Тукаевский район

Корпункт:

МБУ "Общественно-патриотический музей "Гиндукуш"

Адрес: РТ, Тукаевский район, с. Старое Абдулово, ул. Центральная, д. 16

Ответственный: Гарипова Резеда Рависовна

Эл. почта: Rezeda.yakupova77@mail.ru

Телефон: 8552-37-06-61, 89196271084

Тукаевский муниципальный район Республики Татарстан

Тукаевский муниципальный район (тат. Тукай районы) — муниципальное образование в России, на северо-востоке Татарстана, административный центр — в городе Набережные Челны (сам город является городом республиканского подчинения и образует городской округ).

Сәет авылыннан Габдрахмановлар, сугыш вакытында бабалары һәлак булган Псков өлкәсенә 9 май бәйрәменә барып кайтты

Сәет авылында яшәүче Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар узган ел август аенда Псков өлкәсенә барып фронтта үлеп калган бабалары Габдрахманов Махбурахман Габдрахман улының каберен табып кайткан иделәр. Быел алар Псков өлкәсеннән 9 Май бәйрәменә чакыру алды. Айсылу ханым “Якты юл” газетасы укучылары белән шул сәяхәттән алып кайткан тәэсир-кичерешләре белән уртаклаша.

Тыл ветераны Рауза Вәли кызы Хәйруллина туган авылы Тулбаен күреп кайтты

Бүгенге көндә ачы язмыш җилләре аны картлар һәм инвалидлар йортына алып килгән хөрмәтле тыл ветераны Рауза Вәли кызы Хәйруллина 1931 елнын 12 июлендә Мамадыш районы Тулбай авылында дөньяга килә. 1943 елда «Чулпан» колхозына эшкә керә. Сугыш беткәнче әлеге колхозда мал караучы булып эшли. Ил азатлыгы өчен барган канлы сугыш елларында Рауза әби һәм аның чордашлары авырлыкларга нык булып, чыдам булып гомер итәләр. Яшьләр олылар белән беррәттән бөтен авыр эшне башкаралар. Сугыштан соң исә Рауза әби бухгалтер курсларын тәмамлый һәм лаеклы ялга кадәр әлеге һөнәр иясе булып эшли.

Калмашта яшәүче Шамил бабай Хәмәтовны котларга балалар килде

Шушы көннәрдә Калмаш авылының «Калмаш бизәкләре» клубына йөрүче балалар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Хәмәт улы Хәмәтов янына барып, хәл-әхвәлен сорашып, аның күңелен күтәреп кайттык. Шамил Хәмәтов 1918 елның 22 маенда элеккеге Чаллы районы Калмаш авылында дөньяга килә. 1939 елда армия сафларына чакырыла. Сугыш башланган елларга Шамил ага Фин заливы кырында урнашкан Ленинрад өлкәсендәге 133нче зенита-артиллерия частендә хезмәт итә.

Боерганда гомер итүче ветеран Җиңү көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Боерганда яшәүче Нурлыгаян Галим кызы Сәгъдиева Бөек Җиңү бәйрәмендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле авылдашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район җитәкчеләре дә килгән иде. Нурлыгаян әби сугыштан исән-имин җиңү яулап кайткан солдат егет Заһит Сәгъдетдин улына кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергән. Сугыштан соңгы иң авыр елларда колхозда эшләп, илгә-көнгә тугры хезмәт итеп яшәгән бу ике фидакарь җанның тормыш юлы – илебез тарихы.

Куады авылында Җиңү көне

Куады авылында Жинунен 71 еллыгына багышланган бэйрэм утте. Данлы еллар хатирэсе булып, hаман сыкрый эле яралар. Сезнен батырлыктан урнэк ала Жирдэ купме газиз балалар. Кызганмыйча сонгы каныгызны, Сакладыгыз изге Ватанны. Сезнен исем Жирдэ генэ тугел, Хэтта Галэмгэ дэ янгырады. Уткэн тормышыгыз китап кебек: hэрбер бите чиста, пакь анын. Сезнен боек исем, hич тапланмый, Куп гасырлар буена сакланыр.

Батырларның даны мәңгелек

Сәмәкәй авыл җирлегендә “Батырларның даны мәңгелек”исеме астында митинг үтте.Бәйрәмгә килүчеләрне “солдат боткасы “белән сыйладылар.”Үлемсез полк” үткәндә барчасының күзләренә яшь килде.Митингтан соң авылдашлар чәй өстәле артында матур концерт карадылар.

Новый поселогында Җиңү көне

Новый поселогында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган сагышлы да, шатлыклы да, моңсу да митинг үтте. Исән калган сугыш һәм тыл ветераннарының урыны түрдә булды. Мәктәп укучылары һәм кадет классы бәйрәмгә нур өстенә нур өстәделәр."Үлемсез полк" маршы илебез азатлыгы өчен көрәшкән геройларга хөрмәт хисен тагын да бер баскыч югарылыкка күтәрде.Күгебез тыныч, илләребез имин булсын, дигән изге теләктә таралыштылар бәйрәмгә килүчеләр.

Мусабай Завод авылында Җиңү көне

9 май конне Мусабай-Завод мэдэният йорты каршында Жину коненэ багышланган минтинг булды. Бэйрэмне авыл жирлеге башлыгы Фэридэ Ахметовна ачып жибэрде. Алга таба Тукай районы башлыгы ярдэмчесе Робис Лотфуллович, ветеран укытучы Рэхим Басырович котлады. Аннары урта мэктэп укучылары хэм мэдэният хезмэткэрлэре бэйрэм концерты курсэттелэр. Шулай ук мэктэп укучылары бессмертный полк эзерлэделэр. Митинг ахырында хэйкэлгэ венок куйдылар. Соныннан тыл ветераннарына чэй остэле эзерлэнгэн иде. Бэйрэмдэ барлыгы 140 кеше катнашты.

Тыл ветераны Марданова Шәмсикамалга 90 яшь

Калмия авылында гомер итүче тыл ветераны Марданова Шамсикамал Шайдула кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны котларга район башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Люция Хаковна,Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гилфанов килде.Алар хезмәт ветераннына Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау открыткасы тапшырылдылар,аңа чын кунелдэн истәлеклек,озын гомер,тыныч картлык теләделәр һәм район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнә бүләк тапшырдылар.

“Гиндукуш” хәрби дан музеенда яңа экспозиция ачылды, яңа акция башланды

13 февраль көнне “Гиндукуш” хәрби дан музеенда зур вакыйга булды. Музейда Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган Газизов Хәмәт Газизулла улына багышланган яңа экспозиция ачылды.