Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Акхуҗада узган Җиңү бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй ага Мөхәммәтшин да катнашты

Корпункт: 

Акхуҗа авылында узган бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй ага Мөхәммәтшин да кайткан иде. Аның сугышчан юлы да озын һәм михнәтле.

Апаста Бөек Җиңүнең 76 еллыгы билгеләнеп үтелде

Корпункт: 

Илебез 76нчы тапкыр Бөек Җиңү язын тантана итте. Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала. 9 Май - Җиңү көне уңаеннан, район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары үтте. Олысы-кечесе, барлык райондашлар әлеге чарада катнашты. Апас урамнары буйлап, шарлар, чәчәкләр, флагчыклар тоткан халык Батырлар Мемориаль комплексы янына җыелды.

Багыш авылында бәйрәм булды.

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһим бабай Фәсхиевны хөрмәтләделәр. Фәһим бабайның капка төбенә ветераннар Советы, тыл һәм хезмәт ветераннары, “Юнармия” челәр, укучы балалар, укытучылар килде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Бердәм Россия” партиясе исеменнән, “Апас” якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе исеменнән Илдар Нигъмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән кайнар котлап күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Хәлен сорашып, гозерләрен тыңладылар.

Хәйретдин Сәлахов: “Оныкларыма сугыш күрергә язмасын”

Корпункт: 

Үтәмеш авылында гомер итүче Хәйретдин бабай Сәлахов кунакларны аягүрә басып каршы алды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Бердәм Россия” партиясе исеменнән, “Апас” якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе исеменнән Илдар Нигъмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән кайнар котлап күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Хәлен сорашып, гозерләрен тыңладылар.

Апас урта мәктәбе укучылары "Кызыл канәфер" акциясендә катнашалар.

Корпункт: 

https://www.instagram.com/p/COYZasfhSnn/?igshid=eydswnc4qlhd

Апас урта мәктәбе укучылары "Искиткеч ветераннар", "Ветеран янәшәдә яши" акцияләренә кушылдылар.

Корпункт: 

Апас урта мәктәбе укучылары "Удивительные ветераны" ("Искиткеч ветераннар"), "Ветеран живет рядом" ("Ветеран янәшәдә яши") акцияләренә кушылдылар. Алар тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр. https://www.instagram.com/p/COUxka9BH5t/?igshid=1jb2bveafms03

Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылаганда, Апас урта мәктәбенең 3 А сыйныфы укучылары " Бөек Җиңү варислары" рәтенә кабул ителделәр

Корпункт: 

Балалар бик теләп һәм җаваплы алынды бу хәрәкәткә. Аларның йөзләрендә горурлык хисе балкыды. Бәйрәмгә килгән кунаклар варисларга үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Балалар безнең киләчәгебез, ә алар әби-бабаларыбызның данлыклы эшләренең дәвамчылары булсыннар иде. Уңышлар сезгә, Варислар! #наследникивеликойпобеды #дорогадобра #родительскийсовет #егоза #ЛесноеЧудо #9мая# апастовскаяСОШ

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йорт ишегалларыннан моң агылды

Корпункт: 

Апаслылар "Ишегалды белән җырлыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылып, районыбыз ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына тәрәзә аша бәйрәм котлауларын юлладылар. Үтәмешнең олы хөрмәткә лаек шәхесе Хәйретдин ага Сәлахов, Багыш авылы ветераны Фәһим ага Фәсхиев һәм Тутай авылында Ленинград блокадасы шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина яшәгән йорт каршысында бәйрәм чарасы оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Җиңү көненә багышланган җырлар яңгырады, шигъри юллар аша ихлас теләкләр ирештерелде.

Апас урта мәктәбе Георгий тасмасы акциясенә кушылды.

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган Бөтенроссия Георгий тасмасы акциясе 2005 елдан бирле үткәрелә. Георгий тасмасы-ул ветераннарга карата хөрмәтебезне белдерү, яу кырында ятып калганнарга хөрмәт күрсәтү, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү символы. 1945 елда без җиңгән һәркемгә рәхмәт. Тулырак: https://www.instagram.com/p/COcVkM0BhVx/?igshid=qt5tktql2f7r