Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Әтнә районы Ары авылында “Кырык дүртнең май аенда" дип исемләнгән кино төшерделәр.

Корпункт: 

"Татаркино" студиясе тарафыннан гамәлгә ашырылган «Кырык дүртнең май аенда» киносын төшерү тәмамланды. Ары авылында “Кырык дүртнең май аенда" дип исемләнгән кино төшерделәр .

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “Әтнә туган якны өйрәнү музее” вакытлы күргәзмә оештырды

Корпункт: 

9 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Олы Әтнә авылы “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында тантаналы чара үтте. Яше - карты, олысы - кечесе, һәр оешма катнашты әлеге чарада, парк шау- гөр килде. Искиткеч концерт, мастер класс, күренешләр һәм күргәзмәләр биләп алды паркны. Бик матур чара булып күңелдә калды. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин, барыбыз да сау- сәламәт булыйк.

Бөек Җиңү даны сүрелмәс!

Корпункт: 

Район үзәгенең "Туган ягым" паркында узган быелгы Җиңү бәйрәме елдагыча ихлас һәм дә сагышлы иде.

Кышлау авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды

Корпункт: 

"Ә безгә җиңү авыр, бик авыр бирелде. Әлеге канкойгыч сугышта җиңү өчен илебез 27 миллионнан артык кешесен югалтты.Ә ятим калган сабыйлар, тол калган хатыннар, ялгыз калган аналар, аларның исәбе бармы? Әлбәттә юк. Инде менә 78 ел буе йомылам - йомылам дигән яралар бу көнне кабат ачыла. Күзләргә яшь тула. Авылыбыздан яу кырына 213 ир-егет чыгып китә. Шуларның 81-е яу кырында ятып калса, 42 - се хәбәрсез югала. 90 кешегә төрле җәрәхәтләр алып булса да исән - имин кайтырга насыйп була. Ләкин, ни кызганыч бүгенгесе көндә аларның берсе дә безнең арабызда калмады.

Балачакнын ачы хатирәсе

Корпункт: 

Сафина Исламия Зариф кызы 1936 елның мартында Әтнә районы Югары Шашы авылында дөньяга килә.

Ары авылында Җиңү бәйрәме узды

Корпункт: 

Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый әле, яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә Ары авылының да 154 намуслы һәм батыр ул - кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргәннәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм яшәячәк...Ары мәдәният йорты каршында узган бәйрәм чарасында аларны минутлык тынлык белән искә алдылар.

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды

Корпункт: 

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” исеме астында тантаналы чара узды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары кунак итеп чакырылган иде. Җиңү белән котлау сүзләре, укучылар һәм өлкәннәр чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Соңыннан авыл, Җирле үзидарә, мәктәп исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

"Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде ул..."

Корпункт: 

Кулыма кабат дәү әтием Шамил Сабировның фотосын кулыма алам. Дәү әтием Күлле Киме авылыннан. Шушы авылдан 17 яшендә сугышка киткән. Башта телләрдән төшмәгән Суслонгер лагеренда өйрәнүләр уза. Гомель, Брест, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булган бәхетле шәхесләрнең берсе ул. Бәхетле димен, кулак малаена әтисез үсәргә, гаилә назын татырга насыйп булмаса да, сабырлык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кебек сыйфатларны югалтмыйча гомер итте. ул. Мин аның бер генә тапкыр да сүгенгәнен хәтерләмим.

Мин бабам белән горурланам

Корпункт: 

Минем бабам Нәҗмиев Зәки Нәҗми улы 1906нчы елны Күәм авылында крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда бабайның 7 баласы була. Ул 1941 елның июленнән 1942 елның мартына кадәр сугышларда катнаша. Ленинград янындагы сугышта һөҗүм вакытында аягы яралана. Мин бабам белән бик нык горурланам. Дусым авылыннан Гөлшат.

Әтнәдә – “Җиңү диктанты”

Корпункт: 

Олы Әтнә урта мәктәбе базасында быел да “Җиңү диктанты” яздылар Теләгән һәркемгә мондый мөмкинлек бирелде. Район җитәкчеләре дә, хәтта тыл ветераны, Олы Әтнәдә яшәүче Мөнәвәрә Хәсәнова да кулларына ручка алып катнаштылар. Алдагы елларда, мөгаен, мондый зур чараны башка бер иркенрәк залда уздырырга туры килер. Чөнки, катнашучылар былтыргыдан да күбрәк иде һәм аларның саны ел саен арта. Соңыннан, диктант язучыларның кайберсе белән әңгәмә корылды: