Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Район ветераннарына медаль тапшырылды

Корпункт: 

Медальләрне район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев тапшырды Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Апаста яшәүче сугыш ветераны Хатыйп Салаватуллинга Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырды. Ветеран Фәрит Юнысов Апасның Мактаулы кешесе исеменә лаек булды. Аңа шулай ук медаль, таныклык һәм Мактау грамотасы тапшырылды.

Иске Әнәле авылы халкы да бәйрәм уңаеннан Батырлар һәйкәле янына җыелды

Корпункт: 

Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Митингка килгән хезмәт ветераннары, яшьләр, авыл халкы яу кырында батырлык кылган әнәлеләрне горурлык белән телгә алды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, апас шәһәр тибындагы поселыгы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов катнашты һәм чыгыш ясады. һәйкәл янына агачлар утыртты. Бу матур күренешне һәр җиңү бәйрәменә йола итеп кертергә һәм авылыбызны яшелләндерергә дигән тәкъдим керттеләр алар

Апаслылар “Үлемсез полк“ акциясенә кушылды

Корпункт: 

Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән “Үлемсез полк“ үтте. Бу акциягә 2200 кеше кушылды. Мәктәп укучылары, бакча балалары, хезмәт коллективлары, өлкәннәр, гомумән, теләгән һәркем кулларына яу кырында батырлык кылган каһарманнарның фотосурәтләрен, чәчәкләр, шарлар тотып чыкты. Иртәдән үк “Алтын алка“ боз сарае янына халык күп җыелды. “Үлемсез полк“ Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориал комплексына килде. Акциядә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты. Ул ккулына яу кырында батырлык кылган әтисенең фотосурәтен тоткан иде.

Элемтәчеләр сугыш ветераннарын бәйрәм белән котлый

Корпункт: 

Апас район электр элемтәсе челтәрләре җитәкчеләре 7-8 майда шушы коллективта эшләгән фронтовик-ветераннар янына хәлләрен белешергә барды

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Корпункт: 

Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин котлавы

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Корпункт: 

Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин котлавы

“Медведи“ Сабадан җиңү белән кайтты

Корпункт: 

Апасның “Алтын алка“ боз сараенда шөгыльләнүче 2008 елгы егетләр Саба районында Җиңү көне уңаеннан узган хоккей ярышларында катнашты “Медведи“ командасы (тренер Ленар Мотыйгуллин) Саба, Буа, Арча хоккейчылары арасында сер бирмәде. Алар икенче урынга лаек булды.

Апас укучылары тхэквондо ярышларында җиңеп кайтты

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына Сабада тхэквондо буенча 5 майда үткәрелгән Татарстан ачык турнирында Апастан 4 кешелек команда катнашты.

Апаста Җиңү көне

Корпункт: 

Җиңү көнендә, һәр елдагыча, Апас урамнарыннан “Үлемсез полк“ үтәчәк Мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, хезмәт коллективлары, гомумән, теләгән һәркем, кулларына яу кырында каһарманлык кылган батырларның фотосурәтен күтәреп чыгачак. “Алтын алка“ боз сарае янына сәгать 8.30да җыелабыз. “Үлемсез полк“ урамнар аша узып, сәгать 9.45тә хакимият бинасы янына килә. 10.00 сәгатьтә Батырлар Мемориал комплексында митинг башлана. 11.00-12.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында бәйрәм концерты була. Җиңү көнен бергәләп бәйрәм итик!

Апасның сугыш чоры балалары Казанга сәяхәт итте

Корпункт: 

Районыбызның бер төркем ветераннары – сугыш чоры балалары 7 майда Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театрга сәяхәт кылды Алар әлеге сәяхәтне оештыручыларга, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен юллый. Ветераннар сәяхәттән зур тәэсирләр алды.