Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Каратуннан Саймә Курмашевага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Каратун бистәсендә яшәүче Саймә әби Курмашева олуг юбилеен каршылады. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аны олуг бәйрәме белән тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләре белән күчтәнәчләрен ирештерде. Саймә әби бик канәгать булып, догаларын укып озатып калды.

Апаслар сынатмады

Корпункт: 

Казанда пенсионерларның VII Республика спартакиадасы узды. Бөек Җиңүнең 72нче еллыгына багышланган әлеге спорт бәйрәмендә Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан катнаштылар. Анда безнең районның 10 кешелек җыелма командасы барлык төр ярышларда да уңышлы чыгыш ясадылар. Йөзү буенча быел да район үзәк хастаханәсеннән Татарстанның атказанган табибы Венера Мөхәммәдова беренче, инде 77 яшен тутырган Апастан Альберт Зиннәтуллин икенче урынны яулап, алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр.

Эзләнүләр эзлекле

Корпункт: 

Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышының “Виртуаль музей” сайты аша ерак Пермь краеннан Первусин Ринат үзенең туган бабалары тарихын, нәсел шәҗәрәсен эзләп, Апас туган якны өйрәнү музеена мөрәҗәгать иткән иде. Музейда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеге "Алар туган ил өчен көрәштеләр" исемле китабында саклана. Ул Кәфил Фәхрәзиевич Әмиров ярдәме белән чыкты. Анда 11 151 кеше исеме төркәлгән. Шулар арасында Ринатның дәү әтисенең бертуган абыйсы Тимергалиев Хуҗиәхмәт Тимергали улы булуы ачыкланды.

Муса Җәлил мәңге хәтердә...

Корпункт: 

Апас туган якны өйрәнү музеенда эшләп килүче “Погибая не умрет герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмәне 100 дән артык укучы балалар карадылар инде. Күргәзмәнең нинди эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия булганын, рәхмәт сүзләрен алар тәкъдимнәр һәм теләкләр кенәгәсендә язып калдыралар. Тамашачыларны үзебезнең музейда көтеп калабыз.

Музейдагы күргәзмә, тамашачыга үзгә...

Корпункт: 

Апас туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музеее филиалы, Герой –шагыйрь Муса Җәлил музей-фатыйрының күчмә күргәзмәсе эшли башлады. Нәзәкәтле итеп рамланган зур планшетларда Муса Җәлилнең күпләргә әле билгеле һәм таныш булмаган биографик, иҗадый хезмәтен чагылдырган белешмәләр, мәгълүматлар, фотолары тирән фикер йөртү өчен, теләсә кемгә кызыклы. Музейның фонд хезмәткәре Эльмира Рәхимова экскурсиясен бу кызыклы фактларны Апастан чыккан кешеләр белән бәйләнеше булган вакыйгалар аша алып бара.

Апастан Ләлә Шәйдуллинага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Апас авылында гомер итүче Ләлә әби Шәйдуллина олуг юбилеен каршылады. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев истәлекле туган көн бәйрәме белән тәбрикләп аңа Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина изге теләкләре һәм күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

Солдат егет медальгә лаек булды

Корпункт: 

Якташыбыз, тумышы белән Әлмәндәр авылыннан булган Фәнил Әхмәтшин хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә. Фәнил Бөек Җиңү бәйрәмендә Мәскәүдә узган парадта катнашты һәм медальгә лаек булды.

Иске Әнәледә Җиңү бәйрәме

Корпункт: 

Иске Әнәле авылында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митингтан соң, клубта “Алар туган ил өчен көрәштеләр” дигән кичә оештырылды. Бәйрәм уңаеннан клубта Советлар Союзы Геройларына багышланган стенд, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемен мәңгеләштерүче альбом, хәрби бурычын үтәп кайткан, бүген дә хезмәт итүче егетләрнең фотоларыннан фотостенд та урын алган.

Заготзерно бистәсеннән Гыйльметдин Шәһвәлиевка медаль тапшырылды

Корпункт: 

9 май – Җиңү бәйрәме көнендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Заготзерно бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Гыйльметдин Шәһвәлиевка Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырды. Котлыйбыз!

Апас “ЮНАРМИЯ” сафларында бүген 150 солдат һәм командир бар

Корпункт: 

Апасның “Сугышчан Дан” музее оешуга быел 5 ел булды. Аның алыштыргысыз җитәкчесе, запастагы офицер Әгъзам Хәмидуллин районда 1 ел элек гамәлгә куелган, бүген төз сафларга 100 дән артык яшүсмер баскан “Юнармеец” хәрәкәтен дә җитәкли. Ул бу хәрәкәтнең Апас штабы начальнигы вазифаларын башкара. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, балалар һәм яшүсмерләр арасында абруйлы, хәрби-патриотик тәрбиядә саллы өлеше булган Әгъзам Хәмидуллин быелгы 9 май бәйрәменә рәт-рәт колонналарга төзеп, бик матур һәм күзләрне иркәләүче яшь армияче хәрби формасы кигән егет һәм кызларны алып чыкты.