Дрожжановский

Корреспондент:

— Радиф Субаев (Директор МБУ "Краеведческий музей Дрожжановского муниципального района РТ" )

Адрес корпункта: РТ, Дрожжановский район, село Старое Дрожжаное, ул.Дзержинского д.3, тел. 8 (84375) 2-24-87, radifsubaev@yandex.ru

Дрожжановский муниципальный район Республики Татарстан

Дрожжановский район (тат. Чүпрәле районы) — муниципальное образование (муниципальный район) на юго-западе Татарстана.

Чүпрәледә тыл ветеранына 95 яшь тулды

Корпункт: 

Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне, ветераны Әминә Садретдин кызы Шагаева 95 яшьлеген билгеләп үтте. Сугыш елларында Әминә апа окоп казуда, колхоз кырында тракторчы булып хезмәт куя.

Исеме кайтты данга төренеп туган ягына

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистәдән артык вакыт узса да, аның әһаңнәре дә әле дә булса тынмый. Кемнәрдер хәбәрсез югалган якыннарының каберләрен эзләп табудан өметен өзми, ә кемнәрдер сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен якыннарына тиешле бүләкләрнең барлыгына юлыга. Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Зөбәйдә апа Зәйдуллова да әтисе Ибраһим абыйның ““Батырлык өчен” белән бүләкләнүе хакында хәбәрдар була. Әмма бүләкне кулга алу өчен сугыш бетеп, 73 ел вакыт узарга кирәк булган.

Чүпрәлеләр Советлар Союзы каһарманы Зариф Алимовны искә алды

Корпункт: 

Район үзәгендәге геройлар аллеясына Советлар Союзы каһарманы Зариф Алимовның авылдашлары, туганлык җепләре тоташкан кардәшләре, Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары килгән иде.

Тормышның кара көннәрендә дә аклыкларын югалтмаган безнең әни-әбиләр

Корпункт: 

Сокланырлык гомер юлы үткән кешеләр күп тә инде... Сокланырлык гаиләләр күп. Яныбызда гына яшиләр алар. Һәм гап-гади үзләре. Якын көннәрдә генә шундый бер нәселнең кунагы булдым. Ап-ак яулыгын җәеп бәйләгән татар карчыгына карап сокландым да, халкыбызның менә нинди кызлары бар бит дип, горурландым да...

“Карт аю урманда ул”,- ди Олимпиада апа

Корпункт: 

Туган көн белән котларга килгәндә ишек алдына ук чыгып мине бер апа каршы алды. Өйгә кереп "Олимпиада әбине күрер идем", дигәч, "Ул сине ишек төбенә чыгып каршы алды бит", диделәр. Аптырап калдым. Чөнки 90 яшендәге әбине күрермен дип барган идем, ә минем янымда карап торышка 60 яшь тирәсендәге апа басып тора... Минем аптыраганымны күреп башын артка ташлап көлеп җибәрде. "Шундый шул без, кычыткан ашап үстек бит", диде.

Сынаса да, сындыра алмады

Корпункт: 

И сынады безне бу дөнья! Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, сындырырдай итеп сынаса да, сындырмады ләкин бу дөнья! Шөкер яшәдек. Ходай гомерне дә бирде, михнәтен дә күрсәтте, хәзер менә рәхәтен дә кызганмый, дип сөйләргә ярата безнең әби. Районбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе булган озын гомерле өлкәннәребез тормышы – Иске Чүпрәле авылында гомер кичергән Наҗия Фәхретдин кызы Вәлиева мисалында да ачык табылыш таба. Яңа 2018 елны башлап, тәүге 90 яшьлек гомер датасын беренчеләрдән булып билгеләде ул.

Чүпрәледән сугыш ветераны Валентина Калачева 95 яшьлеген билгеләде

Корпункт: 

Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер. Әмма, бу коточкыч сугыш афәте асыл затларыбызны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, кулына корал алырга мәҗбүр итте. Районыбызда изге яуда катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден – медальләргә лаек булган гүзәл затлар бар. Шуларның берсе Уби авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Петровна Калачева.

Чүпрәледә тыл ветеранына 90 яшь тулды

Корпункт: 

Югары Каракитә авылында яшәүче Якуп абый Шаруков үткән көннәрдә гомеренең унынчы дистәсен ваклады. Бер гасырга якын тарихлы гомер бәйрәме-90 яшьлеге уңаеннан котларга аны матур гадәт белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлегеннән вәкилләр килде. Өлкәннәрнең күңелләре самими баланыкы сыман. РФ Президентыннан котлау һәм район башлыгы бүләге тапшырганда Якуп абый да шатлык куанычын яшермәде: “Путин да туган көнемне беләме?” дип сорап куйды. Чыннан да хөкүмәт җитәкчелегенең сугыш елларын, аннан соңгы илне торгызу вакытларын үткән олы буынга ихтирамы зур.

Солдат Даны орденының тулы кавалеры Григорий Семеновны искә алу

Корпункт: 

Геройлар аллеясында – якташыбыз, Городище авылында туып үскән, солдат Даны орденының тулы кавалеры Григорий Семеновны бюсты янында туган көнен искә алдык . Исән булса аңа 98 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан аның якташлары – Городище урта мәктәбе укучылары да бирегә килгән. Алар горурланып Григорий Трофимовичның биографиясен һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аннан соң алар район җитәкчелеге белән бергә бюст алдына кызыл чәчәкләр салдылар, бергәләшеп фоторәсемгә дә төштеләр.

Чүпрәле районы ветераннар советы “Сугыш чоры балалары” бәйгесенә нәтиҗә ясый

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы кысаларында район ветераннар советы район мәгариф бүлеге белән берлектә район белем бирү учреждениеләре арасында “Сугыш чоры балалары” дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Конкурсның максаты яшьләргә патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүдә ярдәм итүне, мәктәп музейлары фондын авыл тарихы, авылның хезмәтчәннәре турындагы мәгълүматлар белән баетуны күздә тота.