Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Апаста җәлилчеләр искә алынды

Корпункт: 

25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге - Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 77 ел тула. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне Апаста да зурлап искә алдылар. Әлеге хәтер чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты һәм район үзәгендәге “Моабит дәфтәре“ дип аталган җәлилчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Ябалак авылында яшәүче Гөлфәридә әби Могыйзова Ил башлыгының Котлау хатын алды

Корпункт: 

Акъәбигә Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин олы хөрмәт белдереп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды.

Иске Йомралыда яшәүче Хәбирә әби Җиһаншинага 103 яшь тулды

Корпункт: 

“Аллага шөкер, яшим әле”, - дип каршылады акъәби үзенең гомер бәйрәмен.

Дүртөйле авылында гомер кичерүче Вера әби Мозафарова Ил башлыгының Котлау хатын алды

Корпункт: 

Гомере буе авылдашларының сәламәтлеге сагында торган акъәби 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Вера әби тумышы белән Мордовия республикасыннан. Чувашиянең Алатыр медицина училищесында белем алганнан соң, ул махсус юллама белән Апас районының Ындырчы авылына эшкә килә. Бер сүз дә татарча белмәгән яшь кыз авыл халкы белән уртак тел табу өчен татар телен өйрәнүгә керешә. “Татарча сүзләрне дәфтәргә язып алып, төннәр буе ятлап, исемдә калдырырга тырыша идем. Әнә шулай татар телен өйрәндем”, - дип искә ала ул.

Хоккей да карый, догадан да калмый...

Корпункт: 

Каратунда гомер итүче Хаҗирә әби Сабировага 90 яшь тулды. Хаҗирә әби Сабированың гомер юлы авыр физик хезмәт аша үткән. Ул төзелеш эшләрендә штукатур-маляр, төрле оешмаларда техник хезмәткәр булып эшләгән. Өендә дә уңган, эш сөючән хуҗабикә булган. “Әниебез шушы көнгә кадәр барыбызны да камырлы ризыклары белән сыйлый иде. Туй дисеңме, мәҗлес дисеңме - авылдашларына да һәрчак ярдәмгә чапты. Әле бәйләүләрен дә күптән түгел генә ташлады. Кофталар, шәлләр, башмаклар бәйләргә яратты“, - дип сөйли кызы Фәйрүзә апа.

Олы Бакырчы авылыннан Мәсбия әби Шәфигуллинага 100 яшь тулды

Корпункт: 

Мәсбия әби бер гасырлык юбилеен үз акылында булып, үз аякларында йөреп, күзләре белән күреп, шаяртып-көлеп, изге догалары белән каршылады.

Сатмышта батырларны искә алдылар

Корпункт: 

“Кечкенә авылларда Җиңү парады“ республикакүләм акциясенә районыбыз да кушылды. Барлык авылларда да Бөек Җиңү көне уңаеннан митинглар узды. Сатмыш авылында олысы-кечесе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итәргә җыелды. Ак яулыклы апалар, өлкән абзыйлар, сугыш чоры балалары чыгышлардагы һәр сүзгә кушылып, илгә-көнгә тынычлык, татулык теләп утырды.

Апас мәктәбе укучылары Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды

Корпункт: 

Һәр ел саен Бөек Җиңү көнендә Апас мәктәбе укучылары Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә венок һәм чәчәкләр сала. Алар традициягә быел да тугры калды. Равил Гомәров җитәкчелегендә 8 класс укучылары Җиңү паркына килде. Венок кую, батырларны искә алу чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да катнашты.

Райондашлар “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

Корпункт: 

Тутай авылыннан, Ленинград блокадасының тере шаһиты булган Галия апа Гыйззәтуллина да хәтерне яңартып, акциягә үз өлешен кертте.

Апаста Җиңү көне уңаеннан ретро-машиналар парады узды

Корпункт: 

Җиңү парадының алдында – пехотаның хәрби машинасы иде. Әлеге машинаны район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдим итте. Аннан соң, бизәлгән ретро-машиналар урын алды.