Елабужский

Корреспонденты:

Людмила Губянова (начальник отдела по работе со СМИ Совета ЕМР)

Адрес корпункта: г. Елабуга, пр. Нефтяников 30 в здании Совета Елабужского муниципального района. Телефон: 8 (85557) 3-12-84

— Роза Ибрагимова (заведующая Музеем Памяти Елабужского государственного музея-заповедника)

Адрес корпункта: г. Елабуга, ул. Набережная д.10а в здании Музея Памяти. Телефон: 8 (85557)99-0-42

Елабужский муниципальный район Республики Татарстан

Ела́бужский райо́н (тат. Alabuğa rayonı, Алабуга́ районы́) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан

Юбилярны котлау: Сергей Петрович Барсуков

Корпункт: 

6 мартта шәһәрнең танылган шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Петрович Барсуковның тууына 90 яшь тулды. Юбилярны тәбрикләргә, аның күренекле бәйрәменә тагын да ямь өстәргә шәһәр администрациясе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм ТКХ буенча урынбасары Шәфкать Сәффәров килде. Ул Сергей Петровичка Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды һәм шулай ук бүләкләр бирде.

Юбилярны котлау: Шакир Шәфыйк улы Әхмәдуллин

Корпункт: 

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Шакир Шәфыйк улы Әхмәдуллин үзенең 90нчы – юбилей туган көнен билгеләп үтә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова тугыз дистәне түгәрәкләп куючы бабайга чәчәкләр, бүләкләр һәм иң матур теләкләр белән килде. Ул Шакир Шәфыйк улына Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды.

Юбилярны котлау: Равилә Касыйм кызы Рәхимова

Корпункт: 

Бүген шундый аяз һәм кояшлы көндә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Равилә Касыйм кызы Рәхимова үзенең 90нчы туган көнен каршылый. Бүген иртәнге якта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова чәчәкләр, бүләкләр һәм иң яхшы теләкләр белән юбиляр янына килде. Ул Равилә Касыйм кызына Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды.

Юбилярны котлау: Евдокия Ивановна Васильева

Корпункт: 

Календарьда – яз. Аның беренче көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Евдокия Ивановна Васильева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген шушы гомер бәйрәменә килеп җиткән юбиляр адресына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова тарафыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады. Җитәкче урынбасары Евдокия Ивановнага ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде, Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җиңү көнен бәйрәм итүгә старт бирелде

Корпункт: 

26 февральдә Бүген АМР Советының зур залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова төп доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул әлеге көнгә багышланган һәм расланган чаралар планын яңгыратты.

Юбилярны котлау: Анна Васильевна Шорина

Корпункт: 

28 февральдә тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән Анна Васильевна Шорина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранны Россия Президенты Владимир Путин һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән шушы истәлекле көн белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова һәм АМР Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева килде. Алар юбилярга илебез һәм шәһәребез җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләр – котлау открыткалары, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган тапшырды.

Юбилярны котлау: Евдокия Тимофеевна Безручко

Корпункт: 

28 февральдә Бөек Ватан сугышының тагын бер ветераны – тыл хезмәтчәне Евдокия Тимофеевна Безручко үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Аны шушы истәлекле гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лилиана Фәттахова һәм АМР Советы оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева котлады. Алар тугыз дистәне түгәрәкләгән әбигә Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлау хаты тапшырдылар. “Хөрмәтле Евдокия Тимофеевна, Сезне юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәм!

Юбилярны котлау: Лидия Никифоровна Колесникова

Корпункт: 

25 февральдә, тылда хезмәт куйган Лидия Никифоровна Колесникова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тугыз дистәне түгәрәкләгән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Туган көне уңаеннан Лидия Никифоровнага җылы теләкләрен җиткереп һәм, юбилярны шундый күркәм бәйрәме белән котлап, җитәкче урынбасары Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.

Юбилярны котлау: Фәһимә Әхмәт кызы Халикова

Корпункт: 

15 февральдә Алабугада Бөек Ватан сугышының тагын бер ветераны үзенең юбилеен билгеләп үтте: бүген тыл уңганы Фәһимә Әхмәт кызы Халиковага 90 яшь тулды. Туксанынчы тапкыр гомер бәйрәмен каршы алучы юбиляр аны туганнары һәм якыннары даирәсендә бәйрәм итте. Тантанага Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов та кереп чыкты. Мондый юбилейларга хас булганча, ул да буш кул белән килмәгән, шәхсән үз исеменнән һәм Россия Президенты Владимир Путиннан алып килгән бүләкләрен юбилярга тапшырды.

Юбилярны котлау: Евгений Гаврилович Акишин

Корпункт: 

Бүген, 15 февральдә, Бөек Ватан сугышының ут-суларын кичкән алабугалы Евгений Гаврилович Акишинга 90 яшь тулды. Тугыз дистәне түгәрәкләүче фронтовикны туганнары һәм якыннары тәбрик итте, шулай ук юбилярга илебез һәм калабыз җитәкчелегеннән: Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырылды.