Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Әтнә районы Күәм авылы картасы (1941-1945 еллар).

Корпункт: 

Бу картаны Әтнә районы Күәм мәдәният йорты җитәкчесе Борханов Фәрит Фоат улы Бөек Җиңүнең 75-еллыгына карата төзегән булган. Картада сугышка китүчеләр, сугыштан кайткан һәм кайта алмаганнарның тамгалары бар. Шулай ук сугышка китүчеләрнең йорт урыннарында яшәүче булганың бер төсле итеп, ә инде буш йорт урыннарын (яшәүчесе булмаганнарны) икенче төсле итеп билгеләгән ул. Шулай итеп Әтнә районы Күәм авылында сугышка кадәр 322 хуҗалык исәпләнгән. 254 кеше бу авылдан сугышка киткән. Шуларның 125-се кире туган авылына әйләнеп кайта алган. Ә инде 129 кире әйләнеп кайтмый калган.

Яңа китап. Сугыш чоры балалары. Дети войны.

Корпункт: 

Шакирҗанова Сәвия Гаделша кызы "Сугыш чоры балалары. Дети войны" дигән җыентыкның авторы. Ул 1940 елның 18 июлендә Татарстанның Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында туган. Укучылар игътибарына авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, сугыш чоры балалары турында хикәяләр, истәлекләр җыентыгы тәкъдим ителә. Мемуарлар гади аңлаешлы тел белән язылганю Кыска хикәяләрдә авыл халкының, тыл хезмәтчәннәренең көнкүреше, җиңүче халыкның аерым тарихлары һәм язмышлары тасвирланган. Җыентык совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Әтнә балалары - хәрби-кыр җыенында

Корпункт: 

Автомат сүтеп-җыю гына түгел бу; Лаеш янындагы махүсус урынга барып ату осталыгын сынап кайтканнар, вакытка противогаз һәм ОЗК кияргә өйрәнәләр, хәрби топография, "строевая подготовка" һәм спорт белән бәйле төрле чараларда көч сынашачак безнең егетләр. Каенсар урманында елдагыча 10 сыйныф балалары һәм техникум студентлары хәрби әзерлеккә нигезләнгән өйрәнүләр узалар.

“Бу яшькә җитүемне белми дә калдым”

Корпункт: 

Танылган шәфкать туташы Бибинур Хәкимова олы юбилеен күтәренке кәеф белән каршылый. Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Бибинур апа Хәкимова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан, әнә шулай ди.

Әтнәдә Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Корпункт: 

9 Май-иң мөһим, дулкынландыргыч һәм данлы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне районыбызның үзәгендә урнашкан – “Туган ягым” паркында Бөек Җиңүнең 76 еллыгы бәйрәм чаралары узды. Район халкын Җиңү көне белән Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлады. Батырлар истәлегенә веноклар салынып, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Баш иябез Сезнең алда, кадерле ветераннар!

Корпункт: 

Вакыт – рәхимсез. Районыбызда бары ике Бөек Ватан сугышы ветераны гына яши бүгенге көндә.

Хөрмәтле сугыш ветераны Мөршидә Бәдигова!

Корпункт: 

Хөрмәтле тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары!

Хөрмәтле сугыш ветераны Габделхәй Нурмөхәммәтов!

Корпункт: 

Хөрмәтле тыл ветераннары, сугыш чоры балалары!

Сугыш чоры баласы

Корпункт: 

Сугыш чоры баласы мин, Ятимлектә мин үстем. Әткәм сугышта вакытта Әнкәм карнында калдым. Апам белән бергәләп, Ятим балалар булдык. Әткәм йөзен күрмәдем мин. Әнкәй ялгыз үстерде. Кырык беренче елның Ямьле язында тудым. Тол хатын баласы булып Шушы авылда үстем. Сугыш чоры балалары, Бик күп идек авылда. Сугыш дигән зур афәт Ятим итте бит безне. Ата назы күрмичә Гомер буе яшәдем. Әткәй сүзе әйтә алмый, Җитмеш яшемә җиттем. Сугыш чоры баласы мин,

Әтнә театры артистлары «Солдатка өмете» дигән шигъри видеофильм төшергән.

Корпункт: 

Җиңү көне уңаеннан Әтнә театры артисты Дамир Сидеев кыска метражлы фильм төшергән. Видеофильм театр аккаунтына урнаштырылган. «Солдатка өмете» дип исемләнгән видеофильм сугышта хәбәрсез югалып, туган якларына кайта алмый калган солдатларга багышланган. Ул Алинә Сидеева шигыре нигезендә төшерелгән. 9 минутлык видеофильм ире хәбәрсез югалган татар хатынының кичерешләре турында. Төп рольдә — Алинә Сидеева үзе. Шулай ук театр артистлары — Айдар Вәлиев һәм Зиннур Һадиев. Фильмда Әтнә балалары Галиәскәр Сидеев, Закир Һадиев, Раяз Сәләхетдинов катнашкан.