Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

Сугыш башланган, сугыш

Корпункт: 

Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә унбер яшен тутырган Эзмә кызы Хаҗирәнең дә әнисе эшкә киткән. Кызчык ниндидер йомыш белән күршеләренә керә, шуннан чыгышлый Өтернәс ягыннан бер картның килүен күреп ала. Карт бик ашыгып килә, аягындагы кәлүшләрен дә салып култык астына кыстырган, үзе нык борчылып бер үк сүзләрне кабатлый: “Сугыш башланган, сугыш!”.

Үлемне җиңгән бабам

Язмыш кешене кайларга гына илтеп ташламый да, ничек кенә сынамый. Тик кайда гына йөрсә дә, ул һәрвакыт туган җирен уйлап яши, сагынып кайта. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны да нәкъ шундый язмышлы кешеләр дип әйтер идем. Ничә ел гомерләрен япь – яшь килеш фронтта уздырган алар. Сугыш, үлем белән күзгә – күз очраштырса да, әллә нинди авырлыклар белән сынаса да, күңелләрендәге иң изге хискә – туган җиргә мәхәббәт хисенә кагыла алмаган.

Хәтердә саклыйк

Корпункт: 

Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим. Төп чыгышым Саба районының Чәбки-Саба авылыннан. 1930 елда туганмын. Шул елны район оешуы һәм әтиебезнең яңа эшкә күчерелүе сәбәпле район үзәгендә яши башлаганбыз. Һәм анда тугыз ел яшәдек. Аннаң соң Шәмәрдәнгә күчендек. “Ашлык кабул итү предприятиесе”нең иске барагында яшәгәнебезне хәтерлим. Әтиебез Исмәгыйльне һәм Мулланур абыйны сугышка алдылар.

Бабам рухы яши күңелдә

Корпункт: 

Минем бабаем - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхтәмҗан Фәлахов 1907 елда Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. Аның әти-әниләре тифтан үлгәннәр, 4 бала - Галимҗан, Хәкимҗан, Әхтәмҗан, Минҗамал ятим калган. Бабай 1927-1929 елларда Уралда Богомол шахтасында эшли. 1929 елда ул Кызыл Армиягә алына. Шунда укырга-язарга өйрәтәләр. 1933 елда хезмәтен тутырып туган авылына кайта. 1934 елда аны авыл советы рәисе итеп куялар. 4 ел эшләгәч, 1939 елда фин сугышына алына. Әнинең күңелендә бабай сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр хәтерендә уелып калган.

Бабайларым белән горурланам

Корпункт: 

Илебез олы тантанага әзерләнә - быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тула. Без бу сугыш турында ишетеп, укып кына беләбез. Ни кызганыч, сугыш ветераннары сафы да елдан-ел сирәгәя. Безнең авылда илебез азатлыгы өчен көрәшкән Габделфәрт абый Заһидуллин гына исән-сау.

Ветеран оныклары без

Корпункт: 

Бабабыз Габделфәрт Заһидуллин - Түбән Шытсу авыл җирлегендә бердәнбер исән сугыш ветераны. Без бабай янында еш булабыз. Аның сугыш вакытында күргәннәре турында сөйләгәнен тын да алмый тыңлыйбыз.

Урланган балачак

Корпункт: 

Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә, Кан ул, ут ул, үлем, яралар. Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар, ятим балалар.

Яктылыкка омтылган гомер

Корпункт: 

урислам Зиннур улы Зиннуров 1912 елның 29 июлендә Байлар Сабасы авылында ишле крестьян гаиләсендә ундүртенче бала булып дөньяга килә. Caба җидееллык мәктәбендә белем ала.

Әдәби – тарихи квест үтте

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә җитди игътибар бирелә. 22 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбендә үткән тарихи-әдәби квест шул турыда сөйли.

Конкурс на лучшее сочинение о войне

Корпункт: 

Прошли года, сменились поколения, и единственное, что нам осталось – помнить. Помнить о том, какой ценой была достигнута великая победа, какой ценой был сохранён мир. Нашему поколению стоит гордиться военным и трудовым подвигом нашего народа, низко поклониться ветеранам, почитать уже ушедших от нас героев Великой Отечественной войны и бережно хранить то, что завоёвано ими.