Кайбицкий

Кайбицкий муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Кайбицкий муниципальный район (тат. Кайбыч муниципаль районы) расположен в западной части Республики Татарстан.

“1941 елның декабрендә һава температурасы минус 56 градуска кадәр төште”- дип искә ала Морза Бәрлебашыннан Әминә Сәйфиева

Корпункт: 

Морза Бәрлебашы авылында яшәүче Әминә апа Сәйфиеваны гасыр яшьтәше дип әйтергә була. Әле шушы көннәрдә генә туксан яшен тутырган әби илебез тормышындагы бик күп вакыйгаларның тере шаһиты, аның зиһене яхшы, шуңа да үткәннәр турында сәгатьләр буена сөйли ала ул.

Кайбыч районының Социалистик Хезмәт Герое 90 яшен тутырды

Корпункт: 

Кайбычның хезмәт герое – әле шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Мария Турунтаева гомер көзен Яшел Үзән шәһәрендә үткәрә. Туган авылы Багайдан китеп, шәһәр кешесенә әйләнүенә дистә еллар вакыт узса да, якташлары аны онытмый, өенә килеп котладылар. Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Геройлары” җәмәгать оешмасы рәисе Ильдус Мостюков та котлау телеграммалары юллаган аңа.

Факия Ногмановага - 90 яшь.

Корпункт: 

Һай көтте дә соң Факия апа үзенең юбилеен: матур киемнәрен әллә кайчан әзерләп, онык-оныкчыклары котларга кайтса дип, тәмле кәнфитләрен дә җыйнап торды ул. Туксан яшькә җитү һәркемгә дә насыйп булмый шул. Газетадан укып яхшы белә әбекәй: андыйларга бит әле ил башлыгы Владимир Путиннан открытка да килә, район үзәгеннән килеп, аны истәлекле бүләк белән юбилярга тапшырып та китәләр. Факия әби белән дә шулай булды, бүгенге көндә күрше районда яшәсә дә, аны котларга Кайбычтан килделәр.

Борындыкта яшәүче Мөнирә әби котлаулар кабул итте

Корпункт: 

Ай буе диярлек саран гына елмайган кояш та бу көнне нурларын мулдан сипте. Гүя ул да Мөнирә апаның туган көне икәнен белеп, үзе дә кояш сыман ягымлы, тирә-юньдәгеләргә җылы өләшеп яшәүче әбекәйне әнә шулай тәбрик итте. Борындыкта яшәүче тыл хезмәтчәне Мөнирә Вәлидованы 90 яшьлек юбилее белән кояш кына түгел, балалары, туганнары, күрше-күләне дә котлады. Район үзәгеннән, авыл җирлегеннән дә килделәр аңа бу көнне.

Имәнле Бортасның Ак әбисе Россия Президенты Владимир Путиннан открытка алды

Корпункт: 

Имәнле Бортасның Ак әбисе Россия Президенты Владимир Путиннан открытка алды Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган чираттагы котлау хаты Имәнле Бортас авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Гайнуллинага адресланган иде. Юбилярга Президент бүләген тапшырырга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева килгән иде.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Кайбыч районында нинди чаралар үткәрелә

Корпункт: 

Барлык авыл җирлекләрендә дә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр, оста рәсем ясаучылар арасында бәйгеләр үткәрелә, күргәзмәләр, яшьләр өчен тематик кичәләр оештырыла. “Бердәм Россия” партиясе көннәре кысаларында узучы әлеге чараның йомгаклау тантанасы 22 февральдә Олы Кайбыч мәдәният йортында була.

Кайбычта Халыкара балаларны яклау көне үтте

Корпункт: 

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган мәйданда мәктәпләрнең балалар оешмалары активистлары слеты һәм балалар Сабантуе уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде.

Балалар сәнгать мәктәбендә очрашу булды

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан, районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәре һәм балачаклары шул дәһшәтле елларга туры килгән, районыбызның төрле авылларында яшәүче абый-апалар белән очрашу булды

Кайбыч ветераннары сәяхәткә китте

Корпункт: 

9 Май бәйрәмен зурлап каршы алдык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү әле дә дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки җиңүчеләр буыны алдында без мәңгелек бурычлы.

Кайбычның тагын бер өлкән кешесе юбилеен уздырды

Корпункт: 

Районыбызның тагын бер өлкән кешесе үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кече Кайбыч авылында яшәүче Закирә Гарәфетдиновага 90 яшь тулды. Шул уңайдан башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырып, шәхсән үз исеменнән дә изге теләкләрен ирештерде. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина шулай ук Закирә әбине бәйрәме белән котлады: