Муслюмовский

Муслюмовский муниципальный район Республики Татарстан

Муслюмовский район (тат. Мөслим районы) — муниципальный район в Республике Татарстан, граничит с Республикой Башкортостан. Административный центр — село Муслюмово. Площадь территории района — 1464,3 км². Численность населения: 21604 человек. Образован 10 августа 1930 года. Упразднён 1 февраля 1963 года с передачей территории в состав Мензелинского и Сармановского районов, восстановлен 12 января 1965 года.

Хамбалова Гөлҗәннәт Сабир кызының 90 яшьлек юбилее

Корпункт: 

Мөслим районы Сикия авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хамбалова Гөлҗәннәт Сабир кызының 90 яшьлек юбилее. Гөлҗәннәт апа Актаныш районы Олы имән авылында туган.Кечкенәдән ятим калып, абыйсы һәм җиңгәсе тәрбиясендә үскән. Сикия авылына тормышка чыгып 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.90 яшьлек юбилеен ул балалар, оныклары, оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә, алар янәшәсендә озак тормыш итәргә язсын.

Сабирова Рәйсә Хаматзариф кызын бәйрәм белән котладылар

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы башланганда Рәйсә Хаматзариф кызы Сабировага 12 яшь була. Басуда, барлык хатын – кызлар белән бергә, эштә идек, - дип искә ала ул. Барысы да елый-елый авылга, Нөркәгә йөгерәләр. Без кайтуга авылда бер ир-ат та калмаган, барсын да сугышка алып китәргә эзерләгәннәр иде ди. Сугыш башлануны без бик авырлык белән генә аңладык. Күрмәгәннәр калмады инде, - ди,бүгенге көндә Мәллә-Тамак авылында яшәүче Рәйсә апа.

Тыл ветераны Игошева Клара Тимофеевнаны бәйрәм котладылар

Корпункт: 

Тыл ветераны Игошева Клара Тимофеевнаны китапханә мөдире белән барып хәлен белдек, яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырдык. Ишек алдын, капка төпләрен көрәдек.

Нәҗипова Фәимә Нәҗип кызын бәйрәм белән котладылар

Корпункт: 

Метрәй авылында яшәүче тыл ветераны Нәҗипова Фәимә Нәҗип кызы 1928 нче елның 22 нче декабрендә Мөслим районы Метрәй авылында туган. Әтисе сугышка 1941 нче елда китә, 1945 нче елда батырларча һәлак була. Колхозда терлекчелектә эшли: сыер савучы, сарык караучы, куян фермасында да эшли, ферма мөдире вазыйфасын да башкара. Балалары юк, бүгенге көндә ялгызы яши. Караучы Фәридә ханым көндә хәлен белешә.

Закиева Шәкүрә Әхмәтвәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Корпункт: 

12 нче февраль көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе, Олы Чакмак авылында гомер итүче Закиева Шәкүрә Әхмәтвәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Шәкүрә ханымга саулык сәламәтлек