтчәннәре Котлау открыткалары ала. Районда 58 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыны, 154 тыл хезмәтчәне яши. Татарстан Республикасы Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына бүләкләр, Котлау открыткалары кайтты. Алар авыл җирлекләренә тапшырылды һәм изге теләкләр аша ияләренә барып ирешә.

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары котлаулар кабул итте

Корпункт: 

Районда 5 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район башлыгының котлауларын һәм күчтәнәчләр кабул итте. Үтәмеш авылында яшәүче Хәйретдин абый Сәлахов, Апаста яшәүче Фәрит абый Юнысов та үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды. Район башкарма комитет ы җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ветераннар белән очрашып, хәл-әхвәлләрен сорашты.

Апаста сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелде

Корпункт: 

Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, арабыздан мәңгелеккә киткән егетләрнең әниләре очрашуга җыелды. Чара Батырлар мемориал комплексына веноклар кую, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Районыбызның батыр йөрәкле егетләренә район башлыгы Айрат Җиһаншин олы хөрмәтен белдерде.